Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гөлфия Исламова: «Картлар йортында әбигә ничек авыр икәнен күрдем һәм аны үземә алырга булдым»

Гомерен Яр Чаллы шәһәрендә үткәргән Алевтина Кузнецованы сигезенче дистәсен ваклап барганда язмыш җилләре Тукай районының Бәтке авылына китерә. Беренче төркем инвалид биредә фатир яллап яши башлый. Ире пенсиягә чыкканчы ук үлгән, бердәнбер кызы Мәскәү өлкәсендә, Алевтина Ивановна япа-ялгызы гомер итә. Әбигә ул вакытта Бәткедәге социаль хезмәткәр Гөлфия Исламова тәрбия күрсәтә....

Алевтина Кузнецова Исламовлар гаиләсендә инде бишенче аен яши. Проект эшли башлаганнан бирле бу әле районда беренче һәм бердәнбер очрак. Гөлфия Миргарифановнаның социаль хезмәткәр булып эшләвенә инде уналты ел икән. Үзе күпбалалы гаиләдә үскән кыз. Кияүгә чыгып, гаиләсе белән Бәткедә яши башлагач, Мөслимнән иренең әбисен һәм әнисен үзләренә чакырганнар. Әбине Гөлфия өч ел тәрбияләгән, кадерләп соңгы юлга озаткан. Каенанасы белән инде 30 елга якын бергә яшиләр. «Сүзгә килгән, кычкырышкан булмады, балалар бәләкәй чакта безгә бик булышты», - дип яратып сөйли ул каенанасы, тиздән 80 яшен тутыручы Миңнеһидая апа турында. «Яшьтән өлкәннәр арасында булмасам, социаль хезмәткәр эшенә дә яшьтән үк кереп китмәсәм, хәзер генә батырчылыгым җитмәс тә иде. Яшермим, Алевтина Ивановнаны алганда да курку булды: беренче төркем инвалид, ике мәртәбә инсульт, инфаркт кичергән, шикәр диабеты бар, аяклары йөрми... Никадәр зур җаваплылык бит. Ирем дә, балаларым да арырсың бит, авыр булыр дип әйтеп карадылар. Ләкин Алевтина Ивановнаны жәлләдем дип әйтимме? Аңа картлар йортында ничек авыр икәнен күрдем, сиздем һәм бернигә карамый аны үзебезгә алырга карар иттем», - дип вакыйганың башын бәян итә Гөлфия ханым.

Исламовларның йортлары зур, иркен, бар җирдә чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Алевтина Ивановнаны алып кайтканчы биредә алар ире һәм каенанасы белән яшәгәннәр. Балаларының инде үз тормышлары. Тәрбиягә алган әбине үз әниләре белән бер бүлмәгә урнаштырганнар. Монда да бар уңайлыклар тудырылган: якты, җылы, телевизор эшләп тора, пульт әбиләрнең кул астында гына. Ике әби бер-берсенең телләрен аңлап бетермәсәләр дә, чамалыйлар, үзара аралашалар. Алевтина Ивановна урыннан тора алмый, Миңнеһидая Мирзаяновна исә үз аягында, йортны, ихатаны әйләнеп кергәли.

Алевтина Ивановна бу гаиләгә килеп эләккәненә чиксез шат. Яшерми, әгәр картлар йортында калсам, исән булыр идем микән инде, ди. Гөлфияне кызы кебек күрә, аның оныкларын үзенеке кебек якын итә, ялларда төп нигезгә кайтканнарын көтеп ала. Кечкенә сабыйлар да инде йорттагы яңа әбигә ияләнеп баралар, кайтуга үз әбиләре белән дә, аның белән дә кереп исәнләшәләр, хәлләрен сорашалар. Гомер юлында күп кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, Алевтина Ивановна көр күңелле, шаян сүзле булып кала алган. Үзе гомер буе җаваплы урыннарда эшләгән, югары белем алган, спортның күп төрләре белән шөгыльләнгән, мастер исемен алган, әле бүген дә шахматта күпләргә махы бирми.

- Аякларыма баса алмасам да, хәлем күпкә уңай инде. Шуңа сөенәм - мин чит гаиләгә китмәдем, үземнең Гөлфиям янына кайттым, аңа олы рәхмәт, - ди әбекәй тәрбияләүчесен яратып.

- Алевтина Ивановна хәзер үзебезгә дә гаилә әгъзасы кебек. Бүген алып китәбез дисәләр дә бирмим инде мин аны, - ди Гөлфия Миргарифановна үзе дә.

Мондый җаваплы адымга бару өчен бик батыр йөрәкле булырга кирәктер, дип чыктым мин бу йорттан. Чит һәм өлкән кеше генә түгел, аягында да йөри алмый торган кеше бит әле, күпме йөрәк чирләре кичергән, аңа бит тәүлек дәвамында игътибар кирәк. Аның өстенә, тагын алты әби-бабае бар бит әле Гөлфиянең.

Искә төшерәбез, өлкәннәрне гаиләгә алу проекты кысаларында гаиләләр 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз хатын-кызларны һәм 60 яшьтән зуррак ир-атларны үзләренә тәрбиягә ала ала. Әби-бабайлар стационар хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булырга тиеш. Килешү өлкән кеше, тәрбиягә алган гаилә һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге арасында төзелә. Инвалид булмаган яисә өченче төркем инвалид булган гражданны тәрбиягә алган гаиләгә - аена 4 мең сум, икенче төркем инвалидны алучыга - 6 мең, беренче төркем инвалидны алучыга 8 мең сум акча түләнә. Тәрбиядәге кешенең кеременең 75 процент өлеше белән шулай ук тәрбиягә алган гаилә файдалана ала.

Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаилә социаль яклау органы тарафыннан да һәрдаим контрольдә. Проект шуны таләп итә. Киресенчә икән, килешү өзелә. Исламовларга да «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ай саен килә. Гөлфия ханым бу таләпләрнең барысын да белә һәм аларны проект кушканга гына түгел, йөрәге кушканга үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев