Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бизәкләрдә – күңел җылысы

Кеше дөньяда матур итеп яшәргә омтыла. Торыр урынын җиренә җиткереп төзи, бизи. Үрнәк гаилә кора, сөйкемле, тәртипле балалар үстерә. Ә кайберәүләр үз куллары белән тудырган матурлыкны кешеләргә дә өләшә. 

Һәр таякчыкның үз тавышы

«Безне җансыз предметлар уратып алган, әйләнә-тирәбездә пластик бик күп. Ләкин бу вакытлы гына. Кайчан да булса кешеләр кул эшләренә кабат әйләнеп кайтачак. Үз кулың белән эшләнгән әйбернең җаны бар аның», – ди Новотроицкое авылында яшәүче Людмила Строкина. Ул үзе бухгалтер. Тегә, бәйли, макраме үрә. Һәм челтәр үрүгә мөкиббән. Русча коклюшка дип йөртелә торган (татарча атамасын тапмадым – авт.) таякчыклар белән җептән бизәкләр җыя. Бик зур түземлек сорый торган кул эше, теләсә кем аның рәтенә төшенә алмаска да мөмкин. Людмила әйтүенчә, тегү-чигүгә маһирлыгы булган кешеләргә ул җиңел бирелә. 
– Алабугага Спас ярминкә-сенә баргач, Елецкидан килгән бер ханымны очраттык. Ул агач таякчыклар белән күлмәк якалары, ашъяулыклар үрә иде. Әни белән икебез дә бик гаҗәпләндек, сораштыра башладык. Шул вакыттан күңелгә кереп калды, әмма кайда өйрәнергә мөмкин – монысын без белми идек, – дип сөйли Людмила Строкина әлеге сирәк очрый торган кул эше белән танышуы турында. 
Ике ел үтә. Бервакыт Людмила игезәкләре Ульяна белән Захарны Чаллыдагы «Бумажник» мәдәният сараена бию түгәрәгенә алып килә. Коридордан узып барышлый бер бүлмәнең ачык ишегеннән таякчыклар белән челтәр бәйләп утыручы хатын-кызны күреп ала. Мондый мөмкинлекне ул ычкындырмый, билгеле. Шул көннән башлап Валентина Борисовна Носкова аның остазы булып китә. 
– Кул эшеннән башка яши алмыйм, – ди Людмила. – Хәзерге вакытта коклюшкалар беренче урында. Макраме, тегү – аларны мин беләм инде. Ә менә челтәр бәйләүдә камиллекнең чиге юк кебек. Валентина Борисовна янына йөри башлагач, Мамадыштан әнием дә килде, минем белән бер ел түгәрәккә йөрде. Төп элементларны үзләштерде. Ләкин бер ел аз шул. Мин менә сигез ел өйрәнәм, барыбер белеп бетерә алганым юк. Миңа мастер-класс үткәрүемне сорап мөрәҗәгать итүчеләр була, әмма бер-ике сәгатьтә генә таякчыклар белән челтәр бәйләргә өйрәнеп булмый. 
Челтәр бәйләү вакытны күп ала. Зур күләмле эш бер елга да сузылырга мөмкин. Людмила әйтүенчә, безнең илдә кул эшләрен сатып алырга теләүчеләр аз, ә менә, әйтик, Кытайда безнең осталарны беләләр һәм әйберләрен дә алалар икән. Людмиланың иң күләмле эше – жилет. Ә менә иң яратканын ул аерып әйтә алмады, чөнки барысы да бердәй якын, ди. Кечкенә генә тастымалга яки якага да күңел җылысын кушып эшли ул. Йорт тирәсендәге эштән бушагач, төннәрен бәйләм мендәре каршына утыра, тагын бер генә әйләнәм дә туктыйм дип төнге сәгать өчләрне җиткерә икән кайчакта. «Энергетик» мәдәният сараена түгәрәккә йөреп шөгыльләнүен ташламый. 
Үзе яраткан кул эшенә авыл кешеләрен өйрәтергә теләп, Новотроицкое мәдәният йортында түгәрәк оештырырга омтылып караган. Баштарак йөрергә теләүчеләр күп кебек күренсә дә, төрле тормыш мәшәкатьләрен сәбәп итеп, бер-бер артлы туктаганнар. Людмила мәктәп укучыларын җәлеп итәргә тырышып карый, ләкин аларның да бик атлыгып торганы күренми, әлегә үз кызы Ульяна һәм аның ике сыйныфташы гына йөри икән. «Кызганыч, әлбәттә, бүгенге балаларны борынгы халык һөнәрләре белән кызыксындыру җиңел түгел шул. – ди ул. – Өлкәннәр дә кирәксенмәгәнне...»
Ләкин Людмила өметен өзми, авылдашларын түгәрәктә көтә әле ул.
Агач таякчыкларны Людмила Вологдадан заказ белән кайтарта. Кибеттә сатыла торганнар эшкә яраклы булмый ди. 
– Коклюшка җиңел булырга тиеш түгел, ул җепне тартып торса әйбәт. Җиңел таякчыклар очып йөри, җепләрне чуалтып бетерергә мөмкин. Аларны төрле агачтан: бүк, корычагач, каен, алмагачтан ясыйлар. Күп кеше бергә җыелып эшләгәндә таякчыклар бәрелешеп көй дә чыгара. Аларның һәркайсының үз тавышы бар бит. Миңа чикләвектән ясалганнары ошый, – дип аңлата ул. 
Людмиланың Мәскәү өлкәсендә яшәүче танышы бервакыт аңа фоторәсемнәр җибәргән. Аларда – иске өйләрен сүткәндә табылган таякчыклар. «Коклюшкалар бит бу!» – дип сөенә Людмила. Вакытлар узу белән бераз каралсалар да, эшкә ярарлык. Хәзер алар Людмилада, танышы почта аша җибәргән. Челтәр үрү өчен тугыз пар, ягъни 18 таякчык алына икән, ә менә тигез челтәр өчен 22-23 пар кирәк икән. 
Агач таякчыкларның оста кулында уйнап күчеп йөрүенә күз иярми. 
– Монысы сколок – челтәр үрә торган бизәк, рәсем, – дип дәвам итә Людмила. – Аны махсус белемле осталар ясый. Күптән түгел мин Киров өлкәсендәге Советск дигән шәһәрдә булдым. Анда челтәр үрүне өйрәнә торган техникум бар. Шунда баргач, үрнәкләр ясаучы бер ханым белән таныштым, хәзер аңардан алам. Бизәк ясаучы рәссам үзенең күзаллавын аңлатып, искәрмәләр дә язып бирә. Ә челтәр бәйләүче тәҗрибәле һәм оста икән, ул инде үрнәккә күз салу белән үк ничек, нинди алымнар белән эшлисен, ничә таякчык кирәк буласын ачыклый ала. 
Тукыма тукыгандагы кебек, челтәр бәйләмендә аркау җеп бар. Коклюшкаларны йөртәсең, аннары энә кадап куясың. Башта буй җепләрне эләсең, аннан аркау җепне. Мин Вологда бәйләмен кулланып эшлим. Тагын Кукарск, Елецк, Михайловск, Волохнинск ысуллары бар. Кулы эшкә ятып торган кеше өчен өйрәнү берни тормый. Шул бер үк мәгънә бит инде: энә белән җеп, – дип елмая ул. 

 «Өйрәнәсе килгән әйберләр бик күп әле»

Кул эшенә маһирлык аңа әнисе Ирина Александровна Донинадан күчкән. Ә ире Александр белән алар мәктәптә бергә укыганнар, сыйныфташлар. «Менә бу торыкларны ул ясап бирде. Минем кул эшләре белән мавыгуым турында өйләнешкәнче үк белә иде инде ул», – ди Людмила. Энәләр һәм крючок белән бәйләү осталыгын ул бала чагында ук үзләштергән. Ә менә энәләр ярдәмендә ирландча челтәр бәйләү, фриформ кебек алымнарны үзлегеннән өйрәнгән. Хәзер мәгълүмат алмашу, схемалар табу, видеодәресләр карау өчен интернет мөмкинлекләрен файдаланырга була, ләкин Людмила социаль челтәрләрдә үз битен ачмаган. 
– Вакытымны әрәм итәсем килми. Менә хәзер дә үзем сезнең белән сөйләшәм, үзем шушы минутта бәтиләргә тиешле кәҗәм турында уйлыйм, – ди Людмила. – Безнең хуҗалык зур: 18 кәҗәбез, 500 бүдәнәбез, 50 тавыгыбыз, 20 казыбыз, сарыкларыбыз, куяннарыбыз бар. Мин үзем Чаллыда туып үстем, авылга күченеп яши башлавыбызга күптән түгел. Үз йортыбыз булгач, кош-корт, маллар асрыйсы килә бит. «Әйдә, бер кәҗә алыйк, тагын берне алыйк инде», – дия-дия иремне күндердем. Сарай салдык. Кәҗәләребез мамык кәҗәсе түгел, сөт токымлы. Сөтеннән сыр кайнатам. 

Бакчабыз бар. Мин моннан утыз-кырык ел элек үстерелгән орлыкларны табып, саклап киләм. Базардан аласым килми. Авыл кешеләреннән сорап алам, аннары шул орлыкларны үрчетеп әнигә дә, кайнанама да бирәм. Үзебезнең орлыкларга күбрәк ышанабыз. 
«Бу ханым барысына да ничек өлгерә соң?» дигән урынлы сорау туа. 
– Өлгерә алмыйм шул, – дип көлә ул. – Ә өйрәнәсе килгән әйберләр бик күп әле. Сырлар, казылык ясыйм. Сабын кайнату ысулларын үзләштерәсем килә. Кәрзин үрәсем килә. Районда берәрсе кәрзин үрми микән, барып өйрәнер идем. Барысын да эшләп карыйсым килә. Кибеттә балаларга кием сайлаганда мин инде аны ничек итеп бизәргә кирәклеген чамалап куям. Кайтуга эшкә дә керешәм. Әле бит гаиләне тәрбия кылырга да кирәк. Минем әни һөнәре буенча пешекче, ул һәрвакыт беренче, икенче ризык, десерт әзерләп, камыр ризыгы пешереп өйрәтте. Хәзер минекеләр дә шул тәртипкә күнекте инде. Танышларым арасында: «Люда, ничек туймыйсың син бу мәшәкатьләрдән?» – дип гаҗәпләнүчеләр була. Ә мин шәһәр ыгы-зыгысын бер дә сагынмыйм. Биредәге тынлык үзе генә дә ни тора бит! Җәй көннәрендә иртән уянып китәсең, әтәчләр кычкыра, кошлар сайрый. Авылның табигатен – һавасын, суын, иртәнге авазларын бернигә дә алыштырырга җыенмыйм. Азык-төлек үзебезнеке. Балаларым иркендә, җәен-кышын урамнан кайтып кермиләр. Куанып яшим. Мин биредә бик бәхетле.

/ Фотолар Людмила Строкинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев