Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ана булу – бәхет кенә түгел, олы җаваплылык та

Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән, иң беренче чиратта, әнисенә бурычлы. Ничә яшьтә булсак та, мөстәкыйль тормыш белән яшәсәк тә, анага барып сыенабыз, аның янына барып киңәш сорыйбыз. Балаларына һәрвакыт таяныч, киңәшче, ышанычлы терәк була белгән әниләрнең берсе Теләнче Тамак авылында яши. Ул - Рәмзия Фәхретдинова. Әлеге ханымның...

Рәмзия ханым 1971 елның 13 гыйнварында Теләнче Тамак авылында Габидин һәм Мәдинәнең төпчек кызлары - алтынчы бала булып дөньяга килә. Күпбалалы гаилә буларак, гаиләнең хуҗалыгында күпләп мал-туар тоталар, бакчада үз яшелчәләрен үстерәләр. Рәмзия ханым кечкенәдән үк хезмәтнең ни икәнен, үзең эшләп тапканның кадерен белеп үсә.

Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Саранск шәһәренең педагогия институтына юнәлә. Дефектология факультеты, ягъни сәламәтлекләре чикле балаларны укытучы педагоглар әзерләүче факультетка керергә карар итә. 1990 елда туган авылына кайтып, биредә урнашкан тернәкләндерү мәктәбенә пионер-вожатый булып килә.

Шушы ук елларда Рәмзия ханым Теләнче Тамак авыл егете - Рамил белән тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы уллары - Айдар, кызлары - Айгөл туа. Ел үткәннән ел үтә, Рәмзия ханымның тырышлыгын күреп, тәрбияче итеп билгелиләр. Шул мәлдә яшь гаилә үз көчләре белән өй салып чыгарга ниятли. Төзү-төзекләндерү эшләренә оста куллы Рамил абый эшкә үзе алына. 1997 елда ике катлы өйнең бусагасын атлап керә Фәхретдиновлар гаиләсе.

Эшенә күңелен биреп эшләүче кеше игътибарсыз калмый ул. Рәмзия апаны да 2001 елда укытучы, 2006 елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр.

Интернат-мәктәпкә эшкә урнашуга инде 27 ел үтеп киткән. Айдар белән Айгөл дә үсеп җиткәннәр. Айдар армия сафларында хезмәт итеп кайтып, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә икътисадчы булып эшли. Ә Айгөл сәүдә-технология институтының маркетинг бүлегендә белгечлек алган. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, Фәхретдиновларның балалары ата-аналарына карап үскәннәр. Алар киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле.

Сәламәтлекләре чикле балалар тормыш авырлыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытып, кулларыннан җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул Рәмзия ханым. Ул үзенең укучыларына белем бирүче мөгаллим генә түгел, сыйфатлы тәрбия бирүче кеше дә. Балалар үстергән арада үз укучыларына да күңел назын бирергә өлгергән ул. Эштән кайтасың, бер-ике сәгатьтән соң тагын кире эшкә йөгерәсең дигәндәй. Әле өйдә сине тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр көтә. Ә үз балаларың? Аларга аерым игътибар кирәк.

- Өлгерәм инде. Без бит шуңа күрә хатын-кызлар, тормыш учагын сүндермичә, җылылыгын һәрберсенә җитәрлек итеп сакларга тиешле затлар. Безнең гаилә ирем Рамил аркасында ныклы. Ул минем барлык башлангычларга теләктәшлек белдерә. Кыскасы, ныклы, ышанычлы таяныч. Мин, чынлап та, таләпчән әни. Кирәгендә назлы да, кырыс та була белергә, кисәтүен дә ясарга, баштан да сыйпарга кирәк дип уйлыйм. Барысы да чамалы булырга тиеш. Әни булу - зур бәхет. Тату яшәр, бәхетле ана булу өчен бер-береңне аңларга да кирәк. Балага һәрчак кирәкле булып калу өчен, без, иң элек, үзебез тәрбияле булырга тиеш. Шул чакта алар, үсеп җиткәч тә, безнең аларны аңлавыбызны күрерләр, зирәклегебезгә ышанырлар, рухи якынлыгыбызны тоярлар, - диде Рәмзия ханым.

Бүгенге көндә Рәмзия ханым белән Рамил абый тулысынча үз куллары белән агачтан эшләнгән күз явын алырлык өйдә гомер итәләр. Ялларда уллары белән кызларының кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Рәмзия апага ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган күпьеллар яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырылган.

Дөнья бер көлдерсә, биш елата дигәндәй, әлеге гаилә дә авырлыкларсыз яшәмәгән. Кыенлыклар килгәндә, алар бергәләп җиңгәннәр. Чын мәгънәсендә сокланам мин аларга. Рәмзия ханым үз балаларына гына түгел, тормыш сынавына юлыккан укучыларына да киң күңелле, олы йөрәкле ана була белә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев