Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Җырлы-моңлы Галимҗановлар гаиләсе

Матур гаилә корып, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәркемнең изге бурычы. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшьләргә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла. Райондашларына үрнәк булырдай гаиләнең берсе Калмия авылында гомер итә. Галимҗановлар гаиләсен белмәгән, аларны хөрмәт итмәгән кеше юктыр якын-тирәдә. 

1969 елда Калмия авылында яшәүче тракторчы егет Фаиз сыер савучы кыз Галимә белән кавышалар һәм матур гаилә коралар. 27 ел алар бер-берсенә олы таяныч, киңәшче булып яшиләр. Ике ул үстерәләр. Тик, кызганычка каршы, авыру сәбәпле, 1996 елда Фаизның йөрәге тибүдән туктый.
– Без Фаиз белән очрашканда дефицит заманы иде, сатуда әйбер юк, ә ул бер дә минем янга буш кул белән килми, гел берәр бүләк алып килә иде, – дип аны искә ала Галимә апа танышкан чорларын. 
Менә 13 ел инде Галимә Галимжанова кече улы Раушан, килене Лиана, аларның кызлары Азалия һәм дөньяга тагы да ямь өcтәп быел гына туган уллары Рамазан белән бергә гомер итәләр. Олы улы Рифат та гаиләле, ул Яр Чаллы шәһәрендә яши. Галимә апаның яраткан шөгыле – чигү. Бу шөгыльне ул үзенең оныкларына да өйрәтә, алар белән татарча әкиятләр, шигырьләр укый, шулай итеп аларда татар әдәбиятына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. 
Мәдәният йортында бер генә чара да Галимҗановлар гаиләсеннән башка үтми. Галимә апаның оныгы Азалия, килене Лиана белән бик моңлы итеп җырлыйлар, улы Раушан сәхнә күренешләрендә нинди генә роль бирсәләр дә бик оста итеп башкара. Галимә апа үзе исә клуб каршында эшләп килүче «Киңәш» ветераннар клубының актив әгъзасы, кирәк икән – җырлый, кирәксә – матур итеп шигырь сoйли, күңелендә йөрткән хисләрен шигырь итеп дәфтәр битенә дә төшерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев