Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Татьяна Сычева – Суровка авылының иң өлкән кешесе

Бүген Суровка авылында гомер итүче Татьяна Сычева тумышы белән Аксубай районы Кече Кулаковка авылыннан. Быел ул 94 яшен тутырды.

Татьяна Федоровнаның язмышы үзенчәлекле. Ул үзе дә сугыш эчендә булган хатын-кыз, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне. 1941 елда мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган 16 яшьлек кызны Ватанны якларга җибәрәләр. «Өскә кияргә кием юк, ачлык еллары... Тирә-юньдә самолетлар оча, бомбалар төшә, пулемет тавышлары яңгырый, – дип ул елларны күз яшьләре белән искә ала Татьяна Федоровна. – Бик авыр чорлар булды, ләкин без бирешмәдек, тырыштык. Аллага шөкер, 1945 елда Ватаныбызны азат иттек. Сугышның бетүе бер яктан минем өчен сөенечле булса, икенче яктан бик авыр көннәре белән истә калды: безгә мәрхүм солдатларның гәүдәләрен күчерергә туры килде, – ди ул. 
Сугыш тәмамлангач Татьяна Зәй районына мобилизацияләнә. Аннары туган ягы Аксубай районына кайтырга туры килә. Анда сугыштан кайткан егет Леонид Сычевка кияүгә чыга, алты бала үстерәләр. 1985 елга кадәр алар Аксубай районының Тимошкино авылында яшиләр. Соңрак Яр Чаллы шәhәренә күченәләр. 2002 елда ире кинәт үлеп китә. Шуннан соң, 2009 елда, Тукай районы Суровка авылына кызы Надежда янына күченеп яши башлый. «Суровка – бик матур авыл, табигате күркәм, монда саф hава, йортыбыз зур, яшәү өчен бөтен шартлар бар. Күршеләребез бик яхшы, ярдәмчел кешеләр. Кызым белән бергә ихатабызда тавыклар тотабыз: иртән аларны ишегалдына чыгарам, йомыркаларын җыям, кич ояларына кертәм. Мин үземне бик бәхетле кеше итеп саныйм, чөнки күзләрем күрә, аякларым йөри, балаларым исән-сау, 20 оныгым һәм 26 оныкчыгым бар. Хөкүмәткә дә мин бик рәхмәтле: безне – ветераннарны беркайчан да онытмыйлар. Җиңү бәйрәмендә, өлкәннәр көнендә рәхмәт хатлары, күчтәнәчләр, бүләкләр җибәрәләр. Моңа кадәр һәр елны балаларым белән Җиңү бәйрәме парадына йөрдем. Кызганычка, быел, аякларым авырту сәбәпле, бара алмадым. Бар кешеләргә теләгем шул: Аллакаем барыгызны да сакласын, дөньялар тыныч-имин, мул булсын, халык бер-берсе белән дус-тату яшәсен, кайгы-хәсрәт килмәсен. Безнең кебек сугышны, ачлык елларын курергә язмасын иде сезгә», – дип үзенең изге теләкләрен әйтеп калды Татьяна Федоровна безне озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Суровка Татьяна Сычева