Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугышчы кыз Хәтимә

Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаять зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде. 

Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланган. Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек шакымаган гаилә калды микән?
Сугышның утлы өермәсе минем әниемнең гаиләсенә дә кагыла. Аларның гаиләсеннән 6 кеше сугышка чыгып китә. Бер гаилә өчен бик зур сан бу. Анда гаиләнең Ватанга чиксез мәхәббәте һәм тиңдәшсез батырлыгы чагыла. Явыз дошман белән көрәштә әниемнең Кәрам белән Кирам абыйсы сугыш кырында ятып кала, апалары тол хатыннар булып калалар. Ә Борһан абыйсы, каты бәрелештә бер аягын өздереп, туган авылы Мусабай Заводка кайта.
Утлар-сулар кичеп, бар Европаны җәяүләп үтеп, миллионнарча югалтулар белән җиңү яулаган Совет солдатларының берсе – минем әнием Хәтимә Низаметдин кызы Ситдыйкова. Ул сугышка 1942 елда Чаллы военкоматы чакыруы буенча китә. Әнием 3нче Белорус фронтының 97нче дивизиясендә 110нчы медсанбатальонда хезмәт итә.
Әниемнең фронтта каһар-маннарча, үзен аямыйча көрәшүен, фидакарьлек һәм ныклык күрсәтүен без беркайчан да онытмаячакбыз! Ул Бөек Җиңү, Ватан иминлеге һәм киләчәк буыннар хакына кылган батырлыклары өчен күп төрле медальләр һәм 2 орден белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң әнием Теләнче Тамак участок больницасында шәфкать туташы булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, үзенең хезмәтенә тугры булып кала. Авылдашлары аны әле хәзер дә олы хөрмәт белән искә ала.
Кызганыч, әниемә Бөек Җиңү-нең 75 еллыгын күрергә насыйп булмады, әмма бу язмам аның рухына дога булып барсын иде. Зур рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез, кадерле ветеран!

Реклама

Синең тормыш юлың – матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер – безнең горурлык.

Кызы Луиза Хаҗиева.
Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X