Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мичләр өйләрнең йөрәге

Мичче Азат, Калмиядә Азат Әһлиевны шулай дип атыйлар.

- Мин дүрт дистә елдан артык шофер булып эшләдем, районыбызның, республикабызның һәм бөтен элеккеге Советлар Союзының күп юлларын урап чыктым. Пенсиянер булгач, мәктәп котельныеда эшли башладым,- ди ул.

Соңгы елларда Азат ага мичләр чыгару белән мавыга. Башта кияве өчен, аннары авылдашы Хания  өчен, соңрак күрше урамдагы дусты өчен матур итеп мичләр ясый. Калмиядә уңган мич остасы барлыгын белгәч, аны күрше авыллардан да чакыра башлыйлар, кемгә иске мичне ремонтларга, кемгә яңасын салырга.

- Әти мине беренче тапкыр ун яшемдә җәйге каникулда үзе белән мич чыгарган җиренә алды. Мин измә ясаштым, әтигә кирпеч һәм кораллар биреп тордым. Безнең авылда әти куллары белән ясалган мичсез йорт калмады. Аларны Ханафи абый мичләре дип атап йөрткәннәр. Әтием гомумән алтын куллы булган, автомеханик та иде, ул техниканы яхшы белде, үз заманының Кулибины дисәң дә була. Ул тальян гармуннар да ясый, сәгатьләр һәм аяк киемнәрен дә төзәтә, киез итекләр дә баса, телевизорларны да ремонтлый, оста тимерче, хәтта ниндидер сызымнар буенча аэрочана да эшләгәне хәтердә. Әңгәмәдәшебез Азат Әһлиев әтисе турында горурлык белән сөйли, вакыт узганнан соң саргайган фотоларны күрсәтә.

Азат Әһлиев үзенең  мичен 21 яшендә салган.

- Аны әтиемнең сызымнары буенча ясарга тырыштым, әмма бу эшнең осталары булган безнең районнан Мөдәррис, Салих, Филарет, Миңнемулла абыйлар салган мичләрнең  үзенчәлекләрен дә исәпкә алдым. Алтын куллы һәм игелекле йөрәкле җирле аксакал-мичччеләр үз осталыкларының серләре белән юмарт бүлештеләр, үз һөнәрләренең юкка чыкмавына шатландылар. Әлбәттә, авылга газ килгәч, күпләр урын алып тора, дип мичләрен ваттылар, хәзер күпләре үкенәләр дә әле. Мичләр өйнең яме, йөрәге, җылылык чыганагы да. Ә  мичләрдә пешкән хуш исле шулпалар, татар бәлешләре, эремчекле коймаклар, балан бәлешләре тәме бөтенләй икенче телеңне йотарлык була! – ди  ул .

- Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Менә мичләр әкренләп безнең көнкүрешкә кайта башлады. Дөрес, аларны ешрак бакча өйләрендә җиткерәләр, зур беседкаларда, йортларда, хәтта ачык һавада урнаштыралар. Әлбәттә, хәзер кирпеч башка, технология бөтенләй икенче төрле, эремә дә сатып алынган гына. Әмма һәр мичнең үз җаны, үз холкы бар, – ди Азат абый.

- Һәр заказчы үзенең булачак мичен үзенчә күрә. Хәзер, нигездә, казан, барбекю, икмәк пешерү урыны булсын өчен, катнаш мич салуны сорыйлар. Колыш авылында күптән түгел генә шундый  мич салдым, дүрт көн вакыт сарыф иттем. Хуҗа үзе дә миңа ярдәм итте, эремә ясап торды, материалларны  да бирде. Безнең уртак иҗатыбыз шундый матур булып чыкты, ә иң мөһиме, ышанычлы. Безнең эштә нәрсә мөһим? Мич яхшы янсын өчен, төтенне тарту булырга тиеш, юллыкны дөрес итеп ясау бик кирәкле. Менә монда останың бөтен эше күренә, - дип сокланып дәвам итте үз хикәясен мичче.

Азат ага мичләр салуның серләре турында бик яратып сөйли, кайвакыт «җылы» сүзе белән беррәттән «рухи», «игелекле», «тыңлаучан»кебек сыйфатларны да куллана. Һәм аның горурлык әйберләре хикәя вакытында терелеп барган кебек. Ул шулай ук безгә үзенең дус гаиләсе, озак еллар ферма мөдире булып эшләүче хатыны Альбина Габидулловна, әтисенең горурлыгы – кызы Әльмира һәм улы Альберт, шулай ук яраткан оныклары турында сөйләде, алар бүген үк бабайларына яраткан эшендә ярдәм итәләр икән. Азат бабайның мавыгуы һәм осталыгы яшь буынга күчәр, дип өметләнәсе килә.

Димәк, Әһлиевлар нәселенең затлы эшенең дәвамы булачак, ә безнең Тукай җире, борынгы замандагы кебек үк, үзенең оста мичче осталары белән дан тотачак әле.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев