Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мактаулы һөнәр иясе

Бүгенге язмамның герое – абруйлы кеше, «Татарстан» поселогында яшәүче Иван Дмитриевич Федотов. Ул – гомеренең 45 елын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган мактаулы медицина хезмәткәре. 27 февраль көнне аңа 85 яшь тулды.

Иван Дмитриевич тумышы белән Тукай районыннан, ул кечкенә генә авылда – Елизавиткинода (Комсомолец поселогы янында) туып үсә. Кнәз авылында сигез классны тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесында укый. Фельдшер белгечлеге алган егетне Яр Чаллы шәһәренә эшкә билгелиләр. 1960 елларда авыллар медицина хезмәткәрләренә кытлык кичерәләр иде. Элек Яр Чаллы шәһәре тирәсендәге авыллар барысы да Чаллы районына керәләр иде. Иван Дмитриевичны фельдшер итеп районның Мәләкәс авылына җибәрәләр. Анда ул үзен яхшы белгеч итеп күрсәтә. Берничә елдан соң ул эшен Новотроицкое поселогында дәвам итә. Күрше авылларга да чыга, халыкка медицина ярдәме күрсәтүдәге тырышлыгы белән абруй казана. Эшләү дәверендә Иван Дмитриевичка район үзәк больницасы җитәкчелеге тарафыннан Казан медицина институтына керергә тәкъдим ясала. Иван Федотов 60нчы еллар уртасында имтихан биреп укырга керә. Алты елга якын укып, институтның дәвалау факультетын тәмамлый. Укып бетергәч, Иван Дмитриевичны яңадан Яр Чаллыга кайтаралар. Район үзәк дәваханәсенең юлламасы белән ул «Татарстан» совхозы поселогындагы зур хуҗалыклы участок больницасына эшкә килә. «Татарстан» ул чорларда гөрләп торган хуҗалык иде, бу совхозга тирә-як авыллардан килеп эшкә урнашучылар күп булды.
Иван Дмитриевич 42 ел шушы участок больницасында эшләп, гомерен кешеләрне дәвалауга багышлады. Ул районыбызның мөхтәрәм кешесе, мактаулы медицина хезмәткәре. Бүгенге көндә «Татарстан Республикасының медицина хезмәте отличнигы» дигән дәрәҗәле исемне йөртә. Төрле елларда хезмәтен бәяләп тапшырылган мактау грамоталары, дипломнары бихисап. Иван Дмитриевич участок больницасында эшләгән чорда Чыршылы, Күгәш, Казиле, Оргыды авылларында яшәүчеләрне дәвалауга да үз көчен куйган табиб булды. Аңа кешеләр бик рәхмәтле, урамда күрсәләр, кочаклап алалар, чын күңелләреннән аңа рәхмәтләрен җиткерәләр.
Якташыбызның күпләргә үрнәк булырлык бер сыйфаты сокландыра: үзе рус милләтеннән булуга карамастан, татарча яхшы аралаша-сөйләшә.
Хәзерге вакытта Иван Дмитриевич лаеклы ялда, поселокта гомер итә. Җәй көннәрендә бакчасында үзе яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чәчәкләр үстерә. 
Без, аны белгән кешеләр, юбилее белән котлыйбыз, сәламәт булып, бәрәкәтле озын гомер кичерүен телибез. 

Мәүлет ХИСАМИЕВ,
Оргыды авылы.

Фото Мәүлет Хисамиевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев