Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хисаметдин бабай белән горурланабыз

Яңа Сарайлы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, авылыбызның мөхтәрәм һәм хөрмәтле кешесе Хисаметдин Садриев олуг юбилеен – 95 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле дата белән котларга район һәм авыл җитәкчелеге дә килде. Хисаметдин аганы тәбрикләп, ил Президентының котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, юбилярның алга таба да тыныч картлыкта яшәвен, балаларының, оныкларның, оныкчыкларының кадер-хөрмәтен күреп, бәхетле гомер кичерүен теләделәр.

Хисаметдиннең 1932 елда әтисе вафат була һәм әнисе Мөгалимә биш баласын берүзе үстерә. Хисаметдин Яңа Сарайлы авылының башлангыч мәктәбендә 4 класс белем ала. 1943 елга кадәр, өлкәннәр белән бергә иңгә-иң торып, колхозда төрле эштә эшли, ә май аенда армиягә алына. 1943 елның июленнән 1944 елның декабренә кадәр Ижау, Дзержинск һәм Мәскәүдә запас полкларда хезмәт иткәннән соң, Хисаметдин дүртенче Украина фронтына маршал Рокоссовский полкына күчерелә. Данлыклы отряд Кенигсбергны, Польша, Германия шәһәрләрен, Одер елгасын алуда катнаша. Туган авылына Хисаметдин 1948 елның май аенда гына кайта, колхозда эшли. 1949 елда Фәрхенур белән гаилә коралар, дүрт бала үстерәләр. Хисаметдин Пермь өлкәсендә шахтада эшли. Аннары Фрунзе шәһәрендә ТЭСта хезмәт куя. Чаллы шәһәренә кайткач силикат кирпич заводына эшкә керә. 1985 елда, лаеклы ялга чыккач, алар Яңа Сарайлы авылына яшәргә кайталар.
Бала кайгысын да үз башларыннан үткәрергә туры килә бу гаиләгә. 2002 елда 52 яшендә олы уллары Хәлил кинәт вафат була. 2018 елда Фәрхенур әби дә вафат була. Әле ярый Хисаметдин бабайның күңелен юатырга балалары, оныклары, оныкчыклары бар. Бүген ул аларның кадер-хөрмәтендә гомер итә.
Без күкрәге тулы орден-медальләр чыңлап торган Хисаметдин бабай белән бик тә горурланабыз.

Гөлия СӘЛИМОВА, 
Яңа Сарайлы авылы клубы мөдире.

Фото Гөлия Сәлимовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев