Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кече Шилнә авылында яшәүче Агриппина Золкина йөз яшен тутырды

Шушы көннәрдә районның тагын бер әбисе – Агриппина Зиновий кызы Золкина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөхтәрәм әбине район хакимияте аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Кече Шилнә авыл җирлегенең ул вакыттагы башлыгы Генадий Харитонов, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов котладылар. Агриппина Зиновьевнага Россия Президенты Владимир Путинның котлавы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме бирделәр. 

Дөресен әйтик: сөйләшә алырмы, зиһене бармы икән, дигән уйлар белән кергән идек Агриппина Зиновьевнаның йортына. Баксаң, сөйләшүе генә түгел, хәтере дә шактый яхшы икән әле әбекәйнең – гасыр кичкән димәссең, тормыш юлын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде ул килгән кунакларга. 
Агриппина әби 1918 елның 22 июнендә Олы Шилнә авылында хәлле крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Балачагы бик авыр чорга эләгә – илдә корылык, ачлык хөкем сөрә, моңа өстәп кулак малын тарату һәм колхозлар оештыру бара. Гаилә башлыгы Зиновий, гаиләсен Себергә сөргенгә җибәрүдән саклап калу өчен, Дагыстан якларына китәргә карар итә. Ләкин биредә дә бәхет табылмый – анда алар бар гаиләләре белән тиф авыруын йоктыралар. Кызганычка, гаилә башының шушы чирдән гомере дә өзелә. Калганнары терелеп аякка баскач, 1934 елда әтисез калган гаилә яңадан туган ягына әйләнеп кайта. 16 яшьлек Агриппина колхозга языла һәм 1936-1939 елларда тракторның тагылма җайланмасында эшли, ә 1939 елның азагында тракторчы хатын-кызлар курсларын тәмамлый. 
1941 елның 22 июнь иртәсендә, Агриппина Ильбухтино авылында урнашкан «Максим Горький» колхозы басуларында эшләгәндә, илгә куркыныч хәбәр килә – сугыш башланган. Яр Чаллы шәһәрендәге машина-трактор станциясенең 100дән артык тракторчысын, комбайнчыларын, бригадирларын, механикларын фронтка жибәрәләр. 14 трактор бригадасы исә тылда кала. Агриппина да шул бригадалардагы 91 хатын-кызның берсе була. Кырда тәүлек әйләнәсе эшлиләр, шулай итеп, кызның бар вакыты басуда, тракторда үтә. Шул елларда Агриппина булачак ире – бригадир, коммунист Георгий Золкин белән таныша, озак та тормый гаилә коралар. 1943 елның декабрендә беренче уллары дөньяга килә. Март аенда Агриппина инде эшкә дә чыга. Тракторист булып ул 1946 елга кадәр эшли. 
Ире Георгий белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә аның 8 оныгы, 20 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 10 баласы бар. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк – табиб, полиция хезмәткәре, тәрбияче, шофер, чәчтараш, коткаручы һ. б. Тик ире Георгий гына 26 ел элек чирләп вафат булган. 
Бүгенге көндә Агриппина әби кияве Николай һәм оныгы Ирина тәрбиясендә яши. 100 яшен тутырган әби әле моңа кадәр үзе йөргән, әмма егылып китеп бот муентыгын сындырган. Аллага шөкер, әлеге яра төзәлеп килә, әби үзе торып утыра, баса башлаган. Туганнарының әйтүенчә, Агриппина әби үз куллары белән һаман да келәмнәр бәйли икән. Шунысы кызыклы, әби бу эшне күзлексез эшли. Шулай ук Агриппина әби барлык документта да имзасын үзе куя. 
Гасыр кичкән әбигә сокланып туя алмадык ул көнне. Агриппина әбинең сабырлыгына, чыдамлыгына ис китте. Тифтан исән кала алган, сугышны, ачлык-ялангачлыкны узган, шулай да үз иле өчен армый-талмый эшләгән Агриппина әби яшь буын өчен олы үрнәк, зур ихтирамга лаек шәхес. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X