Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Гәрчә анда тумасам да... »

Гөлнара Шәмгун кызы Садыйкованың әти-әнисе Оренбург өлкәсе Еленовка авылыннан Татарстанның Тукай районы Шилнәбаш авылына күченеп килгәндә кызчыкка нибары бер яшь була. Беренче тапкыр тәпи атлап киткән, канат ныгыткан авылны Гөлнара ханым бик ярата. Шушы җирлектә үткәрелгән мәдәни чараларда, район күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә Гөлнара Садыйкова теләп катнаша һәм авыл, район данын яклый. 

Гөлнара Шәмгун кызы үткән ел «Якты юл» газетасы редакциясе уздырган «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесендә дә үзен сынады. Ул милли ризыгыбызны үзенчәлекле итеп бизәве белән исебездә калды. «Минем әтием – казах, әнием рус милләтеннән. Казах халкының милли ризыгы – бавырсак. Аны бик яратып әзерлим. Чәкчәк белән бавырсакның камыры, пешерү тәртибе охшаш. Аннары, Татарстанда яшәүче кайсы гына милләт вәкиле чәкчәкне авыз итмәгән дә, кем генә аны яратмый икән?! Мин дә тәвәккәлләдем – чәкчәк пешерергә, аны матур итеп бизәргә өйрәндем. Шуннан редакция игълан иткән бәйгедә катнашырга булдым. Бу – үземне сынап каравым һәм Шилнәбаш данын якларга теләвем иде. Чәкчәк – затлы милли ризык. Аны тиешле дәрәҗәдә, халык алдына чыгарырлык итеп әзерләү өчен зур осталык кирәк. Бу эштә авылдашым, хөрмәтле ханым ярдәм итте, аңа рәхмәтемне белдерәм. Игелекле эше мактану төсмерен алмасын дип, ул исемен әйтмәскә кушты», – ди Гөлнара ханым. Ә инде үзен сәхнәдә иркен тотуына килгәндә исә, Гөлнара Шәмгун кызы Шилнәбаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Россияночка» вокаль ансамбленә йөри икән. Үзе бу хакта: «Мин ансамбльнең штаттан тыш хезмәткәре – режиссеры. «Маска» театр коллективыннан башка да тормышымны күз алдына китермим. Мәдәни тормышны ярату нәселдән килә – әнием дә матур җырлый, сәхнәне үз итә», – ди. Ике баласын – улы белән кызын тәрбияләү, хуҗалыкны алып бару, авылның мәдәни тормышында актив катнашу... «Агросила» логистика заводында хуҗалык эшләре мөдире булып эшләгән кеше ничек барысына да өлгерә икән? Шул хакта сорау биргәч, Гөлнара ханым: «Ике баламны тәрбияләп үстерергә әти-әнием булышты. Кызымның үз тормышы. Инде оныгым бар. Улым Чаллы автомеханика колледжының III курсын тәмамлады, кадет. Укытучылары улымны башкаларга үрнәк итеп куя. Бу уңышларда әти-әниемнең өлеше зур. Улым Ринат һәр эшемдә – көнкүрештә дә, сәхнә эшчәнлегемдә дә булыша. Бер-беребезгә ярдәм итеп, тормышны яратып яшибез», – ди шат күңелле Гөлнара ханым. Аның исеме җисеменә тәңгәл килгән – гөл кебек балкып тора. Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова: «Без авылдашларыбызның рухы сәламәт булсын дип тырышабыз. Янәшәдә Гөлнара кебек, булсынга дип тырышып йөрүче, бар яклап та актив кешеләр булу эшне җиңеләйтә. Гөлнара кушканны көтеп тормый – үзе белеп эшли торган иҗади кеше. «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесендә чәкчәген оригиналь итеп бизәде. Бер уйласаң, ул бит әле татар кызы да түгел. Хәер, бездә милләткә аеру юк – бер-беребезне хөрмәт итү генә бар. Үзе артыннан башкаларны ияртә алу сыйфаты булу да эшне күпкә җиңеләйтә, – ди, үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәүләренә сөенеп. – Авыл халкы үз җирлегендәге кеше турында язылган мәкаләне кулдан-кулга йөртеп укый. Авылдашларымның исенә төшерәсем килә, матбугатка язылырга бервакытта соң түгел. «Светлый путь», «Якты юл» газетасына язылучылар күбәер дип өметләнәм. Район тормышын үз газетабыздан укып беләбез бит», – дип өсти Ольга Анатольевна. 

Реклама

 

***

Гөлнара Шәмгун кызы, гәрчә анда тумаса да, Шилнәбаштан башка тормыш-яшәешен күз алдына да китерә алмый. Шушы җирлектә канат ныгыткан Гөлнара авыл сулышын тоеп, авыл гаме белән яшәүдән ямь һәм тәм таба.

 / Фото Гөлнара Садыйковадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X