Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

54 ел хезмәт стажлы Рәшит Шәйдуллин:  ​​​​​​​«Балачактан техникага гашыйкмын»

«Гигант» хуҗалыгында сигезенче дистә белән баручы тракторчы эшли дигән хәбәр килгәч хәйран калдык. Үзеннән күпкә яшьрәк механизаторлар белән бертигез эшләүче тракторчы Рәшит Шәйдуллинны күрер өчен Яңа поселогына юл тоттык. 

Без килгән мәлдә Рәшит абый хуҗалык фермасында К-700 тракторы белән тирес эттерә иде. Дөресен генә әйткәндә, 72нче яшь белән баручы Рәшит абый егетләрчә хәрәкәтчән, җитез, «ых» та итмәде, тракторыннан сикереп төшеп, безне каршы алды.
Рәшит абый тумышы белән Бакалы районы Әҗми авылыннан. Кечкенәдән үк техникага гашыйк Рәшит кул арасына керерлек булгач та колхозда прицепщик булып эшли башлый. Сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, хуҗалыкка тракторчы булып эшкә урнаша. Яшь егет тәҗрибәле механизатор һәм тракторчылар белән беррәттән, алар белән ярышып, яхшы күрсәткечләргә ирешә башлый. Хуҗалыкта эшләгән чорда Илһамия исемле кыз белән гаилә корып җибәрәләр. 1980 елда Шәйдуллинар гаиләсе Яңа поселогына килеп төпләнә. Нәкъ шул елны Рәшит абыйның «Гигант» хужалыгында эшләү тарихы башланып китә. 
«Гигант» хужалыгының алдынгы тракторчысы Рәшит Шәйдуллин быел кырда илле дүртенче язын каршылады. Яз көне – жирне культивацияләүдә һәм сөрүдә, калган вакытта бульдозер белән тирес эттерүдә, кышын хуҗалык биләмәләрен кардан чистартуда эшли ул. Көнне төнгә ялгаган вакытлары да аз булмый. Алны-ялны белмичә тырышып эшләве, техниканы карап, саклап тора белүе өчен хуҗалык җитәкчесе аның эшен югары бәяли. 
– Минем җитәкчелек астында Рәшит Заһидуллович инде 18 ел эшли. Һәрвакыт үз эшен ихлас яратып, сыйфатлы башкаручы булды ул. Аның өчен эш сәгате тәмамланды дигән нәрсә юк – эшен төгәлләмичә өйгә кайтуны белми. Яшьләргә биргесез ул Рәшит Заһидуллович. Аны һәркемгә үрнәк итеп куя алам, хуҗалыкта да Рәшит Шәйдуллинның абруе зур. Үзе китәм димәгәндә, бер дә хуҗалыктан җибәрәсе килми. Ул бәя биреп бетергесез кадр – тәҗрибәсе ике буынга җитәрлек, – диде хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов аның турында.
Халык телендә «Эш сөйгән – бәхетен табар» дигән әйтем бар. Тәҗрибәле тракторчы Рәшит Шәйдуллин ак бәхетен киң иген кырларында, техника штурвалы артында тапкан. «Үз гомеремне басулардан һәм техникадан башка күз алдына китерә алмыйм», – ди ул. 54 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган тракторчы нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәлләге белән аерылып тора. 
Кыр эшләре вакытында өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә күнеккәннәр инде. Хәер, тормыш иптәше Илһамия апа һәрвакыт иренең ышанычлы терәге, таянычы булган. Рәшит абый белән Илһамия апа биш бала тәрбияләп олы тормышка озатканнар. Бәхетле әби белән бабайны 18 оныгы һәм 1 оныкчыгы һәрвакыт шатландырып тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X