Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Явым мазасызламаса, урак дәвам итә

«Кама» агрофирмасы кырларында Чаллы-Сарман юлыннан барганда, кайсы якка карасаң да алтынсу төскә кергән иген басуларында төркем-төркем комбайннар эшли. Урылган җирләрне ашлап, тракторлар туңга сөрә, тирән итеп культивацияли. Бу төр агрочаралар «Кама» агрофирмасы басуларында үткәрелә. Урып-җыю мәйданы да шактый әле.

- Быелгы һава торышы мазасызласа да, зарланырлык түгел, игенчегә уңай килде. Көзге бодай, борчакны тулысынча, арпаның күп өлешен җыеп алдык. Комбайнчыларыбыз агрофирманың башка бүлекчәсе җирләренә ярдәмгә әзерләнәләр, - дип каршылады ачык йөз белән икенче хуҗалык исәбендәге җитештерү коллективы (ХПК-2) - «Игенче» бүлекчәсе җитәкчесе Равис Зәйнәшев. Кырларда күпереп яткан теземнәргә карап, ашлыкның чыгышы мулдыр, дип кызыксынам. Рависның беренче генә уракны үткәрүе түгел, «Кама» агрофирмасы төзелгәннән бирле 9нчы елын әлеге зур коллективны җитәкли. Җир кешесе. Әтисе Рифкать ага озак еллар «Игенче» күмәк хуҗалыгы бригадиры булып эшләде, бригадасы яхшы уңыш алу ягыннан районда гына түгел, республикада танылды. «Алма агачыннан ерак төшми», дигәндәй улы Равис та җирнең, кешеләрнең кадерен белеп эш итә, мөһим агрочараларны үз вакытында төгәл итеп үткәрүгә бөтен белемен, сәләтен җигә. Шул сәбәпле кырларның уңдырышлыгын күтәреп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Моннан өч-дүрт ел элек Мәскәү ягыннан көзге бодайның «Скипетр» дигән сортын кайтартып, тәҗрибә рәвешендә 150 гектарда Яңа Бүләк авылы җирендә игә башлаганнар. «Безнең хуҗалыкны яратты, әлеге сортның өстенлеге рас килде. Аны ел саен орлыкка калдырып ишәйттек. Хәзер «Кама» агрофирмасының башка бүлекләрендә дә зур таралу алды», - диде Равис Рифкать улы, «Скипитер»ның өстенлекләрен мактап. Быел бүлекчәдә аны 1300 гектарда урып-җыеп, гектарыннан уртача 30,4 центнер уңыш алганнар. Бик яхшы күрсәткеч бу.

Арпаның да безнең шартларда сыналган «Раушан» сортлы әйбәт уңыш бирә. Бүлекчә кырларында ул 1000 гектарда үстерелә, урылган мәйдандагы 37,8әр центнер уңыш алалар.

Мусабай-Завод авылы янәшәсендәге 218 гектарлы арпа басуына килеп чыктык. Биредә барлыгы 12 «Нью-Холланд» комбайны тупланган. Никадәр зур көч. 7се «Финагротрейд» оешмасының урып-җыюга ярдәм отрядыныкы. Дөрес, 2се без басуда чагында ремонтта иде. 5се «Кама» агрофирмасыннан. Алар дәррәү эшләгәндә, көнгә уртача 200-250 гектар игенне урып-суктырып ала. Равис Зәйнәшев урак башланганнан бирле кайбер «Нью-Холланд» комбайнчыларының 800-1000 центнер ашлык суктырып, «Кама» агрофирмасының орлык чистарту заводына озатуларын әйтте. Шундыйлардан Илнур Этикбаев, Рамиз Хәйретдинов, Александр Савельевларның аеруча нәтиҗәле эшләүләрен, 18 августка һәркайсының 8080 центнер ашлык суктырып алуларын мактап искә алды. Алардан аз гына калышып комбайнчылар Илдар Фарукшин, Рафинат Гыйниятуллин да алдынгылар сафында, 6090-6080 центнер ашлык суктырып алганнар. Вакыт үтә тыгыз, кыска гына арада Илнур Этикбаев белән сөйләшеп алам. Ул махсус эш киеменнән, энәдән җептән төшкән кебек. «Яңгырлар яугаласа да, аз гына аяздымы, без кырдан китмибез, мул уңышны тизрәк җыеп алырга тырышабыз. Оешма җитәкчелегенә рәхмәт, тулы эш шартлары тудыра. Караңгыга калганда дүрт тапкыр ашатуны оештыра, хезмәт хакын вакытында түләп бара, премияләр дә бирәләр», - диде ул һәм «Нью-Холланд» кабинасына кереп, киң кырларны хезмәттәшләре белән иңнәргә тотынды.

Комбайннан ашлык төягән машиналар олы юлга чыгар алдыннан юл чатындагы хисапчы кыз янында туктап, шоферлар тиешле документны алалар. Бу җитез кыз Әлфинә Зәйнәшева Казан федераль университетының өченче курс студенты икән. Язу машиналары белгече - инженерлык һөнәренә укый. Урак өстендә туган авылы Яңа Бүләккә кайтып, өченче елын басудан кайта торган ашлыкны хисаплаучы булып эшкә урнаша һәм бераз акча эшләп ала. Студент кызга уку барышында бик тә ярап куя ул.

Хисапчы кыз янына тагылма арбалы «КамАЗ» машинасы килеп туктады. Шоферы Михаил Кузнецов Останково авылы кешесе. Элек «Мәгариф» колхозында эшләгән. Күренеп тора, эш остасы, тәҗрибәле, 36 ел руль артында икән. Тагылма арба белән берьюлы дүрт бункер комбайн ашлыгын ала, ягъни заводка бер рейска 25 тонна ашлык илтә.

Басу-завод юлында көн саен 10-12 машина йөреп тора. Үзләренең йөк машиналары белән хезмәт итүчеләр дә шактый. Урак конвейерының явымсыз көнне төгәл эшләвендә звено җитәкчесе Флюс Нурлинның оештыру сәләтен югары бәяли, аны еш кына «минем уң кулым», дип йөртә бүлекчә башлыгы Равис Зәйнәшев.

Көзге бодай зур мәйданнар били

Рависның «Нива» машинасы бер басудан икенчесенә йөреп тора. Җитәкче уракчыларның эш барышын барлап, кайбер мәсьәләләрне хәл иткәннән соң, чәчүчеләр янына килеп чыга. Яздан ук ял иткән, яхшылап эшкәртелгән, органик ашлама кертелгән пар җирләренә 15 августта ук: «Хәерле сәгатьтә!» - дип көзге бодай чәчүгә төшкән көнне искә төшерде ул. Йомырка тәгәрәтмәсәләр дә «бисмилла» әйтеп башлаган эш бәрәкәтле була ул. Бу җаваплы эшне тәҗрибәле игенче-механизаторлар Рафил Хәлиуллин, шикәр чөгендере игү остасы Мансур Абдуллин, Чаллыдан килеп эшләүче Илнар Миннекәев башлап җибәрә. «МТЗ-1221» тракторына таккан «ТМ-12» чәчкече белән җылы коры туфрак куенына беренче гәрәбәдәй бөртекләр салына. Бодай 1600 гектарга (гектарына 15 тонна органик ашлама кертеп) пар һәм борчак җиренә урнаштырыла. Чәчүлек җирен механизаторлар Назил Закиров һәм Илшат Газизов мамыктай итеп эшкәртәләр. Бер үк вакытта алар киләсе язда шикәр чөгендере чәчеләсе 780 гектар җирне ашлап, хәстәрен күрәләр.

Шөкер, механизаторлар чәчү технологиясен камил үтиләр, орлык авыруларга каршы яхшы эшкәртелгән, тиешле тирәнлектә ята, чәчүдән соң туфрак яхшылап катоклана. Шулай итеп, агротехник чараларны төгәл үтәп, киләсе ел уңышына ныклы нигез салына.

Газета басмаханәгә бирелү алдыннан Равис Зәйнәшев редакциягә шалтыратып, бүлекчәдә арпаның тулысынча урып-җыелуын хәбәр итте. Комбайнчылар яңгырларга чаклы эшләп, соңгы гектарларны суктырып алганнар. Кырда эшләүчеләргә хезмәт күрсәтүче аш пешерүчеләр, вахта машиналарын йөртүчеләрнең хезмәтен дә билгеләп үтте җитәкче. Бердәмлектә көч дигәндәй һәр буынның төгәл эшләве уңышка ирешелә.

(Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 20 августка алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак