Терлек кертү кагыйдәләрен бозучыларга 700 мең сумга кадәр штраф яный
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе фермерларга һәм шәхси хуҗалык ияләренә мөһим кисәтү белән мөрәҗәгать итә. Соңгы вакытта ветеринария таләпләрен үтәмәү очраклары ешаю сәбәпле, күзәтүче орган хайваннарны сатып алу һәм кертү тәртибен катгый контрольгә ала. Тиешле ветеринар документлары булмаган мал-туарны хуҗалыкка кертү административ кына түгел, хәтта җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин.
Хуҗалык ияләре нәрсәләрне белергә тиеш?
Республиканың эпизоотик иминлеген саклау максатыннан, һәрбер терлек асраучы түбәндәге таләпләрне үтәргә бурычлы:
- Барлык хайваннар ветеринария хезмәтендә исәптә торырга һәм шәхси идентификация номерына ия булырга тиеш.
- Терлекләрне сату-алу, малларның сәбәпсез авыруы яки кинәт үлем очраклары турында кичекмәстән белгечләргә хәбәр итү шарт.
- Тиешле документлары булмаган яисә 30 көнлек мәҗбүри карантин узмаган хайваннарны көтүгә кушу катгый тыела.
- Мал абзарларын, су эчү урыннарын һәм көтүлекләрне чиста тоту, вакытында вакцинация ясау – һәр хуҗаның турыдан-туры бурычы.
Канунны бозуның нәтиҗәләре
Кагыйдәләрне санга сукмаучылар өчен закон нигезендә зур күләмдәге акчалата штрафлар каралган:
Документсыз терлек кертүче:
- Гражданнар өчен: 3 000 – 5 000 сум
- Вазифалы затлар өчен: 40 000 сумга кадәр
- Юридик затлар өчен: 500 000 сумга кадәр
Биологик калдыкларны утильләштермәү:
- Юридик затлар өчен иң кырыс җәза каралган: 700 000 сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 көнгә туктату.
Асрау һәм ташу кагыйдәләрен бозу:
- Гражданнар өчен: 5 000 сумга кадәр;
- Юридик затлар өчен: 20 000 сумга кадәр.
Санитар таләпләрне үтәмәү куркыныч инфекцияләр таралуга сәбәпче булырга мөмкин. Бу исә бер хуҗалыкның гына түгел, ә бөтен төбәкнең икътисади һәм экологик хәвефсезлеген куркыныч астына куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев