Орлык сыйфатлы, уңышка өметләнәбез
Өстәл өстендәге савытта икмәк телемнәре, кулыңа җаның теләгәнен аласың. Арышныкымы, бодайныкымы - рәхим ит! Нинди зур байлык. Бер мәлгә уйга каласың, кеше тудырган искиткеч нигъмәт, ризык бит бу. Нинди генә һөнәр ияләре катнашмый аны булдыруга. Әмма иң күп көч куйганы, табигать кырыслыкларына бирешмичә, җирне эшкәртеп чәчүче, игенне кадерләп тәрбияләүче һәм...
- Игенчеләребез хуҗалык елын ничек төгәлләделәр? Шул хакта таныштырып китсәгез иде.
- Ел шактый уңышлы булды. Гектардан уртача 29,5 центнер уңыш җыеп, игенчеләребез республикада алдынгылар сафына бастылар. Бу уңышка күп төрле факторлар белән бергә яхшы сыйфатлы орлык фонды булдыру һәм чәчү уңай йогынты ясады, дип уйлыйм.
- Димәк, басуларыбызга бары тик югары сортлы, таза орлыклар гына чәчелә.
- Шулай. Халык әйтмешли, бары тик таза орлыктан гына югары уңышка өмет итеп була. Бөртекле-кузаклы культуралар мәйданы 45 мең гектар биләсә, шуның 60 проценты орлык өчен игелә. Сер түгел, былтыр урак өсте яңгырлы булгач, басудан дымлы орлык кайтты. Киптерү агрегатлары ярдәмендә җитәрлек күләмдә орлык әзерли алдык. Аларның сыйфаты яхшы, сортлары югары таләпләргә җавап бирә.
- Яңа сортлы орлыкларның игътисадый нәтиҗәсен ничек бәялисез?
- Яңа сортлы орлыклар чәчкәндә, уңыш яхшы алына. Гектардан гадәттә өч-дүрт центнерга арта. Районда бөтен чәчү мәйданына сортлы орлык чәчкән тәкъдирдә, гектарыннан 2 центнер гына артык уңыш алганда гына да 9 мең тонна ашлык артык җитештерелә. Акчага әйләндергәндә, мәсәлән, тоннасына 8 мең сумнан хисаплаганда гына да 72 мең сумлык өстәмә табыш килә дигән сүз. Файдасы күз алдында.
- Игенчелектә шундый табыш мөмкинлеге булганда, районда сортлы орлыклар белән эшләүгә игътибар да зурдыр?
- Соңгы елларда бу эштә шактый алга китеш бар. Республикада «Элиталы орлыклар ассоциациясе» эшли. Ул сортлы орлыклар җитештерүче хуҗалыкларны берләштерә. Беренче чиратта, аларны яңа сортлар белән тәэмин итә, гомумән, системалы эш алып бара. Безнең районнан биш хуҗалык - «Ирек», Сәйдәшев исемендәге, «Чаллы Яшелчәсе», «Кама» агрофирмасы, «Гигант» ассоциация әгъзалары булып торалар. Шунысы шатлыклы: ел нәтиҗәләре буенча ике ел рәттән «Ирек» хуҗалыгы (рәисе Р. Хаҗиев) республикада ассоциация әгъзалары арасында җиңүче дип табыла һәм күчмә кубок белән бүләкләнә. «Ирек» ҖК рәисе Р. Хаҗиев Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә яңа сортларны сынау һәм гамәлгә кертү буенча 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек булды. Бу үзе генә дә орлыкчылык өлкәсендәге уңышларыбызны бәяләү булып тора.
- Назыйм Минневәлиевич, «Гигант» хуҗалыгы күп еллар дәвамында югары уңыш алуы белән сөендерә. Аның да орлыкчылык хуҗалыгы итеп кабул ителүе зур вакыйга саналадыр.
- Әйе, «Гигант» җәмгыяте районда бишенче хуҗалык булып сортлы орлык җитештерүчеләр сафына басты. Биредә соңгы ике елда сортлы орлык җитештерүгә зур игътибар бирелә: заманча өч орлык саклау бинасы төзелде, яңа ашлык киптерү һәм орлык чистарту комплекслары сатып алынды, югары уңыш бирә торган сортлы орлыклар булдырылды. Хуҗалыкта сортлы орлыклар белән шөгыльләнү өчен тулы шартлар тудырылды.
- Хәзер орлыкчылык хуҗалыклары районны тулысынча югары репродукцияле, яхшы сыйфатлы орлык белән тәэмин итә алалардыр, мөгаен.
- Чынлап та, район шартларына яраклы, югары уңыш бирә торган сортларны эзләп әллә кайларга йөрисе юк. Райондагы орлыкчылык хуҗалыкларының үзебездәге төрле типтагы хуҗалыкларны гына түгел, тагын 5-6 районны яхшы сыйфатлы, сортлы орлыклар белән тәэмин итәрлек мөмкинлеге бар.
- Орлыкларның сыйфатын яхшыртуда хуҗалыклар селекция станцияләре һәм галимнәр белән тыгыз бәйләнештә эшлиләрдер инде?
- Әйе, бигрәк тә соңгы вакытта селекционерлар белән багланышлар ныгыды. Табигать көйсезлекләренә чыдам, башакта бөртеге коелмый торган сортлар өстендә эшләү дәвам итә. Корылыкка чыдамлы, югары уңыш бирә торган сортларга өстенлек бирелә. Сабан бодаеның «Йолдыз», «Хәят», «Иделле», «Экада-109» сортлары узган елгы уракта үзләрен уңай яктан күрсәттеләр. Аларга киләчәктә дә зур өметләр баглыйбаз. Арпаның «Раушан», «Нур», «Тимерхан», солының «Рысак», «Конкур» сортлары басуларыбызга ныклап урнашты. Борчакның «Венец», «Ватан», «Варис», «Указ» сортлары киңрәк мәйданнарны били. Уҗым культуралары мәйданнары арткач, арыш һәм көзге бодай сортларына зур игътибар бирелә. Көзге бодайның «Скипетр», «Башкирская», «Казанская-560» сортларын чәчтек. Алар яхшы тишелеп, кышны уңышлы кышларлар дип уйлыйм.
- Терлек азыгы культуралары күп мәйданнарны били. Селекционерларның әлеге тармакта эшчәнлеген ничек бәялисез?
- Терлекчелекне үстерүдә азык базасы зур роль уйный. Берьеллык үләннәр составында борчакның терлек азыгына ярашлы яңа сортлары барлыккка килде. Селекционерларыбыз борчакның «Таң», «Мыеклы азык» дигән сортларын берьеллык үләннәр кушылмасында сенажга салганда, массаның күләмен һәм сыйфатын арттыру максатында кулланышка керттеләр. «Мыеклы азык» борчагының сабагы 1,5-2 метр булып үсә. Яшел масса чыгышы яхшы. Азыкның сыйфатын яхшырта, хуҗалыклар бу культураны теләп чәчәләр.
- Язгы чәчүгә орлык җитешлеме, сыйфаты нинди?
- Орлык җитешле, сыйфаты яхшы. Хуҗалыклар орлыкларны алыштыруга, югары репродукцияле орлыклар булдыруга зур әһәмият бирәләр. 15446 центнер орлык оригиналь (РНС, ПР-1, ПР-2, ПР-3, Супер-Элита) исәпләнә. Бу барлык орлыкның 14 процентын тәшкил итә. Республика күрсәткеченнән 4,5 процентка артык. Элита орлыклар 58450 центнер салынып, 54 процентка җитте, республикада бу күрсәткеч 16,6 процент. Ә репродуктив орлык күләме 30530 центнер, яки барлык орлыкның 28 проценты.
«Камский», «Алмаз», «Биклән», «Камская Нива» хуҗалыклары, Касакин, Кашапов, Хөрмәтуллин, Миннеханов крестьян-фермер хуҗалыклары орлык алыштыруны яхшы оештырдылар, орлыкның сыйфаты күзгә күренеп яхшырды.
Бүгенге көндә амбарларда орлык чистарту һәм калибрлау эшләре бара. Байтак хуҗалыклар үз орлыкларын лабораториягә тикшерүгә китерделәр. Анализлар орлыкның яхшы сыйфатлы булуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев