Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ният иткән – морадына ирешкән

Районның авыл хуҗалыгы тармагында крестьян-фермер хуҗалыклары сизелерлек урын алып тора. Соңгы елларда гына да аларның саны 70кә җитте. Фермерлек хәрәкәтенең үсешенә республика һәм район хакимияте тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дә этәргеч бирде. Фермер хуҗалыгын башлап җибәргән очракта район да мөмкин булган ярдәмне күрсәтә. Әмма бу эшкә алынганчы ук артын-алдын уйларга, көчеңне...

«Ышанычлы алмаш бар, шунысы сөендерә», - ди Калинино авылыннан Ринат Ханов

Районда эш итүче крестьян-фермер хуҗалыкларын күреп, эшчәнлекләре белән танышып кайту максатыннан, юлга чыктык. Беренче тукталу урыны - Биклән авылында урнашкан кошчылык фермасы. Безне хуҗалык җитәкчесе Ринат абый үзе һәм аның җәмәгате - Гөлнара ханым каршы алдылар.

- 1991 елда Чаллы шәһәреннән Калинино авылына күчеп кайттык. Шул елларда тавык, каз, үрдәкне күпләп үрчетү уе килде, - дип башлады сүзен Ринат абый. - Әзрәк туплаган акчага тәүлеклек чебиләр алдык. Бу эшне башлап җибәрүгә машинага дип җыйган акча да кереп китте. Эшне 5 мең бройлердан башладык. Чебешләрне үстереп, суеп сата идек. Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан базарда да суелган тавыклар белән сату иткән булды, бер КамАЗ тавык төяп, Казанга да барган булды. Бер көн эчендә тавыкларны сатып бетергәч, күңел булды. Тавыкларыбызны яратып алганнарына инандык.

- Алга таба, суеп сату өчен түгел, йомырка салучы тавыклар белән шөгыльләнергә карар иттек. Удмуртия якларыннан 15 мең чеби алып кайтып үстердек. Тора-бара үзебезгә сату итәргә туры килмәде, күпләп сатып алучылар үзләре килә башлады. Хәзерге көндә тавыкчылык фермаларыбыз Калинино авылында гына түгел, өч җирдә - шушы Биклән авылында, Зәй районында да урнашкан, - дип сүзгә кушылды Гөлнара ханым.

Бикләндә урнашкан кошчылык фермасын 2016 елда гына сафка бастырганнар Хановлар. Элек сарык тоткан тузган биналарга 5 миллион сумлык ремонт ясалган. Хәзерге көндә биредә 35 мең баш тавык асрала. Биредә тавыклар яшь буенча 4 төркемгә бүленгән: бер бинада - көнлек, икенчесендә - 1 айлык, өченчесендә - 1,5 айлык чебиләр һәм дүртенче бинада - 100 көнлек тавыклар. Нәкъ менә шул 100 көнлек «Хайсекс Браун» токымлы тавык артыннан әллә нинди чит җирләрдән киләләр дә инде.

Гомумән алганда, хуҗалыкта хәзерге көндә 180 мең баш тавык бар. Алары сатылып бетүгә, апрель ахырларына 300 мең баш үрдәккә заказ да биреп куйганнар. Кошларга азыкларны үзләре әзерлиләр. Калинино һәм Биклән авылында урнашкан тегермәннән тыш, кечкенә катнашазык ясаучы аппарат та алып куйганнар.

- Эшләр оешкан төстә бара, зарланып булмый. Иң мөһиме: без барлыкка китергән эшне бездән соң дәвам итәр кешеләр бар. Ул - минем гаиләм. Безне кош-корт белән шөгыльләнүче нәсел дияргә була, чөнки өч кызым, аларның ирләре, оныкларым тулысынча шушы эшкә бирелгән. Ышанычлы алмаш бар, шунысы сөендерә, - ди атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ринат Ханов.

«Түбән Новгородтан да сатып алучылар бар», - ди Югары Байлар авылыннан Сөембикә Закирҗанова

Тагын бер тукталыш - Югары Байлар авылы. Биредә күп еллар инде Закирҗановлар гаиләсе кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә. Сөембикә ханым ире Илшат белән казлар, үрдәкләр, тавыкларны күпләп үрчетүне 1991 елда ук башлап җибәргән булганнар. Хәзерге көндә Закирҗанов крестьян-фермер хуҗалыгын аларның уллары Илдар, Илфат һәм энекәшләре Илгиз алып бара.

Сөембикә ханым сүзләренә караганда, үстерү өчен чәбиләрне Удмуртия ягыннан, казларны Чувашиядән китертәләр икән. 2016 ел барышында хуҗалыкта 10 мең каз, 5 мең тавык үстереп сатылган. Хәзерге көндә Югары Байларда урнашкан фермада бер мең тавык асрала, ә казлар тулысынча сатылып беткән. Киләчәкне дә күздә тотып, язга 12 мең казга һәм бер мең баш чебигә заказ биреп куелган.

- Җиде ел элек шушы авылдагы ташландык ферманы рәткә китерергә тотындык. «Лизинг грант» программасына керә алу мөмкинлеге бик нык булышты. Бүгенге көндә эшләр зарланырлык түгел. Сатып алучыларыбыз бар: Зәй, Мамадыш, Алабуга якларыннан киләләр. Хәтта Түбән Новгород шәһәрендә дә авыл тавыгын үз иткәннәр. Улларым, кызым, киявем янәшәмдә булганда, хуҗалыкны тагын да яңа дәрәҗәгә чыгарырбыз дип өметләнәм, - дип сөйләде Сөембикә ханым.

«Валет кушаматлы сыерыбыз көненә 50 литр сөт бирә», - ди боерганлы Фаил Хөснетдинов

Боерган авылында үз ихатасында күпләп атлар, сыерлар, сарыклар асраучы Фаил Хөснетдинов янына да кагылдык. Бүгенге көндә хуҗалыкта 63 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 22се - савым сыер.

- Көненә шул 22 сыердан 400 литр сөт савыла. Савылган сөтне Ташкичү авылында җыялар, шунда тапшырабыз. Сөтбикәләребезгә тел-теш тидерерлек түгел, Валет кушаматлы сыерыбыз көненә 50 литр сөт бирә. 6 сыерыбыздан көненә 30 литрга кадәр сөт алабыз, Аллага шөкер, - дип сөйләде Фаил абый.

Шулай ук хуҗалыкта 20 ат һәм шуларның 7 колыны бар. Хуҗа сүзләренә караганда, апрель ахырларында тагын 8 колын көтелә.

- Атларны күпчелек суяр өчен үстерәбез. Шушы көннәрдә генә икесен суйдык. Бияләрне, билгеле, үрчетү өчен калдырып барабыз, - дип сөйләде Фаил абыйның хатыны Люция ханым.

Утарлар арасында йөргәндә, Фаил абый сарыклар асрый торган бинаны да күрсәтте. Биредә 80нән артык сарык бар. Корбан бәйрәменә дип махсус үстерәләр аларны. Әле бәйрәмнәрдә шуның 20 башын корбанга дип, алып киткәннәр.

Гомумән, хуҗалыкта тәртип дисәң була. Мал өчен җитәрлек азык тупланган. Фаил абый 500 гектар җирендә шул маллар өчен экологик чиста азык үстерә. Әле җирнең куәтен арттыру, мулрак уңыш алу максатыннан, былтыр яңа трактор, комбайн, чәчкеч, культиватор сатып алганнар. «Алга таба җылы эчле ферма төзергә уйлап торам», - ди Фаил Хөснетдинов киләчәккә планнары белән уртаклашып.

Билгеле, эре терлек тә, кош-корт асрау да шактый чыгымнар таләп итә. Печәне, ашлыгы, азыгы, җылы бинасы, белемле белгечләр кирәк, әле күпме кул хезмәте сорала. Шулай да, районда кыенлыклардан бер дә куркып тормаган, үз хуҗалыкларын тагын да киңәйтергә омтылып торган крестьян-фермер хуҗалыклары булу аеруча сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев