«Кама» агрофирмасы эшчеләре техниканы саклауга кую буенча эшне уңышлы башкара
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча, 14-18 ноябрь көннәрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча конкурс игълан ителде. 16 ноябрь көнне районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең «Россельхозцентр» ФДБУның ТР буенча җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин җитәкчелегендә хуҗалыкларда техниканы ремонтлау һәм кышкы саклауга кую...
Комиссия әгъзалары техниканың урнашуы, чистарту, юу эшләренең башкарылуы, тәгәрмәчләрнең агартылуы, шиналардагы басымның киметелүе, чәчү комплексларындагы агрегатларның чистартылуы, ягъни әлеге комплексларның һәм җир эшкәртүче машиналарының ГОСТ буенча саклауга куюлуы, техникадан, агрегатлардан салып алынган детальләрне саклау рәвешенә, машина-трактор сакланыла торган паркның территориясен төзекләндерүгә, ремонт өчен остаханә барлыгына, детальләрне чистарту урыны, җылылык булуы, эшчеләр өчен эш киеме булдырылу һәм башка таләпләрнең үтәлүенә карап анализлар ясады. Комиссия, барлык уңай, кимчелекле якларны исәпкә алып, нәтиҗәләр чыгарды: мөмкин булган 155 баллдан «Кама» агрофирмасы 155 балл белән беренче урынга билгеләнде, икенчегә - 145 балл белән «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы чыкты.
- Агрофирма эшчеләрендә эшкә җитди карау сизелә. Тырмалары тулысынча ремонтланып, складларга кертелгән агрегатларны чистартып юып, узелларны майлап, кышка калдырырга ярамаганын салдырып, тәгәрмәчләрен буяп тигез сафка тезеп куйганнар, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
Газетаның җомга санын әзерләгәндә, без Теләнче Тамак авылында урнашкан «Кама» агрофирмасының өченче бүлекчәсендә булып, техниканы кышка әзерләү эше белән танышып кайттык.
Бүлекчәнең бетон мәйданчыклы машина-трактор паркына керүгә үк тигез сафларда чиста һәм ак тәгәрмәчле техника каршылый. Техниканы кадерли беләләр икән монда, дигән уй туа. Иртәнге сәгать сигез, бүлекчә хезмәтчәннәре шау-гөр килеп эшлиләр. Ир-егетләр янында бүлекчә җитәкчесе Назыйф Хөснетдинов та кайнаша.
- Паркта булган 467 тырма тулысынча ремонтланып бетте һәм эшкә әзер. Чиратта -12 культиватор һәм 9 чәчкеч. Аларны ремонтлау белән Мөнәвир Зыятдинов, Камил Шәйхетдинов, Радик Шиһапов, Алексей Горшков, Андрей Кудряшов шөгыльләнәләр. Ә чәчү комплексын тәртипкә китерү белән Әбүзәр Галимов, Илгиз Гыйльфанов мәшгуль. Эретеп-ябыштыручыбыз - Җәлил Яруллин. Механизаторлар ремонт эшләрен үз көчләре белән башкаралар. Егетләр, беренче чиратта, сыйфат турында кайгырта, чөнки ул техникада үзләре эшләячәк. Бүлекчәдә булган МТЗ-1221 тракторының җидесеннән берсе ремонтланып саклауга куелды, әле тагын планда биш МТЗ-80 тракторын язгы кыр эшләренә әзерләү. Куәтле дүрт New Holland һәм бер Xerеon тракторлары «ФинАгро Трейд» җәмгыятенә тапшырылды, зур егәрлекле кыйммәт техниканы ремонтлау белән алар шөгыльләнә, - дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе.
Эш махсус боксларда оештырылган. Механизаторлар тагылма техниканы, чәчкечләрне төзекләндерүгә керешкәннәр. Гомерен кырларда уздырган, лаеклы ялга чыккач та, эшен ташламаган Мөнәвир Зыятдиновның эшен күзәтеп тордык. Ул җир эшкәртүче агрегатларның дискларын үткенли иде. Кимчелек табыла икән, шунда ук төзәтүгә керешәләр. Безнең күз алдында МТЗ-1221 тракторын тәртипкә китереп, әзерлек сызыгына куйдылар. Гомумән, бүлекчә җитәкчесе Назыйф Хөснетдинов ремонтчылар эшен уңай бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев