Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ил куәте – икмәктә  

Хәтерлим әле, ата-бабаларыбызда бик матур гадәт бар иде. Табын артына ризык-тәгам җыярга утыргач, гаиләдәге иң өлкән кеше, йә әбекәй, йә бабакай була иде ул, күкрәгенә терәп хуш исле ипекәйне кисә. Аннары, гаилә әһелләре уң кулларына ипекәйне тотып ризыкланырга керешә. Бу – ипекәйгә хөрмәт. Бу – игенченең намуслы хезмәтен югары бәяләү дә ул.

 

Галиҗәнап икмәк! Табын түренә куелганчы күпме юллар үтә ул. Менә шул олы байлыкны тудыручылар хакында сүзебез.

Илебез келәтләрен ашлык белән баетуда зур өлеш кертүче ҖЧҖ «Ярыш» җитештерү кооперативы республика дәрәҗәсендә яхшы дан алган хуҗалык. ҖЧҖ  «Ярыш» җитештерү кооперативының гомуми сөрүлек җирләре 3352 гектар тәшкил итә. Быел бөртекле культуралардан: көзге бодай 250 гектар, язгы бодай 471 гектар, язгы арпа 432 гектар җирдә чәчелгән. Кузаклылардан – борчак 30 гектар, техник культуралардан рапс 100 гектар, кукуруз 350 гектар җирне биләде.

 

Журналистның күпчелек вакыты юлларда үтә. Яздан алып кар төшкәнче басу-кырлар буйлап күп йөрергә туры килә. Районыбыз басулары тирәсеннән үтәргә туры килгәндә сөенечле хисләр биләп ала иде. Уңыш шәп булачак!.. Һәм ул шулай булды да!  

  • Игенченең күзе – күктә, аннары, билгеле инде, басу-кырларда. Быел авыл хуҗалыгы тармагында колач җәеп эшләргә Аллаһ Тәгалә бөтен уңайлыкларны биреп кенә тора – күкләр дә сөендерә, җир дә. Язын һәм җәйнең беренче аенда басу-кырлар тиешенчә дым туплап калды. Игеннәр шаулап-гөрләп үсте, кузаклылар, техник культураларның тишелеше һәм үсеше яхшы булды. Яшел масса, печән әзерләү өчен ел аеруча яхшы килде – берьеллык һәм күпьеллык үләннәр яшел диңгездәй дулкынланып утырды. Терлек азыгы мул әзерләнде.

Кеше кулы белән тудырылырга тиешле шартларны тулысынча үтәргә тырышабыз. Җитештерү кооперативында хезмәт куючы авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, комбайнчылар, механизаторлар – киңәшләшеп, булсынга дип хезмәт куя.  250 гектарда чәчелгән көзге бодай урып-сугылды һәм бөртеге дә әрәм-шәрәм ителмичә җыеп алынды. Уңышы әйбәт – гектарыннан 42 центнер чыкты. Терлекләргә катнаш азык әзерләгәндә алыштыргысыз бөртекле ашлык – арпа да үзвакытында урып-сугылды һәм ындыр табагына кайтарылды. Уңышы сөендерә –  гектарыннан 55 центнер алдык. Мал асраган хуҗалык өчен кузаклы культура үстерү мөһим. Борчакның һәр гектарыннан 35 центнер чыкты.  

Урып-җыю конвейеры эше җайга салынган. Ашлык суктыру темплары яхшы, уңыш бирүчәнлек югары – хуҗалык буенча уртача уңышлылык 49,5 центнер тәшкил итә, – ди тәҗрибәле җитәкче Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров.

Җөмләдән, 23 нче августта Рәсим Шәйхаттаровның җитәкчелек вазыйфасын (колхоз рәисе, директор) башкаруына утыз ел була. Бөтен булмышы белән үз ягына – туган җиренә, сөйгән халкына хезмәт итүче, ил табынын мул ризыклы итүдә зур өлеш кертүче булдыклы җитәкче белән хөкүмәт җитәкчеләре, ил агалары – санлаша, фикерләшә, ә халык аны үз итә, ярата.

Әле урып-җыю төгәлләнергә өлгермәгән, халыкның тормыш-яшәешен кайгыртучы җитәкче пай җирләре өчен тиешле, гомуми күләме  3000 центнер тәшкил иткән ашлыкны халыкка өләшкән.

–  Быел җил дә вакытында исеп, яңгыр да тиешенчә явып торды. Шул сәбәпле алтыннан да бәһале булган икмәк тә яхшы, саламы да – шәп. Ерак басулардагы саламны җиргә ашлама итеп сибәбез. Бу, беренчедән, басуларга органик ашлама хезмәтен үти. Икенчедән, ерактагы саламны ташу – чыгымлы. Дөресен әйтергә кирәк, аның белән матавыклануның файдасы юк. Якын-тирәдәге басулардагы саламны төргәкләдек – фермалардагы терлекләргә, шәхси хуҗалыкларга җитәрлек. Төргәге белән халыкка бушлай өләшәбез. Заманында, колхозлар гөрләп торган чагында, ут уйнатып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы өлкәннәрнең өйләренә чаклы илтеп бирәбез. Кеше кадере булган җирдә хезмәткә дә хөрмәт белән карау була,  – ди мәңгелек кыйммәтләрнең буыннан буынга тапшырыла килүен кайгыртучы директор.

Урып-җыю кампаниясенең иң кызган чоры. Без – арпа басуында. Биредә дүрт комбайнчы һәм аларның ярдәмчеләре, мизгелне дә бушка үткәрмичә, ярыша-ярыша арпа ура-суктыра. Дүртесе дә елның елында урып-сугу чорында кыр корабын иярли. Әнвәр Ногманов ярдәмчесе Айнур Шәйхразиев белән 13087 центнер, Динар Хаматов ярдәмчесе Ленар Хаматов белән 6700 центнер,   Артур Әхмәтов ярдәмчесе Шәмсиев Булат белән 5400 центнер, Айнур Нәҗмиев ярдәмчесе Дамир Насыйров белән 5400 центнер ашлык суктырырга өлгергәннәр. КСУ – 2 авыл хуҗалыгы техникасында ашлык егучы комбайнер Фәнис Шәмсиев 575 гектар җирдә бөртекле ашлык культураларын еккан.

 – Аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга тырышалар. Комбайнчыларыбыз төшке һәм кичке ашны чиратлашып ашыйлар. Ягъни, төп комбайнчы белән аның ярдәмчесе бер-берсен алыштыра. Яшь-җилкенчәк күңел ачарга да өлгерә. Менә, эш сәгате тәмамлангач, Булат хезмәттәшләренең күңелен күтәреп, күңелле музыка астында биеп тора, – дип телефонындагы видеоязманы күрсәтә Рәсим Мансурович.

Гомернең алтынга тиң чагында, тынгысыз хезмәттән соң, күңелләрне җилкендереп бию – көч-дәрт өсти бит ул. Бабасы – гомере буе иген иккән уңган комбайнчы Раил Шәмсиевнең оныгы бит ул Булат. Әтисе – агроном Илгизәр Раил улы Шәмсиев тә яшьлегендә комбайнер ярдәмчесе булган.

– Комбайнның туктап торганы юк. Без – ярдәмчеләр, һәрвакыт техниканың төзеклеген, уңышның әрәм-шәрәм булмавын күзәтеп торабыз. Иртүк, сәгать биштә эшкә килү белән комбайнны майлыйсың-җайлыйсың дигәндәй: суын һәм маен саласың, ток белән тәэмин ителешен тикшерәсең. Урганда артыбыздан уңыш калмыймы – игътибар белән карап барасың. Аннары, комбайнның иләген даими күзәтеп торырга кирәк. Бункер тулуга «КамАЗ»га бушатабыз. Ашлык бушатуда бернинди дә тоткарлык юк. «КамАЗ»лар янәшәдә баралар, – дип үз эшен яратып сөйли Булат.

Комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре көннәр аяз торуга сөенеп бетә алмыйлар. Игенченең сәламәтлеген һәм эшнең тигез ритмда баруын кайгыртып, басуларга төшке һәм кичке аш китерелә. Аш-су әзерләүче Сәхибә Атаханова, Рәмилә Әхмәтвәлиевалар ризыкның тәмле дә, сыйфатлы да булуына нык игътибар бирәләр.

Үзара ярдәмләшеп, булсынга дип эшләүче игенчеләрнең тырыш хезмәте белән табылган уңыш бәрәкәтле булсын!

Зәрия Вәлиева.

ФОТО/              / Р.Зәкиев фотолары.   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев