Хуҗалыгы нык булганда – авыл кешесе үзен ышанычлы хис итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 елда районның крестьян-фермер хуҗалыклары 365 миллион сумлык продукция җитештергән. Районда шулай ук шәхси хуҗалыгында күпләп терлек-туар асраучы, үзләре җитештергән продукциягә көн күрүчеләр бихисап. Хуҗалыкта терлек асрауның кыен яклары никадәр генә күп булмасын, авыл кешесе йортындагы терлеген саклап калырга тырыша. Хуҗалыгы нык булса,...
«Мохитне үз итсәләр, куяннарны үрчетүгә ныклап тотыначакбыз», - диләр Яңа Мусабай авылында яшәүче Шәймәрдәновлар
Инде онытылып бара торган бу тармак кызыксындыру уятты һәм без Яңа Мусабай авылына юл тоттык. Ниятебез - тирә-якка хирыс умартачылар булып танылган, күпләп мал-туар тотучы Шәймәрдәновлар гаиләсенең эшчәнлеге белән якыннанрак танышу. Өйнең бусагасында безне гаилә башлыгы - Зөфәр абый һәм аның хатыны Фәнүзә апа каршы алды. Түргә үткәч, Зөфәр абыйның әнисе - Мөнҗия әби белән дә таныштык.
- Кызым, умарталарны 50 елдан артык тотабыз, - дип сүзен башлады Мөнҗия әби. - Тормыш иптәшем Раббани исән булганда, икебез бергә карадык, аннары улым һәм киленебез дә кушылды. Аерткан балны күрше-тирәләр, якын авыллардан килеп алалар. Аллага шөкер, бер кушылмасыз аерткан балыбызны яраталар. Шуны да әйтеп үтәсе килә, бал кортлары да бик уңган, кечкенә кәрәздән 2 килограмм, олы кәрәздән 4 килограммга кадәр бал чыга. Өйдәгеләр дә балны ярата, баллы кәрәз, сыек бал өстәлдән өзелгәне юк, - дип сөйләде безгә әбекәй.
Шәймәрдәновларның шәхси хуҗалыгында шулай ук бер сөтлебикә, ике бозау, егермеләп сарык та бар.
- Сарыкларны корбанга дип махсус үстерәбез. Һәр ел саен килеп сатып алучылар бар. Сыерыбыздан савылган сөтне бик яратабыз. Сөт өсте, сыр сыман әйберләр ясыйбыз. Артып калганын авылдашлар алгалый, - дип сөйләде Зөфәр абый.
- Ике кызыбыз һәм улыбыз хуҗалыктагы бар эшне башкара. Алардан башка булмый, терлекне чиста, тук тотарга кирәк. Шул чакта гына алар көр, сәламәт булып үсәчәк, биргән продукция дә җитешле югары сыйфатлы булачак, - дип өстәде Фәнүзә апа.
Шәймәрдәновлар гаиләсендә терлек, бал кортлары белән генә чикләнеп калмаганнар. Әле күптән түгел бер пар куян алып кайтканнар. Шушы көннәрдә генә алар бер оя бала китергән.
- Аллаһы бирсә, куяннарның санын арттырырга уйлыйбыз. Мохитне үз итсәләр, үрчетүгә ныклап тотынырга ниятлибез, - ди Зөфәр абый.
«Ферма төзергә хыялланам», - ди Ринат Таһиров
Мусабай-Завод авылында гомер итүче Ринат Таһиров үгез, сыер асраучы буларак таныш. Сөт бәяләре буенча ачыклык керткән чагында Ринат абый һәм аның тормыш иптәше Әминә апа белән очрашкан идек инде.
- 1978 елда Әминә белән Спас районыннан бирегә килеп төпләндек. Ул вакытта бер сыерыбыз гына бар иде. Гаиләне сөттән аермас өчен асрадык. 1983 елларда терлек үрчетүгә ныклап тотындым. Ул чагында терлекнең саны 20гә җиткән иде - 17 үгез, 4 сыер. Бүген үз шәхси хуҗалыгымда ике үгез, өч сыер, ике буаз тана, ике бозау бар. Яңа елга кадәр 7 үгез суеп саттык, әле кичә генә тагын берне суйдык. Һәрбер үгез 2 центнер 70 килограммга кадәр җитә. 2016 елда 2430 центнер ит сатылды. Яхшы алалар. Нигездә, таныш-белешләр белән эш итәм. Сөткә килгәндә, Әминә гомер буе сыерларны кулдан сауды. Әле 2013 елда гына саву аппараты алдык. 3 сыердан көненә 50-55 литр сөт савыла. Гыйнвар аеннан сөт тапшыруның бәясен арттырдылар. Бүген аны 20 сумнан алып китәләр. Ә күрше-тирәләр 1,5 литр сөтне 50 сумга ала. Аллаһы бирсә, үз хуҗалыгымда кечкенә генә ферма төзергә хыялланам. Терлек күп бит - егермеләп сарык бар, әле бәйрәмдә генә 12 баш сарык корбанга китте. 12 гыйнварда гына да бәбәй туена дип бер сарык алып киттеләр. Үзебез дә, оныгым тугач, корбан чалдык. Шулай ук 60 тавык, 15 әтәч бар. Йомырканы сатып алып баралар, үзебезгә дә җитә. Терлек азыгына килгәндә, җәй аенда алынган ялларны тулысынча терлек азыгы әзерләүгә багышлыйм. Үзем алган МТЗ тракторында эш итеп, терлекне саламлы, печәнле итәм. Сатып алган чаклар да була. Шулай да, терлекне асрау өчен кредит алган юк. Бу көнгә кадәр үз көчебез белән бар авырлыкларны да ерып барабыз, шөкер, - ди Ринат абый.
«Атнасына 5 баш үгез суеп тапшырыла», - ди КФХ җитәкчесе Мөнәвир Шәйхетдинов
- 2010 елда крестьян-фермер хуҗалыгы буларак эшли башладым. Бүгенге көндә хуҗалыкта 91 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 12се - савым сыер, 2 тана, калганнары үгезләр, - дип сүзен башлады Югары Суыксу авылыннан Мөнәвир абый. - Сауган сөтне беркая да тапшырган юк, бозауларга тотыла. Шул кечкенә бозауларны карап, ашатып, яшь ярымга кадәр үстерәбез. 250 килограммга җиткәч, суеп сатабыз. Күп еллар инде итне Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә урнашкан кибеткә тапшырам, шулай ук ГЭС бистәсендәге базар белән дә эш итәбез. Атнасына 5 баш үгез суябыз. Ә алар урынына шушы көннәрдә 50 баш бозау алып кайтырга ниятләп торам. Терлек азыгына килгәндә, үз хуҗалыгымда 300 гектар люцерна, 350 гектар бөртекле культура үстерәм. Хуҗалыгымда 7 эшче бар, - дип аңлатты безгә әңгәмәдәшебез.
Фермер хуҗалыклары - заман таләбе. Шәһәр катында гына урнашкан район фермерларына җитештергән продукцияләрен сату мөмкинлекләре дә киңәя. Язын-көзен шәһәрдәге махсус сәүдә мәйданнарында киңәйтелгән ярминкәләр оештырыла. Һәм югарыда телгә алынган фермер хуҗалыклары анда актив катнаша, шәһәр халкын экологик чиста ризыклар белән сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев