Хезмәткә бар күңелне биреп эшләү үз нәтиҗәсен бирә, күрсәткечләр шуны раслый
Беренчедән, сөт савып алу буенча районда иң югары күрсәткеч - «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында. Биредә бер шартлы башка 18 литр сөт туры килә. Югары савым алуның серләре нәрсәдә? Икенчедән, язгы кыр эшләре дә якынлашып килә, хуҗалыкта техниканың әзерлеге нинди хәлдә? Шушы сорауларга җавап эзләп, без, Бәтке авылына юл тоттык.
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында бер савучы көненә 50 сөтлебикәгә хезмәт күрсәтә
Сыер абзары бусагасында безне хуҗалыкның баш зоотехнигы Наил Нуретдинов каршы алды.
- Хуҗалыкта 600 баш савым сыер бар. Бүгенге көндә тулаем савым 10800 килограмм тәшкил итә. Бер шартлы башка - 18 килограмм туры килә. Алабуганың сөт заводына көндә 10 тонна сөт озатыла. Сату бәясе - 28 сум 50 тиен. Калган сөтне бозауларга тотабыз. 1-3 айлык 180 баш бозау бар. Сөтнең сыйфатына килгәндә, майлылыгыгы - 3,9, аксымы - 3,4, - дип сөйләде Наил Фидаил улы эшкә ябышкан сыер савучылар янына барганда. - 600 сөтлебикә дүрт фермага бүленгән. Ике фермада 200шәр баш сыер, калган икесендә - 100шәр. Әлеге сыерларны бүленеп, 12 сыер савучы сава. Һәрберсенә 50 баш сыер туры килә дигән сүз. Кызлар сынатмый анысы, тырышалар. Менә монда - Резидә Хөснетдинова, Наталья Саяпина, Роза Зайцева. Барысы да тәҗрибәле, яшьләр дә бар. Эшлим дип килгән кешегә фатир бирелә. Шуңа күрә кадрларга кытлык юк, хуҗалыкка килергә теләүчеләр дә бихисап. Парлап эшкә килүчеләр 3 ай сынау шарты белән алына. Аннары инде иң-иңнәрен фатир көтә. 2016 ел агымында 6 өр яңа өй бирелде, - ди баш зоотехник.
Аппараттан чыккан сөт торбалар буенча 5 тонна сыйдырышлы суыткычка ага. Анда 4 градуска хәтле суытыла һәм сөт заводына озатыла.
Сыер савучыларның эш графигы, хезмәт хакы турында сорашам.
- Кызлар беренче савымга иртәнге бишкә килеп җитәләр. Сигезгә эшләре тәмамлана инде. Кичке савым - дүрттән җиденче яртыга кадәр. Хезмәт хакы бездә зарланырлык түгел, уртача 21700 сум чыга.
Хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы - Любовь Ивашкина ярышны әйдәп бара. Узган елда бер шартлы баштан 6 мең 500 литр сөт сауган.
Үзе турында ачылып сөйләргә яратмаса да, кайбер сорауларымны кыскача гына булса да җавапларга тырышты. «Тумышым белән Мамадыш районыннан мин. Фермага моннан 12 ел элек килгән идем, вакытлыча гына эшләрмен дисәм дә, маллар белән аралашу шулкадәр ошап китте, тора-бара алардан башка яши дә алмам кебек тоелды. Тырышсаң, эшнең нәтиҗәсе дә әйбәт була. Шактый уңышларга ирешелде, яратып, булсын дип эшлим. Ирем Александр да биредә. Ул - тракторчы, улым да хуҗалыкта техник-осеменатор булып хезмәт куя. Коллективыбыз дус һәм тату. Җитәкчебез Ришат Сәхәбетдин улына аеруча рәхмәтлебез. Эшләгән, тырыш кешене күрә белә», - ди Любовь ханым.
Эш шартлары, хезмәт хаклары турында сүз чыккач та, терлекчеләр елмаешып куйдылар. Канәгатьлек хисе йөзләренә үк чыккан.
Баш зоотехник Наил Нуретдиновтан сыерларны ашату рационы турында сорашам.
- Бер тәүлек эчендә сыерга 6 кг катнашазык, 3 кг люцерна печәне, 30 кг сенаж, 1,5 кг көнбагыш түбе бирелә. Бу - бер баш сыерга 19,2 кг азык берәмлеге дигән сүз. Сыер организмына 2040 грамм аксым, 1134 грамм шикәр, 215 грамм кальций, 73 грамм фосфор һәм 620 миллиграмм каротин керә, - диде баш агроном.
«Техника язгы кыр эшләренә 15 мартка ук әзер булачак», - ди «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов
Хуҗалыкның сөтчелек тармагы белән якыннан танышып, эшләрнең оешкан төстә барганына инангач, паркка юл тоттык. Капкадан керү белән әзерлек сызыгына рәт-рәт тезелеп куелган чәчү агрегатлары, тырмалар күзгә ташланды.
- Кырга чыккач, техника буразнада сынатмасын өчен, һәрнәрсәне инә күзеннән үткәргәндәй карарга кирәк. Бу көннәрдә соңгы әзерлек эшләре бара: ремонтланганын тагын бер кат тикшереп, агрегатларны комплектлаштырып куябыз. Әзерлек сызыгына куеласы техника 15 мартка ук әзер булачак. Бүгенге көндә дүрт чәчү агрегаты, унөч тырма агрегаты, язгы чәчүдә катнашачак унҗиде трактор, алты комплект культиватор тулысынча әзер, - дип парктагы эшләр белән таныштыра башлады цех башлыгы Василий Лысенков. - Чәчүлек орлыкка килгәндә, 700 гектар бодай, 500 гектар арпа, 100 гектар солы басуына җитәрлек орлык тулысынча әзерләнеп куелды. Шулай ук сатуга «элита», «суперэлиталы» орлыклар да бар. Ә кәбестәгә килгәндә, аның үсентеләре теплицаларда утыртылып куелды инде - 35 гектар мәйданда кәбестә үстерү планлаштырыла.
Техника арасында кайнашкан ир-егетләр янына керәбез. Василий Лысенков аңлатуынча, бүгенге көндә барлык механизаторлар үзләре эшләячәк техниканы ремонтлап, әзерлек сызыгына куйганнар. Бүген биредә мастер Мирзанур Хәмбәлов, токарь Александр Ивыгин, эретеп ябыштыручы Рәфкать Нуриевны очраттык. Шулай ук алар арсында Тәлгать Хәмәтгалиев та бар иде. 1983 елдан бирле хуҗалыкта инженер-механик булып хезмәт куючы эшчене хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов та мактады. «Ул безнең алыштыргысыз эшчебез. Хезмәтен намус белән башкара. Бик тә җаваплы, бар нәрсәгә дә игътибарлы ул. Тәлгатьнең техникага мәхәббәте - канында. Әтисе дә гомерен кырда үткәргән кеше», - диде ул.
Катлаулы кыштан язга күчеш чорында да савым осталары сыерларның продуктлылыгын саклап калу гына түгел, арттыра да алганнар, язгы чәчүгә чыгасы техника да тигез сафларда ялтырап тора. Гомумән, биредә югары җитештерүчәнлеккә ирешү, муллык тудыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышканнары һәр тарафта сизелә. Алга куйган ниятләре дә, аларның тормышка ашачагына ышанычлары да, омтылышлары да зурдан. Җәйләр дә матур килеп, яңгырлары вакытында яусын гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев