«Чаллы яшелчәсе» ындыр табагында ветераннар актив эшли
Урак өстендә басу - ындыр табагы конвейеры тулы хәрәкәттә. Комбайннардан кайткан ашлыкны шоферлар тиз генә бушатып, янә басуга кузгалалар. Ындыр табагында көзге муллык - ашлык көшелләре күзгә күренеп арта. Аларны эшкәртүдә яшьләр белән бергә ветераннар да актив катнаша.
- Бу «Радин» сортлы арышны үзебезгә сынау өчен 500 гектарда чәчкән идек. Коры һава шартларына чыдам. Шөкер, тулысынча җыеп алдык. Гектарыннан 33,5 центнер, - дип шатлыгын уртаклашты «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы баш агрономы Илфак Галиев.
Ул, хуҗалыкта беренче генә урагын уздырса да, шактый тәҗрибәле күренә, бирегә «Кама» агрофирмасының орлык чистарту заводында эшләп килгән. «Чаллы яшелчәсе» орлыкчылык белән шөгыльләнгәч, бу тармакта аеруча кирәкле белгеч инде. Яңадан-яңа сортларны сынау, үзләштерү һәм хуҗалыкларга сату турында фикерләре зурдан.
- Бүген кырларыбызда 5 комбайн эшли, 4 КамАЗ машинасы ашлыкны ташып тора. Тоткарлык юк, көннең матур вакытыннан файдаланып калырга тырышабыз. Хәзер комбайннар солы басуына керделәр. «Рысак» сортлы солыбыз да мул уңыш вәгъдә итә. 5 августтан көзге чәчүгә керешәбез, шуңа орлык әзерлибез, - дип, урак барышы белән кыскача таныштырып алды баш белгеч.
Ындыр табагында, билгеле инде, басудагы кебек үк, кызу эш өсте. Бер төркем хатын-кызлар ашлык чистартуда. Ындыр табагы мөдире Наталья Снигур эш барышы белән таныштыра. Элек «Камский» хуҗалыгында терлекчелектә алдынгы технолог икәнен беләбез. Снигурны биредә яңа вазифада күрү бераз гаҗәпләндерсә дә, ире - атаклы комбайнчы Игорь Снигур белән киңәшеп, «Чаллы яшелчәсе»нә күчүне кулай күргәннәр. Аларга хуҗалык җитәкчелеге тормыш шартларын көйләргә тулы мөмкинлек тудырган. Тиз арада коллективта үз кеше булып киткәннәр.
Ындыр табагында 25 кеше эшли. Эш ике сменада оештырылган, беренче смена иртәнге сәгать 7дән көндезге 3кә кадәр, икенчесе 15 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр. Беренче сменада күп еллар ашлык чистартуда тырышып эшләүче лаеклы ялдагы ветераннар Мария Никитина белән Анастасия Кудряшова эшли. Алар «СН-4» агрегаты тасмасына арышны агач көрәкләр белән этеп, орлыкны калибрлыйлар.
- Мин биш бала анасы. 16 ел пенсиядә. Әмма урак өсте җиттеме, күңелем күнеккән эшемә ашкына. Эшемне яратып башкарам, - ди Анастасия Зәйдулла кызы Кудряшова, быелгы мул уңышка сөенеп.
Аларны икенче сменада урта мәктәп укучылары алыштыра. Укучылар эшен - орлыкны сыйфатлы итеп калибрлауны - үзәк склад мөдире Марс Идиятуллин күзәтеп тора һәм яшьләргә ипле киңәшләрен бирә. Ул һәр төр ашлык орлыгын тиешле кондициягә җиткереп эшкәртүне оештыручы, саклауга куючы белгеч. Быел шушы хезмәтендә 26нчы урагын үткәрә. Биш ел элек, лаеклы ялга китәсе булгач, хуҗалык рәисе Ришат Хатыйпов: «Марс абый, сез үз эшегезнең остасы. Егәрегез, сәләтегез булганда, бергәләп эшлик әле. Орлыкчылык тармагын тәртипле алып барасыз бит», - дип күңелен күтәргәч, бүген дә аяк сызлауларын онытып, дәртләнеп эшләп йөргән көне. Ветеран остаз үзе белән бергә күп еллар намуслы хезмәт куючы хезмәттәшләре, элеккеге бухгалтерия хисапчылары Елена Чернова белән Зинаида Белоглазоваларның эшчәнлеген мактап искә алды. Алар күп тонналы үлчәгечтә хезмәт куялар. Басуда кайсы комбайнчының һәм шоферның күпме эшләгәнлегенә төгәл хисап алып баралар. Икесе дә тәҗрибәле, дистә еллап пенсиядә булсалар да, урак өстендә хуҗалыкка булышалар.
Әйтергә кирәк, «Чаллы яшелчәсе» ындыр табагында хезмәт ветераннары кайткан ашлыкны үз вакытында, сыйфатлы итеп эшкәртүгә һәм амбарларга урнаштыруга зур булышлык күрсәтәләр.
Ябулы ындыр табагы иркен. Бөтен мәйданы бетонланган. Орлык калибрлау агрегаты тәүлек буе диярлек эштә. Кирәк икән, көчле чистарту агрегатлары да эшкә җигелә. Әмма бүген басудан коры кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп урнаштыру һәм чәчүлек орлык әзерләү иң мөһим бурыч итеп куела. Шуны аңлап, аяз көннәрнең һәр сәгатен файдаланып эшлиләр «Чаллы яшелчәсе»ндә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев