Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чайкала иген кырлары

Июль ае уртасы һәм ахырында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кыр эшләренең тагын бер җаваплы чоры – урып-җыюга ныклап кереште. Корылык аркасында быел ул 20 көнгә иртәрәк башланды.

Район игенчеләренең менәменә уракка төшәбез, дигән мәлендә, аларның ниятләренә бер-бер артлы килгән яңгырлар комачаулады. Шулай да, иген кырлары бераз җилләгәч тә, «кыр корабларын» күпләр алтын киңлекләргә алып чыктылар. Шундыйларның берсе – «Миңнехуҗина» крестьянфермер хуҗалыгы.

«Биредә эшләргә ошый»

Яңа Җирекле авылы янындагы «Умка» сортлы көзге бодай басуына без чәршәмбе көнне төш вакыты җитәрәк юнәлдек. Яңгырдан соң шактый буйга киткән кукуруз кырын узгач, күз алдыбызда кырда бодайны урып, суктырып йөрүче комбайн, башка төр техника пәйда булды.

– Кырык бер гектар мәйданлы бу участокта эшне кичә башлап җибәргән идек. Бүген аны тәмамлыйбыз да, аннары мәйданы 70 гектар булган Мәләкәс авылы янындагы кырга күчәчәкбез. Анда да көзге бодайны җыеп аласы бар, – дип сөйләде хуҗалык комбайнчысы Альберт Кашапов.

Төшке ашка дип туктап торган башка эшчеләргә кушылып, ул да комбайнын сүндерә. Менә шул вакытта без аның белән тагын бераз сүз катып алырга өлгерәбез.

– Әлеге хуҗалыкта мин инде җиде ел эшлим. Алабуга шәһәреннән килеп йөрим һәм бер дә үкенмим. Хезмәт хакы, эш шартлары яхшы, хезмәттәшләрем белән үзара мөнәсәбәт тә әйбәт. Үземә бик ошый, алга таба да биредә хезмәтемне дәвам итәргә ниятлим, – дип елмая Альберт Әсхәт улы. – Яшүсмер вакыттан, унөч яшьлек чагымнан ук комбайннан төшкәнем юк. Хәзер миңа утыз дүрт яшь. Шушы эшне яратам, кулларым күнеккән инде, – дип өстәп тә куя ул.

Аннары без аның хезмәттәшләре: «Камаз» машинасы шоферы, 49 яшьлек Фәнил Нәбиуллин, тракторда эшләүче 20 яшьлек Әнфир Тулаганов белән дә аралашып алабыз.

– Әлеге фермер хуҗалыгында бер ел гына эшлим әле. Амбарга, хуҗалык саклагычына йөк машинасы белән ашлыгын, саламын ташыйм. Менә хезмәттәшем Альберт кебек үк, мин дә беренче чиратта хезмәт хакыннан кәнагать. Куйган хезмәтеңә карап тиешенчә һәм вакытында түләүләре – эш кешесе өчен мөһим шартларның берсе инде ул, – диде Фәнил Нәбиуллин.

Аның сүзләренә яшь механизатор Әнфир Тулаганов та кушылып: «Безгә биредә эшләве ошый», – дип өстәп куя.

Бераздан, капкалап алганнан соң, ир-егетләр янә эшкә керешәләр. Һаваны шунда ук күңелле комбайн гөрелтәве ярып җибәрә. Аңа теләктәшлек күрсәтеп, берсе пресс-җыйгыч таккан, икенчесе йөк машинасына салам төяүче тракторларның, «Камаз»ның тавышы да килеп кушыла.

Без исә «Миңнехуҗина» фермер хуҗалыгының амбарына таба юл алабыз.

Ел коры килде...

Хуҗалыкның Бакчасарай авылында урнашкан амбарына килеп җиткәч, монда да эш кайнаганын күреп алдык: узган елда җыеп алган ашлыкны олы йөк машинасына төяп, яңа уңышка урын әзерләү белән мәшгульләр иде биредә.

– Үткән елгысын саткач, яңа җыеп алынганын шунда урнаштырачакбыз. Шулай да яңа уңышны амбарга салганчы, аны бераз киптереп алырга кирәк әле. Үткән атнада яуган яңгырлар бөртеклеләрне юешләтте, – дип каршы алды безне хуҗалыкның баш агрономы Александр Кокров. – Әлеге вакытта ашлыкның дымлылыгы 22 процент тәшкил итә, – диде ул.

Баш агрономының сүзләренә караганда, быелгы урып-җыюда 20гә якын техника, шуның кадәр үк кеше эшли. Бар техника да әзер, ватылып калулар, нинди дә булса авырлыклар килеп чыкмаска тиеш. Аннары, быел КФХга Кытайдан дүрт яңа трактор да кайтартып, техника паркын яңартканнар. Ул тракторларны эштә тә сынап алырга өлгергәннәр. Механизаторлар, хуҗалык җитәкчелеге дә аларга уңай бәя биргән.

– Бүгенгесе көндә безнең хуҗалыкта 4900 гектар җиребез бар. Шуларның 2000гә якын гектарын бөртеклеләр, 1500 гектарын мал азыгы 800 гектарын техник культуралар тәшкил итә. Ә калганы – яңа җирләр. Безнең аларны сөреп, эшкәртәсебез бар. Аннары анда да көзгә бөртеклеләр чәчәргә ниятлибез, – дип сөйләде Александр Кокров.

Әлбәттә, кирәк вакытта җитеп бетмәгән дым һәм уракка төшәргә җыенганда яуган яңгырлар игенчеләргә бер да уң булмады. «Ел коры килде. Ничек кенә яхшы уңышка өметләнсәк тә быел ул үткән елдагы кебек булмаячак, әлбәттә. Узган ел уңдырышлылык яхшырак иде. Бер гектардан 96 центнерга кадәр уңыш җыеп алганыбыз булды. Хәзерге вакытта исә хуҗалык буенча бер гетардан 46,6 центнер бөртек җыябыз», – диде Александр.

«Булганын югалту - сыз җыярга кирәк!» – дигән сүзләрне быел район игенчеләренең барысы да кабатлыйдыр, шәт. Һәм бу чыннан да, эшкә карата дөрес әзерлекнең берсе. Табигатьнең көйсезлегенә карамыйча, булганын җыеп алудан да мөһимрәк нәрсә юк ул хәзер.

Менә «Миңнехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгында да моны яхшы аңлыйлар. Аяз көннең бер минутын да бушка сарыф итми иртә таңнан кырларга чыгалар.

– Көзен чәчкән культуралар буенча без аның яртысын – 50 процентын җыеп бетердек инде. Арпага кагылырга иртә әле – ул өлгереп җитмәгән. Яңгырлар явып тормаса, эшне тиз тотарга исәп. Уракка туры килгән явымтөшем безне тоткарлап, артык эш кенә эшләтә ул. Шуңа күрә, көннәрнең аяз, матур булуына өметләник, – диде Александр Кокров безнең белән саубулашканда.

Аның сүзләренә кушылып, табигатьнең мәрхәмәтле булуын сорыйсы, районыбыз хуҗалыкларында көне-төне урып-җыюда тир түккән комбайнчыларга, шоферларга, ындыр табагы хезмәткәрләренә эшләренең һәрвакыт уң баруын телисе килә. Чөнки яңа елның уңышы тулысы белән сезнең уңган, тәҗрибәле кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев