Бәрәңгедән мул уңыш алу серләре
Көннәр җылыткан саен, авыл халкын «икенче икмәк» белән бәйле сораулар борчый башлый. Соңгы елларда бәрәңге уңышы белән сөендермәде. Берәүләр моның сәбәбен һава торышы белән бәйли, икенчеләр бәрәңге орлыгы начар булуыннан күрә. Безнең якның климаты өчен яраклы орлыкның кайсы сортын сайларга, гомумән, яхшы уңыш алуның сере нәрсәдә? Әлеге сорауга ачыклык кертү...
- Иң беренче чиратта, җирне көздән үк яхшы итеп эшкәртеп, сөреп куярга кирәк. Язга чыккач, көздән сөрелеп калдырылган җиргә тирән культивация ясау кирәк - бу 15-20 см. Әмма әлеге эшне җир җылынгач, җир өлгергәч кенә эшләргә кирәк. Җир өлгерү - 8 градуска кадәр җылынган булу дигән сүз.
Мөмкинлек булса, көздән туфракка черемә кертергә киңәш итәр идем. Авыл җирлеге өчен иң кулае - тирес кертү, моны да онытмаска кирәк.
Орлык сайлауга килгәндә, һава шартлары белән бәйле рәвештә, «кимсенеп» үскән бәрәңгене орлыкка калдырырга киңәш итмим. Һичшиксез, орлыкны яңартырга, нормаль шартларда үскән бәрәңгегә алмаштырырга кирәк. Безнең якларның климаты өчен яраклы булган бәрәңгенең «ароза», «гала», «розара», «невский» сортларын утыртырга киңәш итәм.
Авыл халкы бәрәңгене икегә ярып утыртырга ярата. Бу дөрес алым түгел. Җиргә салгач, бәрәңгенең ярылган, киселгән җиренә бик тиз микроблар утыра. Мондый бәрәңге тиз чери, аннан киләсе ел уңышы өчен рәтле орлык та чыкмый. Бәрәңгене бөтен килеш утыртырга кирәк.
Орлыкка дип калдырылган бәрәңгеләр 4,5-5 смдан да олырак яки кимрәк булырга тиеш түгел. Бу - шырпы кабы кадәр бәрәңгеләр. Орлыкка дип калдырылган бәрәңгене саклауга салганчы, базны эшкәртү таләпләре дә бар. Базның диварларын акбур белән агарту мөһим. Шулай ук базда бакчачы кибетләрендә сатыла торган махсус төтен шашкасын кабызу кирәк. Әлеге төтен моңа кадәр сакланылган һәм шул бәрәңгеләрдән калган микробларны киметә.
Кышкы бәрәңгеләрне базда саклаган чорда, орлыкларга җиңелчә генә вентеляция кирәк. Бәрәңге ел әйләнәсе сулый, аңа һәрдаим кислород биреп тору мөһим. Моның өчен подвалның авызын җиңелчә салам катламы яки камыш белән томалау ярый. Хәзерге заманда, бер башы өскә чыгып калучы торба да кулланып була.
Утырту алдыннан орлыкка калдырылган бәрәңгене нәзек катлам - 20-30 см калынлыкта җәеп, 2 сәгать чамасы кояш астында яткыру зару. Шулай эшләгәндә, бәрәңге тизрәк күзләнәчәк тә. Шулай ук кояш нурлары астында бәрәңгедә булган микроблар да кими.
Бәрәңгеләрнең шытымнарына (күз-ләренә) игътибар итәргә кирәк. Күзләре 3-8 мм булса - бу утыртуга яраклы бәрәңге. Ә шытым җепсел генә булса, бу орлыкны утыртуда кулланырга киңәш итмим.
Утыртырга ике-өч атна кала, орлыкларны «Эместо Квантум» дигән препарат белән эшкәртсәң, бик әйбәт була. Бу препарат өч юнәлештә эшли - бәрәңгене зарарлы бөҗәкләрдән саклый, төрле авыруларга каршы көрәшә һәм бәрәңгегә үсәргә ярдәм итә.
Утыртылган бәрәңге тишелеп чыккач та, тамырларын әкрен генә ачып карарга кирәк, чыккан үсентеләр ак булса - бу әйбәт. Кара таплар булса - бу бәрәңге авыру. Безнең якларга күбрәк фитофтороз авыруы таралган. Төрле авыруларга каршы «Ширлан» препаратын тәкъдим итәр идем. Бәрәңгеләрне 10-12 көн саен шушы препарат белән эшкәртеп торырга кирәк.
Бәрәңгенең төпләрен дә өеп тору - яхшы нәтиҗәгә китерә.
Мөмкинлек булса, бәрәңге үстерүдә төнлә су сибү алымын кулланыр идем. Төнлә сибелгән су - җирне суыта. Чөнки +25 градуста бәрәңге ял халәтенә керә һәм үсүдән туктый. Шуның өчен җирне суыту - мөһим чара.
Халыкта бәрәңгене озаграк тоту, сабаклары кипкәч кенә казып алу гадәте бар. Бу дөрес нәрсә түгел. Һәрбер сортның үз җитешү вакыты бар. Кайсы сорт 60, кайсысы 70, өченчесе 90 көн эчендә өлгерә. Шушы вакыт узгач, бәрәңгенең сабакларын чабарга кирәк. Ике атна узгач, бәрәңгене казып алырга да мөмкин.
Бәрәңге дә агачта үсеп утыручы алма сыман. Вакытында өлгергән чакта җыеп алсаң, озаграк та саклана, ашарга да тәмле. Артыграк тотсаң, йомшый, чери башлый.
Бәрәңгене казып алгач, аны 30 смдан да арырак атарга ярамый. Чөнки бәрәңге җәрәхәтләнә һәм нәкъ шул җиреннән чери башлый, - дип аңлатты безгә фермер Минталип Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев