Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә ремонт эшләре оешкан төстә бара

Салкын кыш урамнарга һәм юлларга тирән көртләр өйде, басуларга ак кардан калын юрган япты. Әмма игенчене табигать хозурлыкларына сокланса да, кышның матур көннәренә ихлас сөенсә дә, аның башындагы уйлары булачак яз, кыр эшләренә тиешенчә әзерләнү турында.

«Тукай азык-төлек корпорациясе» ремонт мастерскойларында күптәннән инде чәчү техникасын ремонтлау эшләре бара. Бүгенге көнгә 250 тырманың 200е ремонтланып куелган, 10 культиватор, 3 комплект каток, «Хорш» чәчү комплексы шулай ук эшкә әзер. Язгы чәчүдә катнашасы биш МТЗ-1221 тракторының өчесенә капиталь ремонт ясалган. Ә алты МТЗ-80 һәм МТЗ-82 тракторларның берсенә генә ремонт кирәк икән.

Түбән Суыксу һәм Куады авылларында эшләүче бригада составында, төп белгеч-ремонтчылардан тыш, механизаторлар үзләре дә көч куялар. Һәр механизатор үз тракторын әзерләүдә катнаша һәм мондый тәҗрибә үзен күптәннән аклады, чөнки андагы җитешсезлекләрне, ватылган урыннарын хуҗасыннан да яхшырак белүче юк.

Илгизәр Насыйбуллин - хуҗалыкның алдынгы механизаторы. Биредә озак ел эшләү дәверендә үз эшенең чын остасына әверелгән. Язын һәм көзен трактор йөртә, ә урак чорында комбайнга күчеп утыра. Бүген Илгизәр абый механика мастерскоенда чәчү техникасын ремонтлау белән мәшгуль.

Авыл хуҗалыгында катнаш һөнәрләргә ия булган кадрлар зур байлык санала. Фазыл Фатыйхов - тырыш механизатор, кукуруз суктыручы. Әле ул тимерче кебек сирәк очрый торган һөнәрне дә үзләштергән, хәзерге вакытта - ремонт барышында аның осталыгы бик тә ярап куя.

Кәрим Галләмовның хезмәт стажы 40 ел. Ул гомере буена тракторда эшләгән: кара көзгә кадәр силос тыгызлаган - кыскасы, аның үзенә һәм «корыч атына» хуҗалыкта һәрвакытта да эш җитәрлек. «Терлек азыгының сыйфаты Кәрим абыйдан тора», - ди хуҗалыкның баш агрономы Зөфәр Гайфетдинов.

Эретеп-ябыштыручыга да зур бурычлар йөкләнә. Әлеге һөнәр кешеләрен кулына һәрвакыт янып торган «зәңгәр яшен» тоткан килеш күз алдына килә. Мондый «зәңгәр яшен» Илгизәр Дәүләтшин кулында 43 елдан артык! Механизаторлар кышын да, җәен дә аның ярдәменә мохтаҗ. «Аннан башка техника ремонтлауны күз алдына да китереп булмый», - диләр аның турында хезмәттәшләре.

Әтиле-уллы Рәис һәм Райнур Хөснетдиновлар да хуҗалыкта яхшы исәптә, икесе дә язгы чәчүдә катнашачаклар. Бу ике механизатор үзләре дә намус белән эшлиләр, башкалар хезмәтен дә оештыра беләләр. Шуңа да аларны куәтле «Нью-Холланд» комбайнына утыртулары бер дә очраклы түгел.

- Авыл хуҗалыгында эш сезонлы дисәләр дә, биредәге хезмәтчәннәр өчен, кыш көне - ял вакыты түгел. Башкарыла торган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә - чәчү барышында техника сафтан чыгарга тиеш түгел. Шуңа күрә техниканы әзерләү иң җаваплысы һәм мөһим вазифа. Гомумән, парк техниканы ремонтлауга тулысынча көйләнгән. Биредә озак еллар буе бер урында эшләп, олы тәҗрибә туплаган хезмәтчәннәр эшли, - ди баш инженер Руслан Лаврентьев. - Запас частьлар буенча да проблема юк. Ремонтчылар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Әле эшчеләр өчен ашханә эшләп тора. Рәхәтләнеп кайнар аш, ботка ашап чыга алалар, - ди Руслан Михайлович әлеге мөмкинлекне эш өчен иң мөһим шартларның берсе, дип исәпләп.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта кыр эшләре башлануны тулы әзерлектә каршылау һәм аны барлык технологик таләпләрне үтәп, булдыра алганча кыска вакытта уздыру, шуның нигезендә 2017нче ел уңышына ныклы нигез салу өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев