Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Тукай районы Иске Дөреш авылында яшәүче Фәйрүзә белән Ришат Галимуллиннар ун сыер асрыйлар.

Тырыш кешеләрнең хезмәте хөкүмәт, хакимият тарафыннан бәяләнгәч күңел күтәрелеп китә. 2025 елда һәр баш сыерга 6 мең сумнан субсидия биргәннәр иде, шул акчага мал азыгы сатып алдык. ЛПХ, КФХларны үстерү өчен дәүләт программалары булып һәм алар гамәлдә үтәлеп торсын. Авыл җирендә күпләп мал асрап мул-иркен тормышта яшәргә була. Дөрес, кайберәүләр: «Мал-туар булган җирдә тирес исе, тегесе-бусы...», – дип борыннарын җыерган булалар.

«И-й, хәзерге заманда мал асрау өчен авылдагы уңайлыклар! Болыннарда печән – билдән. Тик... Чабучы гына юк, дисәң дә була. Сирәк-мирәк урыннарда гына печән чабылган урыннарны күрәсең. Аннары, аягында нык басып торучы җитештерү предприятиеләре шәхси хуҗалыкларга пай җирләре өчен ашлык өләшә, төргәкләнгән печән, саламны китереп бирәләр. Мал азыгына кытлык юк. Бары тик терлек асрау өчен теләк һәм, билгеле инде, уңганлык кирәк», – ди авылда яшәүче өлкәннәр.  

 

                                Хәләл акчадан тирес исе килми!

Иске Дөреш авылында яшәүче Фәйрүзә белән Ришат Галимуллиннар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ун сыер асрыйлар. Яңа поселогы мәдәният йортында үткәрелгән авыл хуҗалыгы тармагы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә Иске Дөреш авылында яшәүче Фәйрүзә белән Ришат Галимуллиннар сыер саву аппараты белән бүләкләнде. Бу – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал асраучыларга район хакимиятенең материаль яктан булышлык итүе белән бергә зур ихтирамын да күрсәтә. «Шәхси ярдәмче хуҗалык дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Хуҗалыкта асралган малдан алынган продукция тормыш алып баруда материаль яктан файда китерә торгандыр?» – дигән соравыма Фәйрүзә ханым: «Яз, җәй айларында савым арта. Кышкы чорда сыерларның күпчелеге ташлата. Бүгенгесе көндә 6 сыер – ташлатуда. Февраль, март айларында алар бозаулаячак. Бүгенгесе көндә дүрт сыердан ике савымга 30 литр сөт савам. Сөт, каймак, эремчеккә алдан заказ биреп куялар. Үз клиентларыбыз бар. Менә бүгенгә 100 литр сөт әзерләп куйдым. Сепарат аертып, яңа каймактан ак май ясарга ниятлим. Яңа ел алды ярминкәләренә сөт һәм сөт эшләнмәләре алып чыккан идек. Район башлыгы Камил Нәҗмиев безнең продукция янында аерым тукталып рәхмәт әйтте. Милли ризыгыбыз гөбәдия пешерү өчен кортны бик яратып алдылар. Сөт, сөт эшләнмәләренә бездә бәя тотрыклы. Халык ярминкәгә бәяләр кибеттәгедән түбәнрәк булыр, гаилә бюджетына файда булыр дип өметләнеп чыга. Шуңа ярминкәдә бәяләрне бераз киметәбез. Булганының бәрәкәтен бирсен. Савым сыеры тотуның файдасын күрәбез. Сөт – калдыксыз җитештерү производствосы. Эремчек суы да файдага китә. Аны да бик яратып сатып алучы бар. Шуңа күрә, сәламәтлеге буенча мөмкинчелеге булган, эш яратучы кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгында сыер асраса үз гаиләсен, шәһәрдә яшәүче балаларын югары сыйфатлы, тәмле, табигый ризык белән тәэмин итә дип уйлыйм. Ашаган ризыгыңның нинди булуы сәламәтлек белән тыгыз бәйләнгән. Шәхси хуҗалыкта терлек асрауның уңай яклары күп: гаиләңне сыйфатлы, файдалы, тәмле ризык белән тәэмин итәсең. Даими рәвештә акча кереп тора», – дип сөйли.

«Чыгымнар да байтак булса кирәк?» – дигән соравыма Ришат Әхнәфович: «Һәр эштә дә чыгымы да, кереме дә була. Халык “Өч тиен чыкмый биш тиен керми” дип бик белеп әйткән. Мөгезле эре терлеккә, безнең очракта сыерларга, аена, иң кимендә, 2 тонна фураж кирәк. Техника карап-тәрбияләп торганны ярата. Ягулык-майлау материалына киткән чыгымны исәпләп торган да юк. Үземнең 10 гектар пай җиремдә үстерелгән үләннән печән төргәкләдек. Шунысын да онытмаска кирәк, җир дә арый. Аны ашлап, тәрбияләп торырга, вакытында ял иттерә белергә кирәк. Быел көздән туңга сөреп калдырылган җирләрне бер-ике ел ял иттерергә ниятләп торам. Димәк, печәнне тулысынча сатып алырга туры киләчәк. Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә, ял иткән җирдән уңыш бермә-бер артыграк чыга. Җир эшкәртү, чәчү, печән чабу өчен Беларусь алдым. Сезонына, эш ысулына карап аны пресс-подборщик итеп тә, чабу агрегаты итеп тә көйлим. Яшьтән техниканы яратам. Мин бит гомер буе кранчы булып эшләгән кеше. Хәзер дә, вакыт-вакыт эш килеп чыкса, автокранга утырам. Улыма да автокран алып бирдем. Бер улыбыз «Хайер»да, икенчесе әнә шул автокранда үз эше белән мәшгуль.  Яр Чаллыда үз гаиләләре белән яшәүче улларыбыз Рушат белән Рузил – төп таянычларыбыз. Мал азыгы әзерләүдә, сугым чорында алардан башка эш бармый. Кызыбыз Резидә Мәскәүдә гаиләсе белән яши. Зур кампаниядә юрист булып эшли. Балалар өчен күңел тыныч.

Тырыш кешеләрнең хезмәте хөкүмәт, хакимият тарафыннан бәяләнгәч күңел күтәрелеп китә. 2025 елда һәр баш сыерга 6 мең сумнан субсидия биргәннәр иде, шул акчага мал азыгы сатып алдык. ЛПХ, КФХларны үстерү өчен дәүләт программалары булып һәм алар гамәлдә үтәлеп торсын. Авыл җирендә күпләп мал асрап мул-иркен тормышта яшәргә була. Дөрес, кайберәүләр: «Мал-туар булган җирдә тирес исе, тегесе-бусы...», – дип борыннарын җыерган булалар. Өйгә газ, су кертелгән, душ, ванна куелган. Киемгә, тәнгә ферма исе сеңү мәсьәләсен уңай хәл итүнең бер авырлыгы да юк. Хәләл акчадан тирес, ферма исе килми!»  – ди.

Хатын-кыз матурлыкка аеруча тартылучан. Фәйрүзә ханым гөл-чәчкәләр үстерергә ярата. Бакча эше күп вакытны ала. Җәй айларында авылда эш аеруча күп була. Фәйрүзә: «Кышларын, аеруча сыерлар ташлаткан чорда, яраткан шөгыльгә вакыт бүләм – китап укырга яратам. Һөнәрем буенча мин – китапханәче. Урын булган чагында яраткан һөнәрем буенча эшләдем. Без бу дөньяда игелек кылып яшәргә тиеш. Олыгайгач үзен үзе тәрбияли алмый торган ата-ананы карау – изге бурычыбыз. Әтиебез Әхнәф белән әниебез Мәрзияне сабый бала карагандай тәрбияләдек. Аннары барлык шартларын үтәп соңгы юлга озаттык. Ата-ана фатихасын, аларның бәхиллеген алу күңелгә тынычлык бирә. Балалар игелекле. Тормыш иптәшем белән тигезлектә яшәргә язсын», – ди.  

Кешегә файда китерүче эш белән шөгыльләнүче Галимуллиннар сау-сәламәт булсыннар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары гөрләп чәчәк атсын!         

 

Фотолар //    Гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев