Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Төп бурыч – сыйфатлы мал азыгы әзерләү

Республикада, Россия күләмендә дан казанган «Миннехуҗина» крестьян фермер хуҗалыгы сөтчелек тармагын үстерү, табышлы итү өчен 4700 гектар сөрүлек җирләрен эшкәртә.

Республикабыз агросәнәгать тармагы буенча да Россиядә алда бара. Тукай районы Татарстан авыл районнары арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерлар сафында. Төп ризыклардан саналган ит, сөт җитештерү – ил табынын ризыклы итүдә районыбыз җирлегендә эшләп килүче КФХларның өлеше зур.

Бакчасарай авылы территориясенә урнашкан «Миннехуҗина» крестьян фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы тармагының ит, сөт җитештерү һәм бөртекле ашлык игү һәм мал азыгы культуралары үстерү буенча республикада алдынгылар сафында. Хуҗалыкның төп юнәлеше – сөтчелек тармагын үстерү. Биредә бары тик токымлы савым сыерлары гына асрала.

Республикада, Россия күләмендә дан казанган «Миннехуҗина» крестьян фермер хуҗалыгы сөтчелек тармагын үстерү, табышлы итү өчен 4700 гектар сөрүлек җирләрен эшкәртә. Шуның 1440 гектарында бөртекле ашлык игелә. Шул исәптән: бодай – сатуга һәм орлыкка; арпа – фураж ясау өчен. Кукуруз – 600 гектарда, сенаж, силос салу өчен 780 гектар җирдә сорго суданка гибрид  культуралары чәчелгән.

Сыйфатлы мал азыгы мул әзерләнә!

Авыл хуҗалыгы тармагында бүгенгесе көндә төп бурыч – сыйфатлы мал азыгын мул итеп әзерләү. Моны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бар. Әлегәчә һава торышы уңай килеп тора. «Миннехуҗина» КФХның Иске Җирекле авылы янәшәсендәге басуына килгәндә механизаторлар төшке ашка туктаганнар иде. Иртә таңнан эш башлаган аграрийларның төшке ашы гадәттәгедән күпкә иртәрәк булуы бер дә гаҗәп түгел.  Әбиләр чуагының һәр минутын рациональ файдаланып калырга тырышучы аграрийлар, төпке аш вакытында да, эш барышында килеп туган төрле сорауларны хәл итү өчен үзара киңәшләшә, алдагы көнгә планнарын тагын бер кат барлый. Куәтле, акыллы техниканы иярләгән механизаторларның кәефләре яхшы. Беренчедән, көн аяз, кояшлы – җиң сызганып эшлә генә! Икенчедән, ни генә әйтмә, сыйфатлы, туклыклы һәм тәмле ризык – күңелне күтәрә, тәнгә көч-куәт өсти. Биредә механизаторлар көнгә өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Әле шуңа өстәп, эш сәгате беткәч, аларга коры паек бирелә. Өченчедән, куәтле авыл хуҗалыгы техникасында эшләү – җан рәхәте. Дүртенчедән, үзара аңлашып хезмәттәшлек итү – эшнең нәтиҗәлелеген бермә-бер арттыра. Менә шулай, эшлим дигән кешегә биредә эш һәм яшәү шартлары тудырылган.

«Миннехуҗина» КФХның баш агрономы Александр Кокров: «Быел бөртекле культураларның тулай җыемы 6500 тонна тәшкил итте. Бөртеклеләрне орлыкка, сатуга һәм фураж өчен игәбез. Сорго-суданковый гибриды мул уңыш бирүе белән отышлы. Бу төр мал азыгы үләне кукурузга охшаган, ләкин аның чәкәне булмый. Биек, сусыл үлән сенаж, силос салу өчен менә дигән культура. Гектарыннан 500 центнер чыга. Менә шушы, без басып торган 330 гектарлы сорго-суданка үләне чәчелгән басуда 9 кеше эшли.  Механизаторлар Игорь Вошенков, Леонид Еремеев Ягуар комбайнында, Мөхәммәд Ходжаев МакДон комбайнында көненә 50-60 гектар җирдә сорго-суданка үләнен уралар. Зур йөк автомобилен йөртүче Фәнил Нәбиуллин урып вакланган мал азыгының учмасын да җилгә очырмыйча сенаж базына ташый. Силос базында 4 авыл хуҗалыгы техникасы тиешле таләпләрне үтәп, мал азыгын тыгызлап (тромбовать) тутыра. Бүгенгесе көнгә 8 силос, 4 сенаж базы, сорго-суданка үләненнән 2 баз тыгызлап тутырылган. Курганнарны шушы басуда өячәкбез. Берәр атнадан кукуруз уруны планлаштырабыз, гектарыннан 280-300 центнер уңыш чыгар дип фаразлыйбыз. Барыбыз да көннәрнең аяз булуын телибез», – ди баш агроном.

«Миннехуҗина» КФХның баш инженеры Юрий Васильев: «Мал азыгы әзерләүгә барлыгы 20 данә авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителде. Яшь механизаторлар акыллы техниканы иярләргә тиз өйрәнә һәм белеп эш итә. Техника, вакыт-вакыт ватыла – сафтан чыга. Эшкә зарар китермичә ул четерекле мәсьәләне тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Агымдагы, планлы ремонтларны вакытында башкарып торганда техниканың искесе дә яхшы эшли. Мондый матур, аяз көннәр санаулы гына. Шушы мәлне – яхшы һава торышында басу-кырлар, җирләр коры чагында, иң мөһим эшләрне башкарып чыгарга кирәк. КФХ җитәкчесе Равил Лотфуллаевич ихластан эшләгән кешенең кадерен белә. Биредә үз эшеңне бары тик яхшы, сыйфатлы итеп башкару белән генә үзеңне күрсәтә аласың. Беркемгә дә ташлама юк. Әйтәсем килә, эшлим дигән кешегә эш бар. Намуслы хезмәтнең нәтиҗәсе дә яхшы», – дип үз эшеннән канәгать булуын белдерә.  

КФХда мөгезле эре терлекнең гомуми баш саны савым сыеры.

КФХның төп максаты – экологик яктан чиста, югары сыйфатлы сөт җитештерү. Бүгенгесе көнгә биредә тулаем савым 11800 кг тәшкил итә, бер сыердан уртача 27 кг сөт савып алына.

КФХда көрдек токымлы 6000 баш сарык, ит токымлы 100 баш ат асрала.

«Миннехуҗина» КФХда җитештерелгән продукциянең югары сыйфатлы булуы – фермер хуҗалыгы  җитәкчесенең, җаваплы вазыйфа башкаручыларның, гомумән, барлык хезмәткәрләрнең үз эшләрен яратып башкаруларының нәтиҗәсе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев