Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Терлекчелек ялкауларны үз итми. Хезмәтне яратырга кирәк», – ди фермер Айдар Әхмәтгалиев

Бүгенге көнгә районда 70 крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Шуларның 26сы - мөгезле эре терлек симертү һәм сөтчелек, 7се - сарык һәм кәҗә асрау, 17се - бройлер тавыклары һәм күркә үрчетү, 5се - умартачылык, 11е - ат асрау белән шөгыльләнә.

Узган елда 133 центнер ит җитештерелгән, 1,7 млн сумлык продукция сатылган

«Татарстан» совхозы поселогында урнашкан әлеге крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген 2012 елда башлап җибәргән. Күпләп үгезләр тотучы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Хәсән улының терлекчелек тармагы белән кызыксына башлавы очраклы гына түгел. Фермер 1994 елда ветеринария институтын тәмамлаган. Димәк, ул гомерен авыл хуҗалыгына багышларга карар иткән.

- Эшемне 10 баш мөгезле эре терлектән башладым. 2013 елда республикада крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән программа буенча 1,5 млн сумлык грант алынды. Шул акчага ел агымында 40 баш терлеккә исәпләнгән гаилә фермасын сафка бастырдык. 2015 елда 20 баш үгез өчен иске ферма ремонтланды. Гаилә фермасында бар уңайлыклар да каралган: терлекнең авырлыгын үлчәү өчен электрон үлчәү бар, шулай ук малны күтәреп чыгару яки кертү өчен пандус көйләнгән. Бинаның икенче каты да бар. 330 квадрат метр мәйданлы икенче каттагы бүлемдә 150 бәйләм печән сыйдыра ала. Хуҗалыкта шулай ук ашлык амбары да урнаштырылган, - дип хуҗалыгы белән таныштырды фермер.

Үгезләренә күз салам. Көр, чиста алар. Махсус ит токымлы маллар икән. Бер баш малдан ите ару гына чыга. Үгезнең авырлыгы 600 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.

- Эшемне башлап җибәргәндә 15 гектар җирем бар иде, калган 15 гектарын арендага алдым. Бүгенге көндә шул 15 гектарны да үземә сатып алдым. 2016 елда әлеге җирдән ике чабуда 120 тонна печән җыеп алынды. Бу терлек өчен җитәрлек дигән сүз. Артып калса, ашлыкка да алмаштырам. Минем хуҗалыкта заманча төягеч бар. Эш өчен үземә бик кирәк, уңайлы да. Урак өсте җиткәч, күрше хуҗалыклар шул төягечне алып торалар һәм шулай ук ашлык белән түлиләр, - дип сөйләде фермер.

Хуҗалыкта Айдар Әхмәтгалиевтан кала тагын ике кеше хезмәт куя. Фермер эшчеләренә хезмәт хакын 15 меңнән дә азрак түләми.

- Минем хуҗалыкның төп эшчәнлеге - экологик яктан чиста, тәмле ит җитештерү. Итне үзебезнең поселок халкы да, шәһәрнекеләр дә яратып алалар. 2016 елда 133 центнер ит җитештерелде, 1,7 млн сумлык продукция сатылды, - диде миңа Айдар Хәсән улы.

Фермер сүзләренчә, әлеге эшчәнлекне алып бару өчен юлда күп кенә авырлыклар да очрый. Шуңа карамастан, Айдар Хәсәнович хуҗалыгын тагын да киңәйтү, үстерү нияте белән янып йөри.

- Әти-әниемә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Кечкенәдән үк хезмәткә күнектереп үстерделәр. Терлекчелек тармагы ялкауларны үз итми. Хезмәтне яратырга кирәк, - ди ул.

Иске Җирекле фермеры нигә Чехия тавыкларын үз итә?

Иске Җирекле авылында гомер итүче, тирә-юньгә кош-корт үрчетүе белән танылган Наил Фәрраховны белмәгән кеше юктыр. Әлеге фермер үз эшчәнлеген 90нчы елларда ук башлап җибәргән. Иң баштан тавыклар, казлар, үрдәкләр үрчетү белән мавыккан. Ул мәлдә кош-кортның саны 15 мең баш булган. Бүгенге көндә Иске Җирекле, Калинино авылларында урнашкан фермаларда 130 мең баштан артык тавык үстерелә.

- Тәүлек чебиләрен Удмуртия ягыннан ала идек, соңгы дүрт елда Чехиядән кайтара башладык. Әлеге тавыклар сатып алучыны төрле төсле булулары белән үзенә җәлеп итә, шулай ук башка токымнардан аермалы буларак, авырлыклары да күбрәк була. Тавыкның «доминант» токымын үрчетәбез. Тавыкларны сатып алырга бөтен Россиядән киләләр дисәм, арттырып әйтү булмас. Санкт-Петербург, Мәскәү якларында безнең авыл тавыкларын яраталар. 2016 елда 250 мең тирәсе тавык сатылды. Әле апрель аенда килешү буенча Чехиядән чебешләр кайтарылачак, - дип сөйләде фермер, аның белән телефон аша элемтәгә кергәч.

Әлеге хуҗалыкта тавыклар өчен катнашазык әзерләүче агрегат та бар икән. Әзерләнгән азык җитмәгәндә, сатып та алалар.

- Эшләр оешкан төстә бара, зарлана алмыйм. Күп еллар дәверендә әлеге эшнең асылына төшенә алдык. Шунысы җанга җылылык өсти - минем эшне дәвам итәргә лаеклы алмаш бар. Ул - минем булдыклы да, акыллы да кияүләрем. Үзләре дә шушы тармакка бар күңелләрен биреп эшлиләр, үз фермаларын сафка бастырдылар. Ярты гомеремне багышлаган эшне аларга тулысынча ышанып калдырырга була, - ди горурланып Наил Фәррахов.

«Эшне башлаганда 8 ат кына бар иде», - ди фермер Вахит Тәхәвиев

Соңгы арада күпләп ат асраучы хуҗалыклар ишәеп бара, чөнки ат итеннән тутырма, ысланган ризыклар бик тәмле килеп чыга, сату бәясе дә зарланырлык түгел. Шундый ат асраучыларның берсе - Күгәш авылында гомер итүче Вахит Тәхәвиев.

- Крестьян-фермер хуҗалыгы эше белән 2006 елдан бирле шөгыльләнәм. Ул елны Күгәш авылында урнашкан ике ташландык ферманы ремонтлап, эшкә тотындым. Анда ук инде игенчелек, үгезләр асрау белән табыш иттем. Ә 5 ел элек дустым Михаил Подсекаев белән атлар үрчетү белән шөгыльләнергә карар иттек. Башлап якын-тирә авыллардан атлар, колыннар сатып алдык. Удмуртиядән дә алып кайтылды. Шулай итеп, малның саны 8 башка җыелды, - ди фермер.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 220 баш мал бар. Алар барысы да йөк ташучы эш атлары. Әлеге малларны ашатыр өчен 350 гектарда һәр ел люцерна һәм арпа игәбез. Малны ашату, асларын чистарту һәм башка хуҗалык эшләре белән биш эшче шөгыльләнә.

- Айгырларны гына сатабыз. Бия туса, анысы үрчетүгә кала. 2016 елда 30лап айгыр сатылды. Удмуртия, Башкортстан якларыннан килүчеләр бик күп. Алга таба фермаларны киңәйтергә, мал башын арттырырга ниятлибез, - диде фермер.

Районда үз эшенә бар күңелен биреп, булсынга тырышып эш итүче фермерлар булуы күркәм күренеш. Бу район авылларының киләчәге ышанычлы, алдагы көннәрдә дә эшсөяр кешеләрнең башлангычы дәвам итәр, дип уйларга ныклы нигез бар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев