Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта яңа сортлы орлыкларны кертү турында сөйләштеләр
Хуҗалык җитәкчелеге илнең әйдәп баручы селекционерлары һәм «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе башлыгы белән Кама аръягы климатында яңа сортларны үрчетү перспективаларын карады.
«Сәйдәшев исемендәге СХП» җәмгыятендә тәҗрибә уртаклашу буенча мөһим эшлекле очрашу узды. Хуҗалыкка Мәскәүдән «ЭкоНива-Семена» селекция һәм беренчел орлыкчылык үзәге директоры Виталий Волощенко һәм «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров килде.
Очрашуның төп максаты — хуҗалык базасында «ЭкоНива» селекциясенең яңа сортларын үрчетү һәм алдынгы технологияләрне кертү буенча сөйләшүләр алып бару булды.
Моннан тыш, белгечләр элиталы орлыкларның Кама аръягының туфрак-климат шартларына яраклашуы мәсьәләләрен җентекләп тикшерделәр. Сөйләшүләр барышында катнашучылар киләчәктә үзара хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен бәяләделәр һәм нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итү юнәлешләрен билгеләделәр.
Фотолар: Рәшит Хәбетдинов тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев