Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәркем үз урынында җаваплы

Язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм нәтиҗәле башкарып чыгу өчен бүген нинди шартлар үтәлергә тиеш? Агросәнәгать тармагында эшләүчеләр язгы чәчү алдыннан кайсы юнәлешләргә аерым игътибар бирә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе план-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин әнә шул сорауларга җавап бирде.

Техника төзеклеге – беренче урында 

Чәчүгә чыгасы тракторлар, чәчкеч һәм культиваторлар апрель ае башына тулысынча төзекләндереп куела. Запас частьлар, ягулык-майлау материаллары туплау хәстәре күрелә. 
Быел язын Тукай районы басуларына барлыгы 276 трактор чыгачак. Язгы чәчү кампаниясендә 149 тырма, 83 чәчкеч, 100 культиватор агрегаты кулланылачак. Кырларда тагын 32 чәчү комплексы эшләячәк. Район хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү төгәлләнде һәм махсус комиссия тикшерүен узды. 

Хезмәтне саклау

Кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару дигәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итү дә күз уңында тотыла. Бу җәһәттән техникада эшләүчеләрне аптечкалар, янгын сүндергечләр, махсус жилетлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Шулай ук кырда эшләячәк механизаторларның әзерлеге дә тикшерелә. 
Хезмәтне саклау мәсьәләсе һәрвакыт кискен куела, чөнки сүз кешеләр сәламәтлеге турында бара. Узган ел, профилактика чаралары күрелүгә карамастан, республикада, шул исәптән безнең районда да, фаҗигале хәлләр булды. Күңелсезлекләр кабатланмасын өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.
2021 ел башыннан «Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау кагыйдәләре» үз көченә керде. Әлеге документта җитеш-терүчеләр өчен дәүләт тарафыннан куелган таләпләр китерелә. Техника белән эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кагыйдә бозуларны кисәтү һәм профилактика чараларын үтәү беренче планда торырга тиеш. «Кагыйдәләр»дә билгеләнгән таләпләрне үтәү предприятиеләр өчен мәҗбүри. Әгәр Дәүләт хезмәт инспекциясе таләпләрнең үтәлмәү очракларын ачыклый икән, юридик затларга, урындагы кешеләргә җавап бирергә туры киләчәк. 

Янгын куркынычсызлыгы

Хезмәтне саклау янгын куркынычсызлыгы белән дә бәйләнгән, чөнки янгын чыгуны кисәтү ул эшләүчеләрнең иминлеген кайгырту, бәхетсезлек очракларын булдырмый калу дигән сүз. Авыл хуҗалыгы җирләрендә корыган үлән, камыл, салам, чүп-чар ягу аркасында янгыннар чыгу куркынычы бар. 2020 елда мондый янгыннар ил күләмендә бер миллиард сумлык зыян китергән. Ә республикада узган ел агросәнәгать объектларында 138 янгын чыгып, аларда өч кешенең гомере өзелгән. Барлыгы унөч берәмлек техника (шул исәптән 6 комбайн һәм 5 трактор) яраксызга чыккан, унөч корылма көлгә әйләнгән. 
Янгын чыгу сәбәпләренә килсәк, беренче урында ут белән саксыз эш итү тора. 52 янгынның 9ы тәмәке тартучылар гаебе белән чыккан. 9 янгын электр җайланмаларын дөрес кулланмау аркасында булган. 
Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күзәтелеп тора. Кагыйдә бозучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү туктатылырга мөмкин.
Авыл хуҗалыгында эшләү-челәр югарыда санап үтелгән таләпләр турында һәрвакыт исләрендә тотсыннар иде. Үз эш урынында тиешле кагыйдәләрне һәркем үтәргә тиеш. 

/ Фото район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев