Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Миңнехуҗина» фермер хуҗалыгында үләннәрне тукландыралар

Бакчасарай авылындагы «Миңнехуҗина М.Н.» фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә кереште.

Анда күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар. Басуга өч берәмлек техника чыкты. Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр бүгенге көндә 327 гектар мәйданны били. Ашламаны һәр гектарга 50 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән кертәләр. Чиратта – уҗым культуралары. Алар фермер хуҗалыгында 566 гектар мәйданны тәшкил итә. Язгы чәчү исә 1500ләп гектарда планлаштырыла. Аның 900 ектары – арпа, бодай һәм кукуруз өчен, калган өлеше терлек азыгы өчен булачак. 
Алдагы чәчү эшләренә хуҗалыкта техниканы яңартырга ниятлиләр: яңа чәчкеч һәм трактор сатып алу күздә тотыла.

/ Фотолар Александр Кокровтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев