Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама» агрофирмасы кырларында бер атна элек чәчелгән арпаның беренче үсентеләре тишелеп чыкты

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 май иртәсенә районда язгы чәчү 47 процентка башкарылган. Планда каралган 45,8 мең гектар җирнең 21,6 мең гектарында чәчү башкарылган. 14,7 мең гектарда бөртекле культуралар, 3,9 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Бордыбаш авылыннан фермер Илдар Әшрәфуллин тиз өлгерә торган бәрәңге утыртуга...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 май иртәсенә районда язгы чәчү 47 процентка башкарылган. Планда каралган 45,8 мең гектар җирнең 21,6 мең гектарында чәчү башкарылган. 14,7 мең гектарда бөртекле культуралар, 3,9 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Бордыбаш авылыннан фермер Илдар Әшрәфуллин тиз өлгерә торган бәрәңге утыртуга керешкән. Бүгенге көнгә 25 гектар бәрәңге буразналарга салынган.
- Районның барлык хуҗалыклары һәм КФХлар язгы чәчү белән мәшгуль. Дөрес, әледән-әле килеп яуган яңгырлар эшне бераз тоткарлый - табигать шартлары уңайсыз килү аркасында кыр эшләренә соң керештек, әмма узган елгы темпларны куып җиттек диярлек. Игенчеләр уңайлы һава шартларының һәр минутын файдаланырга тырыша, - диде безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
Чәршәмбе көнне, без, «Кама» агрофирмасының Новтороицкое авылында урнашкан ХПК-1 бүлекчәсенә барып, биредәге эшләрнең барышы белән танышып кайттык.
- Берничә көн элек 545 гектарда люпин чәчүне тәмамладык, - диде бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов, кыр эшләренең барышы белән таныштырып. - Чүп үләннәренә каршы көрәш чаралары үткәрдек. Шулай ук 1490 гектар шикәр чөгендере чәчелде, бу эш төгәлләнеп килә. 1490 гектар арпа чәчтек, бу культураны чәчүне шулай ук бүген тәмамларга ниятләп торабыз. Алга таба 1530 гектар бодай чәчәсе кала, анысына тотынырга җир җылынып бетмәде. Шулай ук 268 гектар орлыкка кукуруз да чәчәсе бар. Бу культура өчен җирне әйбәтләп эшкәртеп куйдык. 18 май тирәләрендә рапска да тотынырбыз. Ул 657 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә кырда 17 чәчү техникасы эшли, - ди җитәкче.
Бер атна элек чәчелгән арпа басуына якынлашабыз. Әлеге культураның беренче үсентеләре тишелеп чыгарга да өлгергән - озын-яшел нәзек рәтләр тип-тигез.
- Әле кичә генә бер әйбер дә юк иде, бүген, карагыз, ничек матур итеп тишелеп чыккан. Арпа салкынны ярата инде ул, аңа бу һава торышы бик килешле. Моны күреп күңел сөенә, әлбәттә, - диде Равил Илдарханов.
Көзге культуралар да кышны әйбәт кенә каршылаганнар. Тип-тигез яшел келәм булып офыкка кадәр сузылган. 1736 гектар мәйданны биләгән көзге бодайны моңа кадәр тукландырган булганнар, үсентеләр бераз калкынгач, тагын бер кат тамырдан тукландырырга ниятләп торалар икән.
Новотроицкое авылы шәһәр читендә урнашканга, халык күбрәк калага барып эшләүне кулай күрә. Шуңа күрә кадрлар җитмәү проблемасы бар.
- Шулай да агрофирмада күп еллар эшләүче, үз эшен, кыр-басуларны чын күңеле белән яратучы, пенсия яшенә җиткәч тә, энергияләре ташып торган механизаторларыбыз бар. Бу инде төп состав. Алардан башка чәчүне дә, урып-җыюны да, җир эшкәртүне дә күз алдына китереп булмый. Болар - Юрий Суров, Фәнис Харисов, Александр Суров, Сергей Новиков, Илья Салихов, Рафит Габдрахманов, Самат Хәмидуллин. Егетләр узыша-узыша эшлиләр, - дип эшчеләре турында сөйләде җитәкче.
Шилнәбаш авылы янәшәсендә куәтле «Нью Холланд» тракторына үзе чәчүче һәм туфрак эшкәртүче «Хорш» агрегаты белән арпа чәчүче Новотроицкое авылы егете Александр Суров янына якынлашабыз. Билгеле, 13 миллионнан артык бәяле техникага теләсә кемне утыртмыйлар. Бу егет, әтисе Юрий Суров кебек, басуга «кендеге белән береккән». Агрофирмада 10 елдан артык эшли. Чәчү башланганнан бирле 1000 гектарга якын мәйданда чәчү үткәргән.
Шулай ук «Нью Холланд» тракторында эшләүче тагын бер алдынгы механизатор - Теләнче Тамактан Фәнис Харисов. Ул биредә агрофирма ачылганнан бирле эшли. «Фәнис абыйда энергия ташып тора. Яшьләрдән дә уздырып, 1000 гектар мәйданны чәчте. Ул алыштыргысыз эшчебез, безнең горурлыбыз»,- дип мактады аны җитәкчесе.
Гомумән, «Кама» агрофирмасында нинди мәсьәләгә тотынсаң да, бар да тәртиптә. Механизаторлары да бер дигән, техникасы да теләсә кайсы хуҗалык көнләшерлек. Һава торышы гына чәчүне вакытында тәмамлау мөмкинлеген бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев