Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ирек»тә игеннәр каерылып уңган

Бу көннәрдә урып-җыюның иң кызган чагы, республика күләмендә барлык игеннәрнең яртысы җыеп алынды. Уңыш әйбәт. Республика буенча тулаем 2,7 миллион тонна бөртек суктырып алынган. Район игенчеләре газета басмага әзерләнгән 24 августка барлык мәйданнарның 41 проценттан артыгын җыеп алды. Гектарыннан уртача уңыш 37,6 центнер тәшкил итә. Бу республикадагы уртача уңыш белән...

«Ирек» - зур хуҗалык түгел, биредә бөртеклеләрнең мәйданы 1000 гектар тәшкил итә. Көзге культуралар булмаганлыктан, урып-җыюга, гадәттә, соңрак керешәләр. Хуҗалык кырларында шушы көннәрдә булып кайттык, без килгәндә арпа басуында эш тулы куәткә бара иде. Биш «Дон» комбайны калын иген теземнәрен йотып кына бара. Комбайнның ашлык бушата торган көпшәсеннән бөртек тулып ага. «Уңыш гектарыннан уртача 67 центнер чыга», - диде безгә хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев. Биредә аны улы Рамил белән бергә туры китердек. Егет, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, әти-әнисе янына, туган авылына кайтып төпләнде. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары булып эшли, район Советы депутаты. Кәефләре күтәренке, сәбәбе дә бар - кырлар сокланып туймаслык, уңыш мулдан. Соңгы елларда һава шартлары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бик сынады. Күккә карап, эх, яңгыр төшсә иде, дип көткән корылыклы еллардан соң, ниһаять, ашлыклы ел килде. Хәзер менә шул кырлардагы байлыкны амбарларга җыеп саласы бар. Күренеп тора, моның өчен һәркем вакыты белән исәпләшмичә, көченнән килгәнчә, тырышып эшли.

Хуҗалыкның үзенчәлеге шунда: биредә бөртекне орлыкка дип үстерәләр. Аны җыеп алу буенча таләпләр дә үзгәрәк - дымлылык 13-14 проценттан артмаска тиеш. Киптергечләр аркылы үткәргәндә, орлыкның тишелү сыйфаты югала. Беренче гектарларны алганда игеннәрне теземнәрдә бер атна тоттык, хәзер инде эссе кояшта тиз җилли, диделәр. Теземнәре колач җитә торган түгел, калын, саллы. Яңа «Макдон» чапкычы 7шәр метр араны урып, теземнәргә салып бара. Шундый техника булуына сөенүләрен белдерделәр хуҗалыкта. Анда яшь механизатор, Оргыды егете Илгиз Мөхәммәтдинов эшли. Егеткә заманча техниканы ышанып тапшырганнар, күңел биреп, тырышып эшли, диделәр аның турында. Теземнәрдәге игеннәрне «Дон» комбайннарында тәҗрибәле механизаторлар Вафир Сәхәбиев, Рамил Сабирҗанов, Илсур Мәгъсүмов, Ринат Фәрдиев, Илфат Гарифуллин суктырып бара. Механизаторларның күбесен таныйм, былтыргы уракта, аннан алдагысында да шулар ук эшли иде. Димәк, түләвен дә начар түләмиләр. Анысы буенча хуҗалыкның алыштыргысыз хезмәткәре Фәрит Хөсәеновтан кызыксындым. Белгечлеге буенча агроном, баш бухгалтер булып эшли. Хәер, Фәрит Исрафил улы һәр эшкә дә җитешә. Урак вакытында аны да һәрчак кырда очратасың. Түләү буенча нечкәлекләрен белгертеп тормады. Миңа сер итеп кенә әйтте: «Башкаларның күпме түләгәнен белешәбез дә, аларныкыннан арттырып түлибез», - диде.

Ындыр табагына 22 мең центнерга якын ашлык кайткан. Аны кырдан машина йөртүчеләр Хәмзә Вәлиев, Әхнәф Вәлиев, Мәгъфүрҗан Баязитов, Алексей Спасских, Александр Метляковлар кайтарып тора. Ындыр табагында бөртекне Мөнәвир Фәтхиев, Мәгъсүм Галимов, Роза Газизова, Гүзәлия Мәгъсүмова, Нәзирә Скворцовалар чистартып, амбарларга урнаштырып бара. Үлчәүдә - Сәдит Сәгыйтов. Ветеран Халисә Хаҗиева ындыр табагындагы эшне төгәл оештырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев