Чәчү башланды: кырларда куәтле техникалар
Район аграрийлары быелгы чәчү кампаниясенә керештеләр. Беренчеләрдән булып «Әнәк» агрофирмасының «Ворошиловский» филиалы һәм «Кама» агрофирмасы басуларына заманча чәчү комплекслары чыкты.
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре кызу темпларда бара. «Әнәк» агрофирмасының «Ворошиловский» филиалы хезмәтчәннәре быел беренчеләрдән булып рапс чәчүгә керештеләр. Бу җаваплы эштә ике заманча чәчү комплексы җәлеп ителгән.

«Кама» агрофирмасында да эш кайный: биредә берьюлы алты комплекс арпа һәм борчак чәчә. Техниканың куәтле һәм яңа булуы эшне сыйфатлы һәм тиз башкарырга мөмкинлек бирә. Бүгеннән районның калган барлык хуҗалыклары да чәчү кампаниясенә кушылырга планлаштыра. Аграрийларның максаты — һәр кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланып, чәчүне кыска вакыт эчендә төгәлләү. Уңай һава торышы һәм тырыш хезмәт югары уңышның нигезе булып тора.
Фото: Рәшит Хәбетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев