Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Бордыбаштан Илдар Әшрафуллин: «500 кг лап эре бәрәңге генә саттым!»

«Бәрәңге әле бар. Ярминкәләргә атна саен чыгарга исәп бар», - ди фермер.

Чаллыда 14 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә старт бирелде. Алар шимбә көнне иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр Ипподромда, «Төзүче» стадионы алдындагы мәйданда һәм «Южный» агросәнәгать паркында оештырыла. Шимбә көнне ярминкәгә Бордыбаш авылыннан Илдар Әшрафуллин да чыгып, «бөтен бәрәңгене сатып бетердем» дип хәбәр итә.

«Төзүчеләр стадионындагы мәйданчыкта торабыз. Әлбәттә, бу җир безнең өчен бик уңайлы. 15 елдан артык бу эш белән шөгыльләнгәч, күптән үз клиентларыбыз барлыкка килде. Ярминкәләргә халык бик рәхәтләнеп йөри. Үзебез дә бу вакытны көтеп алабыз. Шимбә көнне биредә 1 тонна орлык бәрәңгесе, 500 кг лап эре бәрәңге саттык. Бәяләренә килгәндә эресен 40 сумнан – анысы ашарга ярый, орлыкка дигәнен 25 сумнан бирдек», – дип сөйли Илдар Нәгыймуллович. 

Ул уздырылучы ярминкәләрдә тагын бәрәңгесен сатарга планлаштыра. 

Басуларда әле кар «юрганы» тулысы белән ачылмаган. Тик яз ышанычлы адымнар белән көннән-көн үз хокукларын яулый бара. Җылы кояш басулардагы туфракны эретә, иркәләп җылыта. Чәчү башланырга санаулы гына көннәр калып бара, ә инде тургайлар сайрап җибәрсә, авыл кешесе җаны-тәне белән кырга тартылачак. 

Илдар Әшрафуллин хәбәр итүенчә, кырларда әле кар бар, әмма аның чәчүлек бәрәңгесе инде күптән әзер.

«Бу елны бәрәңгене 1 гектар җирдә чәчергә планлаштырам. Шулай ук 30 гектар печән дә чәчергә исәп бар. Без бит 100 баш сарык асрыйбыз. Ул малкайларны туендыруга да күп кирәк», – дип өсти Илдар әфәнде. 

Яз аграрийлар өчен бик җаваплы чор санала. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңышка өмет багларга була.

Фотолар: Елена Дудниковадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев