Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы культураларны чәчү ахырына якынлаша

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 май иртәсенә районда 47,5 мең гектар мәйданда чәчү башкарылган, бу пландагы мәйданның 95 проценты дигән сүз. Шул исәптән 7,6 мең гектарда азык культуралары чәчелгән, 137 гектарда бәрәңге, 102 гектарда яшелчә утыртылган. Язгы бөртекле культураларны чәчү ахырына якынлаша. «Чаллы яшелчәсе+», «Гигант», «Кама-Бекон», «Ярыш», «Кама», Сәйдәшев исемендәге, «Биклән», «Вилданов» хуҗалыклары, «Тукай азык-төлек корпорациясе чәчүне тәмамлау алдында. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. 

Семинарның беренче өлеше «Кама» агрофирмасының 160 гектарлы көзге бодай басуында башланып китте. Бодай биеклеге бар урында да бертөрле, куелыгы да яхшы, яшел келәм кебек матур булып утыра. «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Хәбетдиновның сүзләренчә, чәчү алдыннан кыр яхшылап эшкәртелгән, чәчү узган елның 18 августында үткәрелгән. Бодайның суперэлиталы «скипетр» сорты чәчелгән. Агрофирманың баш агрономы Минталип Галиев басуның уртасыннан ук бер төп үсентене алып тикшерә. Бер тамырда 4-5 үсенте. Мондый уҗым авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында бик яхшы дип исәпләнә. Агрономның әйтүенчә, ноябрь азагы-декабрь башында һәм яздан һәр гектарга 1,2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелгән. Чәчүлекләрне гербицидлар һәм үсешне тәртипкә салучы фитоспорин белән белән эшкәрткәннәр, уҗымнар яфрактан тукландырылган һәм тырмаланган. Ике ел элек тавык тизәге кертелгән булган. 
– Бер гектар мәйданда ашлык үстерү өчен бүген уртача 22800 сум акча кирәк. Бездә гектарыннан 50 центнер чамасы уңыш алына. Тоннасын 13-16 мең сумга сатабыз. Сатудан кергән акча чыгымнарны каплый, табыш та кала, – дип сөйләде Рәшит Хәбетдинов. – Көзге бодай чәчү – кирәкле әйбер. Тәвәккәллек аклана. Әле җәйнең ничек киләчәге, язгы бодайның ничек үсәчәге билгеле түгел, ә көзге бодай инде буй җитеп утыра, – дип йомгаклады җитәкче. Шуңа өстәп, бүгеннән үк басу кырыйларын эшкәртү мөһимлеге әйтелде, чөнки сабак борчасы чыга башлаган инде.
Семинарның икенче өлеше «Гигант» терлекчелек комплексында дәвам итте. Биредә 300 баш яшь терлеккә исәпләнгән ферма төзелә. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов сүзләренчә, төзелеш материаллары кар бетү белән кайтарылган булган. Бүгенге көндә баганалар куелган, кирпеч салу башлана. Төзүчеләр объектны август башында тапшырырга вәгъдә итәләр. Җитәкченең әйтүенчә, төзелеш 4 миллион сумга төшә. Шулай ук кышкы сезонга әзерләнә торган абзарлар да каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев торакларның агартылган, буялган, җилләтелгән булуын, малга бар шартлар да тудырылганын билгеләп үтте. Гомумән, биредә еллар дәвамында сыналган алымнар белән беррәттән, терлекчелек тармагын табышлы итү, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту, эш алымнарын җиңеләйтү, камилләштерү максатында эшләү туктап тормый.
Семинарның тәмамлау өлеше «Ярыш» хуҗалыгында узды. Семинарда катнашучыларга күптән түгел Мөслим районыннан кайтартылган тактор һәм чәчү комплексы тәкъдим ителде. Әлеге комплексның бәясе – 7 млн 900 мең сум. Чәчкеч 12 метр киңлектә, бер тәүлеккә 120-130 гектарга кадәр мәйданда чәчә ала. Тракторда бер кеше эшли, бу элеккеге техникада чәчүче 6 кешене алмаштыра дигән сүз. Гомумән, «Ярыш» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып азык һәм бөртекле культураларны чәчүне тәмамлады.
Биредә үк һәр хуҗалык эшчәнлегенә аерым тукталып, конкрет мисаллар-саннар белән дәлилләп анализ ясалды, кимчелекләрне төзәтү зарурлыгы ассызыкланды. Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, «Кама» агрофирмасы, «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары үрнәгендә эш итү кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев