Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мул уңышка өмет зур

Республикабызда гына түгел, аннан читтә дә билгеле булган «Минеханов» КФХгы 80 гектар мәйданда «Гала» сортлы бәрәңге утыртты. Бу сортка базарда сорау зур, аның боламыгын балалар да тәмле булган өчен яраталар, ди хуҗалык җитәкчесе Минталип Исмәгыйль улы.

Бу сорт бәрәңгенең «күзләре» юк диярлек, шуңа күрә аны җәмәгать туклануының зур нокталарында, белем бирү учреждениеләрендә кулланыла торган махсус машиналарда кабыгыннан чистарту җиңел.

- Узган елдагы кебек үк, без 10 гектар мәйданда «Сильвано» сортлы кишер һәм «Кардиал»сортлы чөгендер чәчтек. «Бурлак» (супер элита) сортлы язгы бодайны 264 гектарда утырттык. Орлык материалын рәсми дилерлардан сатып алдык, - дип уртаклашты безнең белән КФХ җитәкчесе.

Чәчүне ике атна эчендә тәмамлаганнар. «Аксион-850» куәтле техника руле артына хуҗалык идарәчесе Рәмис Миңнеханов утырган. Бу мөһим агротехник чарада катнашкан тәҗрибәле механизаторлар Айрат һәм Айдар Гайнетдиновлар да кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Бәрәңге утыртуда авыл хуҗалыгы университеты студенты Айдар Гайфуллин да актив катнашып мактауга лаек булган.

Хуҗалыкта инде беренче тапкыр утыртылган бодай басуларын, шулай ук кишер һәм чөгендерне сугардылар, җитәрлек күләмдә ашлама да кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев