Яңа поселогының ял паркы нинди булыр?
Бәткедә төзекләндерү эшләренең кызган чагы булса, Яңа поселогында үзгәрешләр киләсе елда көтелә. Биредә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча мәдәният йорты тирәсе төзекләндереләчәк. Яңа поселогының парк зонасы төзекләндерү өчен иҗтимагый тирәлекләр сайлауда тавыш бирү буенча лидерлыкка чыкты. Тавыш бирүгә тагын районның Күзкәй, Борды, Түбән Суыксу авыл җирлекләрендәге, «Татарстан» совхозы поселогындагы дүрт объект кулеган иде.