Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби мәйдан

Тиресе үзе белән китте

Елмаеп алыйк әле.

Күзкәй базарының гөрләп эшләгән чагы. Якын-тирә авыл халкы бөтен кирәк-ярагын гел шуннан юнәтә. Җәйге матур көннәрнең берсендә Тапкыр Әхсән дә базарга барып кайтырга уйлый. Ә юл ун чакрымнан да ким түгел. “Алай да ат очрамый калмас, җәяү бара торыйм әле”, - дип тәвәкәлләп чыгып китә Әхсән. Тик Таулар авылына барып җиткәнче беркем дә очрамый моңа. Көчкә сулыш алып кибет янына килеп  туктый. Шунда җыелып торган ирләрнең берсе кызыксынып сорап куя:

  • Кая болай ашыгып барышың, Әхсән туган?
  • Соң, ашыкмасаң, базар бетә бит! Ат булса, элдертеп кенә барып җитәр идем дә, ат булмады шул...
  • Нишләп ат булмасын, ди, Әхсән туган. Әнә бит, тирече Сәлахый ат җигеп ята, базарга җыена. Кереп сора үзеннән. Җаен тапсаң, утыртыр, диләр моңа елмаеп.

Әхсән бик әйбәт белә, ни өчен теш ыржайтканнарын. Ник дисәң, тирә-юньдә Сәлахыйдан да саранрак кешене көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың. Кыш көне кар да бирә торган түгел. Тик нишләсен, базарга тизрәк барып җитәсе килә Әхсәннең.

Кояштай балкып, Сәлахыйның ишек алдына килеп керә бу. Тегесе чыннан да ат җигеп ята.

  • Ни хәлләр, Сәлахый абзый, базарга барасың инде, алайса.. бүген сату бик шәп булыр, дип торам, товарың бик шәпле!

Тирече башын да күтәрми, һаман ат янында булыша. Әхсән аның янына ук килеп баса да, пышылдап диярлек болай ди:

  • Син ни, Сәлахый абзый, ишетмәдеңмени? Мин бит төлке аткан идем.
  • Төлке дисеңме, Әхсән туган. Кая, карыйк әле тиресен.
  • Теге, ни бит, Сәлахый абзый, тиресе үзе белән китте шул аның. Атып та куып тоталмадым.
  • Нәрсә, Әхсән туган, әллә тимәдеме?
  • Тигәндер, Сәлахетдин абзый, тигәндер. Тимәсә, ул кадәр чапмас иде, мәлгунь!

Тирече карт күзләреннән яшь чыкканчы рәхәтләнеп көлә. Ә Тапкыр Әхсән атка утырып базарга бару бәхетенә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев