Самат Шәйхелисламовны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Таулык авылында гомер итүче кадерле кешебез – әтиебез, бабабыз Самат Ибраһим улы Шәйхелисламовны гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Безнең өчен бик кадерле, газизләрдән-газиз кешебез син. Безне, өч кызыгызны, әниебез белән бергәләп кадерләп үстердегез, аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгардыгыз, гадел тормыш көтәргә өйрәттегез. Бик кызганыч, шушы олы бәйрәмеңне әниебез белән каршы алырга гына насыйп булмады.
Әтиебез, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел булдың. Гомер буе авылдашлар, дус-ишләр, туганнар карусызлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың өчен хөрмәтләделәр, үз иттеләр сине. Туган нигезебезгә кайтканда кочагыңны җәеп каршы аласың. Оныкларыңа ягымлы, кадерле бабай да син. Аларның һәрберсен алдыңа алып, матур теләкләреңне теләп сөясең. Синдәй әти булу безнең өчен олы бәхет. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, сәламәт булып, тормыштан тәм табып, балалар, оныклар, оныкчыклар бәхетенә сөенеп гомер итәргә язсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең –
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Сине яратып, кызларың Фәйрүзә-Рәшит, Флүзә, Гөлүзә-Нәркиз, 6 оныгың, 6 оныкчыгың. Безнең теләкләргә кодагыең Гөлшат та кушыла.
Нет комментариев