Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсимә Сәгъдиеваны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

17 октября 2018, 09:40

645

0

0

Теләнче Тамак авылында яшәүче әниебез Нәсимә Кирам кызы Сәгъдиеваны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 
Әни! Син иң газиз кеше, яшәү чыганагы. Синнән дә сабыр әниләр бар микән! Өебезнең кояшы син, һәркемгә җитә җылың. Әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмеңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнеңә тирән рәхмәтлебез. Үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле, мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа. 

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәзир, улың Илгиз, киленең Динә, кызың Рамилә, киявең Илгиз, оныкларың Таңсылу, Илдан. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев