Мөнҗия Шәймәрдәнованы 90 яшьлек юбилее белән балалры котлый!
Түбән Суыксу авылында туып-үскән, хәзерге көндә Яңа Мусабай авылында яшәүче әнкәебез, тыл ветераны Мөнҗия Мөхәмәтша кызы Шәймәрдәнованы олы юбилее – 90 яшь тулган көне белән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Бүген аны котлыйбыз дип кенә язасы килми. Үткәннәрне дөрес итеп күрү өчен еракка китеп кара икән...
...1961 елның июнь аенда безнең гаиләбезгә йөрәк өшеткеч кайгы килде. Дүрт баласын калдырып, кечебезгә 8 ай, зурыбызга 11 яшь булганда, 30 яшендә әнкәебез мәңгелек йортка күчте. Бу көнне безгә кушылып табигать тә елады. Әткәебез чарасыз калды: ничек бу балаларны ятим итмичә, бер-берсеннән аермыйча алга таба яшәргә? Безгә икенче әнкәй – Мөнҗия әнкәй килде. 31 яшеңдә йөрәк яраларыннан кан тамып торган дүрт үксез балага әни, сөекле хатынын югалткан баһадирдай иргә хатын булып килергә ничек батырлыгың җитте? Кичер, әнкәй, без сине кабул итәргә әзер түгел идек. Безгә әни булырга сиңа күпме җылылык, сабырлык кирәк булгандыр. Бүгенге көндә син безнең бик кадерле, сөекле әнкәебез.
Сиңа килгән сынаулар моның белән генә бетмәде. Инде биш ел узган, тормыш җайга салынган, гаиләбез дә зурайган, биш бала үсә, төпчегебез Зөфәргә ике яшь иде.
1966 елның 22 апреле. Язгы беренче яшен. Нишләп син безнең авылны урап узмадың икән? Сабантуйлары батыры, сөекле әтиебез безне калдырып , мәңгелеккә китеп барды. Шашарга мөмкин. Ничек чыдадың икән, әнкәй? «Аллаһ ярдәменнән ташламады», – дисең.
Безгә әнкәй булып килгәнеңә 59 ел үтеп бара. Синең безгә, безнең сиңа үпкәләгән чакларыбыз да булгандыр. Авырлыклар да китергәнбездер. Кичер. Бар да томан булып артта калды. Биш балаң үсеп җиттеләр. Тормышта үз урыннарын таптылар. Бик зур рәхмәт сиңа. Ун оныгың, унөч оныкчыгың – иң зур байлыгың. Киленнән дә уңдың. Көләч йөзле, тәмле сүзле, сабыр Фәнүзә төп йортка тагын бер кызың булып килде. «Зирәк акыллы әнкәй безнең өебезнең нуры, аның киңәшен тотып башкарган эшләребез уңа, укыган догалары кабул була», – ди ул. Чынлап та шулай. Зөфәр белән Фәнүзә берсеннән-берсе уңган өч бала үстерәләр. Алар әби дип өзелеп торалар. Кадер-хөрмәттә яши әнкәебез. Рәхмәт Фәнүзәгә. Килен кайнананың кабыргасыннан ярала, диләр. Шулайдыр. Әнкәебез дә аны мактап туя алмый.
Әниебез, синең көнең дога укудан башлана. Аллаһыбыздан әрвахларга, исәннәргә мәрхәмәт сорыйсың. Рәхмәтләреңне, ризалыгыңны җиткерәсең. Догалы йортка сукмак өзелми. Рәхмәтебез чиксез сиңа, кадерле әнкәебез. Сине 90 яшең белән котлый алуыбызга без бик бәхетле. 100 яшеңне дә күрергә насыйп булса иде.
Сине яратып, зур хөрмәт белән барлык балаларың: Альфира, Зәлифә, Заһит, Заhидә, Зөфәр, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев