Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Минвәгыйзь Мотыйгуллинны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

01 марта 2020, 09:20

521

0

0

Чирмешән районы Лашман авылында туып-үскән, хәзер Теләнче Тамакта гомер итүче газиз әтиебез, бабабыз Минвәгыйзь Минзакир улы Мотыйгуллинга 1 мартта 70 яшь тула. Без аны әлеге күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 
Кадерлебез! Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтеп, баш исәк тә, аз булыр кебек. Син йомшак күңелле, сабыр, төпле киңәшләреңне бирүче әти, бабай. Синең узган гомер юлың – без балаларың өчен үрнәк. Бай тормыш тәҗрибәң аша безне тормышны аңларга, хезмәт сөяргә өйрәттең. Якыннарың нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәләр дә, һәрчак ярдәм кулыңны сузасың, һәркемне ачык йөзең, тәмле телең белән каршы аласың.
Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә безгә терәк, таяныч бул. Иң зур теләгебез – әниебез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, җан тынычлыгында яшәгез. Тәрәзләрегездә һәрчак ут яктысы балкып, безне үзенә тартып торсын.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Дөньялыкта күр син савабын.
Тоеп яшә калган гомереңдә
Күңел назын һәрбер балаңның.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Разыя, улларың Илдар, Хәлил, киленнәрең Диләрә, Чулпан, кызың Рузалия, киявең Ринат, оныкларың Рәмис, Рәдис, Айсылу, Камилә, Рәмилә-Руслан, оныкчыгың Ләйсән. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев