Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хайрулло Усмановны 60 яшьлек юбилее белән Яңа поселогы мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

06 марта 2019, 12:00

664

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа поселогы мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар мәктәптә эшләүче Хайрулло Гайвалиевич Усмановны 60 яшьлек матур юбилее белән тәбрикли.
Хөрмәтле Хайрулло Гайвалиевич! Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Сез мәктәпкә килгән көннән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Гомерегезне француз телен – мәхәббәт телен укытуга багышладыгыз. Үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, коллективта, авылда абруегыз зурдан. Сабырлык, күркәм холык, коллегаларыгыз, ата-аналар, балалар белән уртак тел таба белү сәләте – болар барысы да сезне бизәүче асыл сыйфатларның тик берничәсе генә. 
Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. Моннан соңгы гомер юлыгызда да ышанычлы гомер юлдашы, бәхетле әти булып, һәр туган таңга куанып, бәхеттә, муллыкта яшәгез. Якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм дусларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер итегез. Гомерләрне санамыйча, бәхетле көннәрдән генә торган тормыш агымына ияреп барыгыз әле. Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев