Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

15 декабрь 2017, 08:10

1016

0

0

Теләнче Тамак авылында гомер итүче кадерле кешебез Илиза Эрнест кызы Гыйльмиярованы 50 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Синең нурың, күңел җылың караңгы төннәрне - тормыш күген яктыртырлык, сүнгән йолдызларны - өметләрне кабызырлык, куе болытларны - сагышларны таратырлык көчкә ия. Киңәшләрең, яратып әйткән назлы сүзләрең тирән төпле коелардан чыккан чишмә суларына тиң. Изге кулларың аша узган ризык фәрештәләр канаты тигәндәй сихәтле. Ачык йөзең белән ясаган тәмле чәйләрең, мул сыйлы табыныбыз арыган җаннарга шифа, тәннәребезгә дәва бирә.

Әниебез, кадерлебез безнең! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең. Хәер-фатихаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап яшисең. Синең яшәвең безгә һава кебек, җир-су кебек кирәк. Киләчәктә дә безнең сүнмәс нурыбыз булып яшә. Сиңа имәндәй ныклы тазалык, озын-озак гомерләр, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлы көннәр телибез.

Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Әтиебез белән бергә-бергә балаларыңның игелегенә куанып, ныклы саулык белән гомер кичер.

Сөенгән чагыңда кояштай
Балкыйсың, дөньяга нур сибеп.
Борчылган чагыңда күңелең
Сызлана, кыллары өзелеп.
Син, әни, яшисең без диеп,
Үзеңне уйлаган чак бармы?
Соңламыйк үбәргә, иелеп,
Иң җылы, иң назлы кулларны.

Иң изге, матур, саф теләкләр белән балаларың Илсур-Алинә, Илназ һәм Әмир исеменнән тормыш иптәшең Рафис.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев