Котлыйбыз!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Әбүзәр кызы Гарифуллинаны күркәм бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Земфира Әбүзәровна! Сез яшьлегегездә сайлаган һөнәрегезгә тугры булып калгансыз. Урта мәктәпне тәмамлагач, сезнең алда бары бер юл - Алабуга дәүләт педагогия институты булган. Уку йортын тәмамлап, мәктәпкә килгән көннән бирле үз һөнәрегезне яратып, намус белән башкарасыз. Киң күңелле, тынгысыз, туры сүзле, таләпчән булуыгыз белән коллективта да, ата-аналар арасында да хөрмәт казандыгыз. Төпле акылыгыз, зирәклегегез, төгәллегегез балаларга тормыш үрнәге, яшәү өлгесе булып тора.
Земфира Әбүзәровна! Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. Без сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, бетмәс-төкәнмәс шатлык-куанычлар телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, гаиләгезнең кадерле кешесе булып, пар канатлар белән озын-озак яшәгез.
Теләнче Тамак авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Зилә Захир кызы Хәйретдинованы матур бәйрәме - 65 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерле, газиз, сөекле әниебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Әни, кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле һәм ярдәмчел булып кал. Ходай сиңа сәламәтлек бирсен, аяк-кулларың сызлаусыз булсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әти белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итүеңне теләп калабыз.
Безне - өч балагызны да, тигез күреп кадерләп үстердегез, һәрберебезне олы тормыш юлына чыгардыгыз. Киләчәктә дә хәер-фатыйхагыздан ташламасын иде Ходай. Сезгә тән сихәте, гаилә иминлеге телибез. Күңел күгегездә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә бергәләшеп картаерга язсын Ходай!
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, кияү-киленнәрең, барлык туганнарың исеменнән кызың Лариса. Безнең бу теләкләргә әтиебез Равил дә кушыла.
Шушы көннәрдә Иректаң авылында гомер итүче иң кадерле кешебез - әниебез Татьяна Елисеевна Егорова үзенең олуг бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кадерлебез! Сине шушы олуг юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек телибез. Без сине чиксез яратабыз!
Сиңа хәерле гомер теләп кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.
Буа районы Атабай-Әнкәбә авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яңа поселогында гомер итүче кадерледән-кадерле кешебез Гөлүсә Гайнетдин кызы Добрынинаны 70 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез.
Газизләрдән-газиз кешебез безнең! Син безнең мәңге сүнмәс якты йолдызыбыз! Синең җылы нурың без - балаларыңа, оныкларыңа гына түгел, бөтен туганнарга, дусларга, күршеләргә да җитә. Акыллы, төпле киңәшләрең, зур тормыш сынаулары аша тупланган тәҗрибәң безне лаеклы алмаш булып үсәргә, кешелекле, мәрхәмәтле булып яшәргә өнди. Һәрчак шулай ягымлы, ихтыяр көчле, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, сау-сәламәт бул. Язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, әтиебез белән тигезлектә, балалар һәм оныклар бәхетенә куанып яшәргә Ходай насыйп итсен сиңа.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, әниең Роза, балаларың Айрат-Нәзилә, оныкларың Марат-Айгөл, оныкчыгың Тимур һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев