Котлыйбыз!
Тукай районы статистика бүлеге хезмәт коллективы хөрмәтле җитәкчебез Гөлназ Равис кызы Шәйхуллинаны гомер бәйрәме - 45 яшь тулган көне белән ихластан тәбрик итә.
Хөрмәтле Гөлназ Рависовна! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез - 45 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, саулык-сәгадәт, гаилә иминлеге, катлаулы һәм үтә җаваплы хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз.
Икътисади һәм сәяси яктан илебезнең киләчәген фаразлауда нигезле саннар бирүче статистика бүлегендә төгәллек, күп тырышлык таләп ителә. Гомумән, һәр эш статистик мәгълүматлардан чыгып корыла, алга планнар төзелә, якынча фаразлар бирелә. Гөлназ Рависовна, инде менә берничә ел Сез шушы четрекле, күп тырышлык, холык үҗәтлеге, акыл зирәклеге сорый торган вазыйфаны алып барасыз. Гади, кешелекле, ачык күңелле, хезмәттәшләрегезгә карата игътибарлы җитәкче Сез. Шушы холык сыйфатлары хезмәт юлыгызны билгеләгән. Без - коллегаларыгыз Сезгә зур ихтирам белән карыйбыз, һәрвакыт теләктәшлек итәбез. Гел шундый кайгыртучан, сабыр холыклы булып калыгыз.
Гөлназ Рависовна! Сез - ышанычлы гомер юлдашы, төпле киңәшче, шул ук вакытта яраткан әни дә. Олы җанлы, зур хөрмәткә лаеклы, киң күңелле, тырышлыгыгыз белән күпләрнең ихтирамын яулап алган мөхтәрәм кеше. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык һәм куанычлар, җан тынычлыгы белән, үзегезнең якыннарыгыз, туганнарыгыз янында, балаларыгызның игелеген күреп, җылылыкларын тоеп, тормыш иптәшегез белән бергә-бергә тазалыкта-байлыкта озын-озак итеп, бәхетле гомер насыйп итсен.
Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә хезмәтегездә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, рух ныклыгы, гаилә иминлеге теләп калабыз.
«Гигант» хуҗалыгы хезмәт коллективы, хөрмәтле кешебез, хуҗалыкта озак еллар дәвамында тракторчы булып эшләүче Рәшит Заһидулла улы Шәйдуллинны матур юбилее - 70 яшь тулган көне белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Рәшит Заһидуллович! Сез - калебегез белән хезмәт кешесе, бөтен чынбарлыгы, җаны-тәне белән авылга береккән кеше. Авыл хуҗалыгы тармагында 35 елдан артык эшлисез, намуслы хезмәт башкарасыз. Эшегезне җиренә җиткереп башкарасыз, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә көр күңелле булып калыгыз, рухыгыз ныклы, көчле булсын, якыннарыгызның ихтирам-хөрмәте җаныгызны җылытсын. Тормыш иптәшегез белән бергә-бергә тигезлектә, исән-сау булып, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын. Хәерле озын гомер, бәрәкәтле имин тормыш, якты көннәр насыйп итсен.
Олы хөрмәт һәм тирән ихтирам белән хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов.
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасы коллективы күп еллар дәвамында бакчада пешекче булып эшләүче Гөлнәзирә Нурлыгаян кызы Харисованы күркәм юбилее - 55 яшь тулган көне белән ихлас тәбрик итә.
Хөрмәтле Гөлнәзирә Нурлыгаяновна! Сезне чын күңелебездән истәлекле, шатлыклы көнегез - юбилеегыз белән котлыйбыз. Бу көннең килүенә берәүләр сөенә, берәүләр көенә. Тик сезгә көенергә кирәк түгел. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Сәламәт булыгыз, озын, бәхетле гомер юлы үтегез. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын. Сезгә искәрмәс шатлык-куанычлар, рух күтәренкелеге, иман байлыгы, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, имин тормышлар телибез. Гомер бәйрәмегез - күркәм юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
Нет комментариев