Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

16 октября 2015, 07:19

893

0

0

«Якты юл» газетасы редакциясе коллективы ихлас күңелдән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, тагын бик күптөрле шәрәфле бүләкләр иясе Гөлзадә Мөхәммәт кызы Рзаеваны туган көне белән котлый һәм иң изге теләкләрен юллый.

Гөлзадә Мөхәммәт кызының шәһәр һәм район мәдәниятенә керткән олы хезмәте бәяләп бетергесез. «Энергетик» мәдәният сарае җитәкчесе булып күп еллар эшләү дәверендә ул милләтебезнең рухиятен үстерү, мәдәнияткә яңа сулыш өрү, яңа талантлар ачу, аларны иҗади үстерү өчен күпме тырышлык куйды. Ул үткәргән бик күп мәдәни чаралар традициягә әверелде. «Төп чаллылылар очрашуы», зур төзелешләр уңаеннан, төрле тарафларга таралган элеккеге чаллылыларны тупласа, ел да уза тоган «Якташлар очрашуы» зур төзелешләр кайнаганда республикабызның төрле районнарыннан килгән якташларны очраштыра, әдәбият сөючеләр өчен ул уздыра торган әдәби кичәләр күңелләрне сугара. Гөлзадә Мөхәммәтовна очрашуларны искиткеч хиссияти мохиттә, онытылмаслык итеп алып бара, бирегә яңа талантларны тарта белә. Ул менә дигән сүз остасы, күңелләрне тетрәндерә белүче алып баручы гына түгел, мәдәният сараенда күп шөгыль түгәрәкләре ачып, яшь сәнгатьпәрвәрләргә очар канатлар куючы да. Аның кебек сайлаган һөнәренә ихлас күңелдән бирелгән, вакыты, халәте белән исәпләшмичә милләткә хезмәт итүчеләр бик сирәк. Ул - кабатланмас талант иясе.

Без иҗатның нинди газаплы да, татлы да, үзенә бөтереп ала торган шөгыль икәнен яхшы беләбез. Сезгә, Гөлзадә Мөхәммәтовна, ныклы сәламәтлек, иҗат ялкыныгызның әле күп еллар шулай дөрләвен, яңадан-яңа иҗади табышлар, күңел көрлеге, рух ныклыгы телибез. Тирән елгадай талантыгыз кебек, бәхетегез дә ташып торсын, куанычлы көннәр насыйп булсын.

Тирән ихтирам белән «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева.


17 октябрь көнне Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туып-үскән, бүгенге көндә Боерганда яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Сания Әсәдулла кызы Фәхретдинова үзенең олуг бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, әнкәй, иң изге теләкләребезне кабул итеп ал.

Әниебезнең матур яшьлеге сугыш елларына, әтиебез белән тормыш корган еллары - сугыш арты елларына - авыр чорга туры килә. Газизебез - хезмәт һәм тыл ветераны, гомере намуслы хезмәттә үтте. Эшне яратып, йөрәк җылысын биреп, уфтанусыз башкарды, шуннан тәм тапты. Әтиебез иртә гүр иясе булды, дөнья йөге, тормыш мәшәкатьләре өелеп әнкәй җилкәсенә калды.

Кадерле әниебез! Йөрәк җылыңны кызганмый безгә биреп, без ятимлекне сизмәсен дип, көнне-төнгә ялгап эшләдең, безнең өчен яшәдең. Хәзер дә ил-көнгә тынычлык теләп, безгә иң изге теләкләр юллап, хәер-догада син. Аллаһының мең рәхмәтләре сиңа!

Кадерлебез безнең! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез, тыныч картлык, ныклы сәламәтлек, балалар һәм оныклар ихтирамы белән өебезнең нуры булып, озын-озак яшәвеңне телибез.

Әнкәйле йорт шундый матур, якты!
Тәрәзәдә нурлы ут яна.
Кайчан кайтыр балам, диеп әнкәй
Көткәненә күңел куана.
Әнкәйле йорт шундый, шундый җылы!
Аксыл төтен чыга миченнән.
Татлы балачаклар исе килә
Яңа салган ипи исеннән.
Әнкәйле йорт шундый өметле йорт,
Дога-фатыйхасы булганга.
Яшәүләре җиңел җир йөзендә
Әнкәй ихлас дога кылганга.
Бәхет тә зур әнкәй булганга.

Сине яратып, барлык балаларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың, туганнарың, күршеләрең.


Казаклар авылында туып-үскән, хәзерге вакытта да шунда гомер итүче дөньядагы иң газиз кешебез Рәхимә Гаязетдин кызы Шәрәфиеваны олуг юбилее - 90 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез.

Кадерлебез безнең, синең акыллы киңәшләрең - тормышыбыз маягы, якты йөзең күңелләребезне җылыта, арган җаннарыбызга көч-куәт өсти.

Алдагы көннәрдә дә һәр туачак көн шатлык, куанычлар гына алып килсен. Аллаһы Тәгалә имин көннәр, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге насыйп итсен.

Гомер юлың әле озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә безгә кирәк син.
Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.

Иң изге, саф теләкләр белән бөтен туганнар һәм балалар, оныклар исеменнән Таулык авылында яшәүче сеңлең Нәкыя һәм балалар.


Балык Бистәсе районы Балык Бистәсе авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яңа поселогында яшәп, «Гигант» хуҗалыгында баш ветеринар булып хезмәт куючы кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, яраткан дәү әтиебез Рамил Хәмәтвәли улы Минвәлиевны күркәм юбилее - 60 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Бердәнберебез! Йортыбызның нуры, күңелебезнең җылысы булып яшәп, син безне чиксез бәхетле итәсең. Синең ягымлы йөзеңне күргән саен күрәсе килә. Сабырлыгың, ярдәмчеллегең белән даны киткән, мәрхәмәтле җандыр син, кадерлебез. Шуңа да туган көнең синең юмарт көз көне белән тәңгәл килгән. Синең акыллы киңәшләрең, изге теләкләрең белән яшәп, без күп ялгышлардан азат.

Күк йөзендәге иң якты йолдыз кебек, син безнең юлыбызны яктыртып, юл күрсәтеп яшисең. Тормыш һәм хезмәт юлың сокланырлык. Тырышлыгың, сабырлыгың аша ирешелгән уңышлар күпләргә үрнәк. Без балаларыңдагы сыйфатлар - синең максатчан тәрбия мәктәбе. Көчле ихтыярлы, сабыр, кешелекле, гадел булыгыз дип әйткән сүзләрең бушка китмәде. Синең күңелең киңәш йорты кебек - зирәк, тәвәккәллегең - тормыш киртәләрен юк итәрдәй ныклы.

Киләчәктә дә безнең ышанычлы терәгебез, куанычыбыз булып озак яшә. Иң зур байлык - сәламәтлек. Шуңа да без сиңа Аллаһыдан ялварып саулык сорыйбыз. Чөнки син безгә бик тә, бик тә кадерле. Бүгенге матур илаһи бәйрәмеңдә без сиңа җан тынычлыгы, балалар бәхете, искәрмәс шатлык-куанычлар, тигезлек һәм озын гомер теләп калабыз.

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.

Сине яратып, иң матур теләкләр юллап, тормыш иптәшең Нурия, балаларың Раил-Шамилә-Эмиль, Руслан-Лилия-Ислам, Илнур-Диләрә-Әмир.


Таулы Дөреш авылында гомер итүче кадерле туганыбыз Венер Нуриәхмәт улы Шәйдуллинны күркәм юбилее - 50 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерлебез! Бәйрәмең белән тәбрикләп сиңа иң җылы, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Гаиләбездә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, туган җанлы, киң күңелле, сабыр, миһербанлы кешебез. Син бар яктан да камил килгәнсең. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерсең, нинди генә эшкә тотынсаң да ахырына кадәр җиренә җиткереп төгәл башкарасың. Көч-куәтең һәрвакыт ташып торсын, якыннарыңа эшләгән яхшылыкларың, хезмәттәшләреңә булган хөрмәтең үзеңә йөзе белән кайтсын. Шушы күркәм юбилеең уңаеннан, без сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, муллыкта озын гомер итүеңне телибез. Алдагы көннәрең бәхетле тормышта үтсен, кайгы җиле ишегеңне какмасын, туган нигезебезгә сукмак өзелмәсен.

Көчле дә син, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Туганнарыңа биргән яшәү көче өчен
Ходай олыласын үзеңне.

Иң изге, матур теләкләр белән барлык туганнарың, дусларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев