Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 сентября 2015, 07:41

1342

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Мусабай-Завод урта мәктәбе коллективы Николай Васильевич Марсаловны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Николай Васильевич! Без сезне талантлы, бай тәҗрибә туплаган җитәкче, мәгариф системасы белгече, зыялы һәм эштә яна белүчән кеше буларак беләбез, шушы сыйфатларыгыз өчен ихтирам итәбез.

Теләсә нинди проблеманы һөнәри осталык белән чишә белүегез, тирән фикерле булуыгыз белән һәр кеше өчен үрнәк белгеч буларак дан казандыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, сөекле тормыш иптәшегез Гөлшат ханым белән бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Зыялы да сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетләрегез булсын гомерлек.
Сезнең тормыш - олы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт дибез, сезгә чын йөрәктән
Сезнең гомер - безнең горурлык.

Мусабай-Завод авылы мәктәп директоры Николай Васильевич Марсаловны алтын юбилее - 50 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Хөрмәтле Николай Васильевич! Еллар үтсә дә, яшь барса да, күңел һич тә картаймый, йөрәк тә яшь кала. Бүгенге көндә дә сез бәхетле кеше. Сезнең яныгызда шатлыкны уртаклашучы, кайгы-хәсрәтләрне бүлешүче, тормыш авырлыгын сезнең белән бергә тартып баручы, ышанычыгыз һәм таяныр кешегез - тормыш иптәшегез, пар канатыгыз Гөлшат ханым бар. Сау-сәламәт, акыллы, уңган һәм булган, тәртипле, сезне хөрмәт итә белгән яраткан балаларыгыз бар. Алга таба да яраткан кешеләрегез белән бергә-бергә озын-озак яшәргә насыйп итсен.

Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәгез, барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын.

Юбилеегыз белән котлап, сезгә саулык-сәгадәт, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, тигезлек, балалар куанычы, озын гомер телибез.

50 яшь - ул гомер урталыгы,
Алтын яше сабыр күңелнең.
Язы, җәе, гомер язмышының
Чәчәк чагы озын гомернең.
Олы ихтирам һәм тирән хөрмәт белән

Мусабай-Завод авыл җирлеге коллективы.


Мусабай-Завод авылында яшәүче кадерле киявебез Николай Васильевич Марсаловка 6 сентябрьдә 50 яшь тула. Шул уңайдан чыккан иң матур теләкләребезне кабул итеп ал.

Хөрмәтле кияү! Иң изге хисләр, иң изге теләкләр аша сине күркәм бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Чын ир-атларга гына хас сабыр холыклы, киң күңелле, кунакчыл, эш сөючән, гадилеге белән күпләрне сокландыра торган, хезмәтенә үтә җаваплы караучы, кадерле кешебез син безнең. Алдагы көннәреңдә Ходай сине сәламәтлектән аермасын, озын гомер, бәхет, шатлык, күңел тынычлыгы телибез. Гаиләң матур, тигез. Алдагы көннәрдә дә кызыбыз Гөлшат, кызың Алинә һәм киявебез Рәмзил, улың Руслан белән исәнлектә, тазалыкта бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Хезмәтегез бик җаваплы, гомер буе мәктәптә балаларга белем бирәсез. Эшегездә зурдан-зур уңышлар гына юлдаш булсын.

Кадерле кияү! Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал, гел елмаеп яшә. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм якыннарыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен.

Озын булсын гомерләрең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең тулып аксын,
Зур шатлыклар белән атсын таңнарың.

Иң изге, саф теләкләр белән әбиең Гөлчирә, бабаң Фәрит һәм балалар. Безнең теләкләргә кода-кодагыең, барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев