Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл бирмиләр

Юл бирмиләр

13 май көнне «Лесное» бакчачылык ширкәтенең Дорожная урамында ГАЗ-330202 автомобиле җәяүлене бәрдерә. Һәлакәт машина йөртүченең ян-яктан интервал сакламавы сәбәпле килеп чыккан дип билгелиләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. 63 яшьлек җәяүле хатын-кыз юл кырыенда машина янында басып торган була. Ул күпләгән җәрәхәтләр ала. 

14 майда көндезге сәгать 3 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында Газель машинасы юл төзүчеләрнең прицеплы Газеленә бәрелә. Инспекторлар һәлакәт дистанция сакламау, тизлекне тиешледән арттыру сәбәпле килеп чыккан дип билгелиләр. Ул гына да түгел, машина астына 19 яшьлек эшче ир-егет тә эләгә. 

15 майда Яр Чаллы һәм Водозабор арасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Лада Приора машинасында хәрәкәт итүче 28 яшьлек ир-ат төп юлдан килүче Джели автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә беренче автомобильнең йөртүчесе тән җәрәхәтләре ала. 
Шул ук көнне иртәнге сәгать 9да Иске Җирекле авылында Балык Бистәсе районыннан килгән ир-ат Киа Рио машинасында төп юлдан килүче Лада Калинага юл бирми. Икенче автомобильнең 63 яшьлек йөртүчесе күпләгән имгәнүләр ала. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев