Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлене бәрдерделәр

2 март көнне кичке сәгать тугызынчы ун минутта Мәскәү – Уфа трассасының 1068нче километрында Лада Гранта автомобиле руле артына утырган 31 яшьлек ир-егет, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламыйча, машинасының тизлеген арттыра һәм җәяүлене бәрдерә.

Җәяүле – 35 яшьлек хатын-кыз юлны ярамаган урыннан чыккан, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган.
Олы Шилнә авылында исә ике автомобиль юл бүлешә алмый. Ниссан Навара машинасы руле артына утырган 55 яшьлек ир-ат төп юлдан хәрәкәт итүче Форд Фокус автомобиленә юл бирми. Аннары инерция буенча Форд Фокус каршы полосага чыга һәм анда Иж 27175 машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Иж 27175 автомобилендәге 52 яшьлек пассажир хатын-кызның баш миенә зыян килә, борыны сына. Һәлакәттә гаепле машина йөртүченең руль артындагы стажы 33 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев